Стас Владимиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стас Владимиров latin yazuında])
Стас Владимиров
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

чуаш. Станислав Павлович Владимиров

Туу көне

7 май 1965(1965-05-07) (58 яшь)

Туу урыны

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ЧАССР, Урнар районы, Синьял-Яуши

Эшчәнлек еллары

1990-х. в.

Дәүләт

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

актер, җырчы, көйязар

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры

Стас Владимиров (сәхнә исеме, тулы исеме Станислав Павел улы Владимиров, чуаш. Станислав Павлович Владимиров, Стас Владимиров, 1965 елның 7 мае, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Чуаш АССР, Урнар районы, Синьял-Яуши) — драма актеры, эстрада җырчысы, Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры актеры (1990 елдан). Чуашстанның атказанган артисты (2001). Чуашстанның дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (1998). Чуаш эстрадасында 1990-еллардан билгеле.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елның 7 маенда Чуаш АССР Урнар районы Синьял-Яуши авылында туган. Ф. П. Павлов исемендәге Чабаксар музыка укуханәсенең вокал бүлеген (1990), Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Чуаш филиалы юридик факультетын (2009) тәмамлаган. 19831985 елларда хәрби хезмәттә булган.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елдан Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры актеры. Әлеге театрда 50 дән артык көлкеле һәм драматик рольләр иҗат иткән: алар арасында — Володя «Кĕтрĕм сана кĕтрĕм» («Көтәм сине», Н. И. Сидоров), Вожеватов «Бирнәсез кыз» (рус. Бесприданница, А. Н. Островский), Иртис «Урасмет» («Уразмәт», Б. Б. Чиндыков) һ. б.[1].

Театрдагы эшчәнлеген эстрададагы иҗаты белән үреп бара. Чуаш халык җырларын һәм үзе иҗат иткән җырларны башкара. Чуаш диаспорасы яшәгән барлык төбәкләрдә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Самарда, Төркиядә чыгышлар ясаган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Чĕнтĕрлĕ чаршав» (Челтәрле чаршау) республика театр сәнгате конкурсы - диплом иясе (ике мәртәбә)
  • 1993 — «Чуашстан ритмнары» конкурсы лауреаты
  • 1998 — Чуашстанның дәүләт яшьләр премиясе
  • 2001 — Чуашстанның атказанган артисты

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Владимиров Станислав Павлович. 2019 елның 6 июль көнендә архивланган. Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры сайты

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стас Владимировның юбәләй концерты. YouTube (видео, 29:47)