Тольятти җәмигъ мәчете
Мәчет | |
Ил | Россия |
шәһәр | Самар өлкәсе, Тольятти, Үзәк район, Ларин ур., 24 |
Координатлары | 53°31′55″ N, 49°24′05″49°24′05″E (G) (O) (Я) |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | манарасы керү юлы өстендә булган мәчет |
Нигезләнгән | 1994 |
Төзелеш еллары | 1994—2007 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Сайт | Рәсми сайт |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Мәчет фоторәсемнәре. |
Тольятти җәмигъ мәчете, Харис Хәйдәр улы Диниулов исемендәге Тольятти җәмигъ мәчете (рус. Тольяттинская соборная мечеть имени Диниулова Хариса Хайдаровича) ― Самар өлкәсе Тольятти шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Тольятти шәһәрендәге иң зур дини корылма.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1993 елда җәмигъ мәчете төзү өчен Тольятти шәһәре хакимияте тарафыннан Тольяттиның Үзәк районында шәхси секторда (Ларин урамы, 24) урын бүлеп бирелгән. Мәчет төзелеше 1994 елда башланган, 1997 елда аның беренче чиратын төзү эшләре тәмамланган.
Мәчетне торгызуның төп әйдәүчеләре ― аксакаллар советы рәисе, аның хөрмәтенә мәчет аталган Харис Хәйдәр улы Диниулов (2008 елга кадәр мәчет төзелеше белән җитәкчелек иткән) һәм аның гаилә әгъзалары. Җәмигъ мәчетенең беренче чиратын ачу тантанасы 1997 елның февралендә узган.
2003 елның 20 октябрендә мәчетнең икенче чиратына нигез салына, чөнки төзелгән бина мөселман бәйрәмнәре вакытында бөтен кешене сыйдыра алмый.
2007 елның 10 декабрендә узган мәчетнең икенче чиратын ачу тантанасында Самар өлкәсе хөкүмәте аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Бамбуров, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдин, Самара өлкәсе мөфтие Вәгыйз хәзрәт, Тольяттиның Үзәк районы җитәкчесе Сергей Крымцев, тольяттилылар, шулай ук күрше төбәкләрдән һәм илләрдән килгән кунаклар катнаша [1].
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кызыл кирпечтән, өч катлы итеп төзелгән Тольятти җәмигъ мәчете ― Тольяттида яшәүче һәр татарның горурлыгы. Ярты гектар мәйданны биләгән, 38 метрлы манаралы, 2500 кешене сыйдырырлык иман йортының икенче чираты дүрт ел дәвамында төзелеп, 2007 елның декабрендә ачылган.[2]
Ир-атлар өчен гыйбадәт заллары беренче һәм подвал катларында урнашкан, икенче катта хатын-кызлар өчен зал, уку сыйныфлары һәм тәһарәтханәләр урнашкан.
Мәчетнең имам-хатыйбы (2000 елдан) ― Тольятти шәһәренең имам-мөхтәсибе Ислам Минсалих улы Гомәров.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Соборная мечеть города Тольятти на у. Ларина
- В Тольятти открылась вторая очередь Соборной мечети. IslamNews(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Людмила Горбунова. В Тольятти открыли новую мечеть. Новости Самары, 11.12.2007(рус.)
- ↑ Гөлназ Шәйхи. АвтоВАЗ каласында (Эше барның ашы бар; Иман йорты; Якшәмбе мәктәбе; Сәнгатькәрләр; Татарские Выселки- Бритовка-Сускан) // Татарстан яшьләре, № 61 (11149), 17 май, 2008 2015 елның 5 июнь көнендә архивланган.