Урнар районы
Күренеш
| Урнар районы | |
|---|---|
| чуаш. Вăрнар районĕ | |
| Байрак | Илтамга |
| Нигезләнү датасы | 1927 |
| Рәсми исем | Вăрнар районĕ |
| Дәүләт |
|
| Башкала | Урнар[2] |
| Административ-территориаль берәмлек | Чуашстан һәм Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы |
| Сәгать поясы | MSD һәм UTC+03:00 |
| Халык саны | 29 450 (2021)[3] |
| Мәйдан | 1012,59 км²[4] |
| Почта индексы | 429220 |
| Рәсми веб-сайт | vurnar.cap.ru |
| Җирле телефон коды | 83537 |
| Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Урнар районы (чуаш. Вăрнар районĕ, рус. Вурнарсᴋий район) — Чуашиянең үзәгендә урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Урнар бистәсе.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Урнар районы Чуашиянең үзәгендә урнашкан. Район территориясе 1 012 км². Төньякта Алик һәм Красноармейски районнары, көньякта Епрәч районнары, көнчыгышта Канаш районы, көнбатышта Шөмерле районы белән чиктәш.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Халык саны 38,4 мең кеше (2010 елга)
Милли состав: чуашлар — 91%. Районда 1 шәһәр һәм 18 авыл жирлеге, 100 авыл урнашкан.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Урнар районы агро-сәнәгать районы булып тора. Монда химия, сөт, ит заводлары урнашкан.
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү, игенчелек. Шулай ук, ремонтлау, авыл хуҗалыгы тауарлары эшкәртү предприятияләре бар.
Танылган кешеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Федор Ашмаров — Советлар Союзы герое.
- Алексей Воробьёв — язучы.
- Алексей Иванов — Советлар Союзы герое.
- Степан Илларионов — Советлар Союзы герое.
- Дмитрий Кипек — чуаш язучысы .
- Сергей Коротков — 2 тапкыр социалистик хезмәт герое.
- Максим Михайлов (1893—1971)- опера җырчысы, ССРБ халык артисты (1940)
- Праски Витти — Чуашянең халык рәссамы, Русиянең атказанган рәссамы.
- Стас Владимиров (1965, Синьял-Яуши), актер, җырчы, ЧР атказанган артисты.
