Тольятти

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тольятти latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тольятти
Komsomolsky district, Tolyatti, Russia.JPG
Coat of Arms of Togliatti Samara oblast small.svg
Халык саны 707 408 (1 гыйнвар 2018, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 июнь 1737 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Анташев, Сергей Александрович Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+04:00, Мәскәү вакыты, Мәскәү вакыты
Кардәш шәһәрләр Казанлык[d], Вольфсбург, Лоян[d], Флинт[d] һәм Пьяченца
Җәгърафия
Ил Русия
Мәйдан 314.78 дүрткел киламитер
ДДӨБ 90 митер Edit this on Wikidata
Сулык Идел, Kuybışev susaqlağıçı
Координатлар 53.52°N 49.42°E Edit this on Wikidata
Пучты индексы 445000–445999 Edit this on Wikidata
Телефон коды 8482 Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Тольятти шәһәр думасы Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Анташев, Сергей Александрович Edit this on Wikidata
Нигезләүче Василий Татищев Edit this on Wikidata


Толья́тти ( 1964 елга кадәр Ста́врополь, Ыстарапул[1]; яки Ста́врополь-на-Во́лге, Идел буендагы Ста́врополь ) — Самар өлкәсендәге шәһәр, Ставрополь районы административ үзәге. Регион үзәге булмаган шәһәрләр арасында халык саны буенча Русиядә иң зур шәһәр.

Тольятти машина төзүчеләр шәһәре буларак дан тота. Тольяттиның гомуми халкы 720 мең. Урыслардан кала, татарларның икенче урында булуы, заманында күпләрнең Тольяттига машина төзү заводларына эшкә килүе белән бәйле. Шәһәрдә татарлар саны кырык меңнән артык.

Шәһәрнең йөзек кашы – Тольяттиның техник музее. Утыз сигез һектар мәйданда биш йөздән артык төрле экспонат урнашкан.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1737 елда Василий Татищев тарафыннан дала халыкларыннан ныгытма буларак һәм чукындырылган калмыкларны җиргә утырту максатында корыла. XIX- XX гасыр башында Русиядә климатик курорт һәм кымыз белән дәвалану урыны буларак таныла[2]. 19531955 елларда Куйбышев сусаклагычы төзелү сәбәпле биегрәк урынга күчерелә, ә шәһәр урыны су астында кала. 1964 елдан итальян коммунисты Пальмиро Тольятти исемен йөртә. 1970-елларда АвтоВАЗ заводы төзелү белән халык саны кискен арта. Бу предприятие әлегечә шәһәрнең төп терәве булып тора.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1856[3] 1897[4] 1913[3] 1926[3] 1939[3] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[10]
~4 200 5 969 ~9 900 ~6 000 ~9 300 61 281 250 853 502 036 630 543 702 879 719 514

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[11] 2010[12]
руслар 83,2% 86,1%
татарлар 3,8% 4,1%
украиннар 2,8% 2,1%
мардыва 2,0% 1,8%
чуашлар 1,8% 1,6%

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тольятти өч районына бүленә:

  • Автозавод районы (рус. Автозаводский район)
  • Комсомол районы (рус. Комсомольский район)
  • Үзәк районы (рус. Центральный район)

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүген “АвтоВАЗ”да 110 мең кеше хезмәт куя. Самар өлкәсендә “АвтоВАЗ”га бәйле тагын өч йөзләп предприятие бар һәм аларда 1,5 миллион кеше эшли.2008 елда кризис башланганнан бирле Русиядә барлыгы 731 мең кеше эшсез калган. Шуның 12 мең 315е – Тольятти шәһәрендә.

Ел саен зурлап Сабан туе уздырыла. Тольятти татарлары, беренчеләрдән булып, 2001 елда ук Сабантуйда исерткеч эчемлекләр сатудан баш тартты. Шәһәрнең милли-мәдәни автономиясе каршында “Асыл” татар яшьләре оешмасы эшли. 81 нче, 37 нче, 27 нче мәктәпләрендә татар теле укытыла. 81, 62 нче мәктәпләре каршында татарча көрәш секцияләре эшли.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тольятти Җәмигъ мәчете – бу калада яшәүче һәр татарның горурлыгы. Ярты һектар мәйданны биләгән, күккә ашкан 38 метрлы манаралы, 2500 кешене кочагына сыйдырырлык бу иман йорты дүрт ел дәвамында төзелеп, 2007 елның декабрендә ачылды.[13]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2002_1_2/02/02_3/
  2. Ставрополь в начале ХХ века
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 http://www.mojgorod.ru/samarsk_obl/toljatti/
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1287
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  11. 2002 ел сан алу базасы
  12. Национальный+состав+населения+Самарской области 2010
  13. “АвтоВАЗ” каласында (Эше барның ашы бар;Иман йорты;Якшәмбе мәктәбе;Сәнгатькәрләр;Татарские Выселки- Бритовка-Сускан) / Гөлназ ШӘЙХИ / – № 61 (11149), 17 май, 2008