Әл-Мансур (мәчет, Саранск)
Мәчет | |
Әл-Мансур
Ааль-Мансур | |
Ил | Россия |
шәһәр | 430011 Мордовия, Саранск, Пролетар районы, Терешкова ур., 5 |
Координатлары | 54.193958 45.164186 (G) (O) (Я) |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | МР МДН Саранск шәһәре үзәк җәмигъ мәчете мәхәлләсе |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | төп манарасы янәшәдә урнашкан бина |
Нигезләнгән | 1995 |
Төзелеш еллары | 1995—2002 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Әл-Мансур (рус. Центральная Соборная мечеть «Ааль-Мансур» г. Саранска) ― Мордовия Республикасы башкаласы Саранск шәһәренең Пролетар районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Саранск шәһәре үзәк җәмигъ мәчете мәхәлләсе карамагында.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Саранскида беренче мәчет XX гасырның 90нчы еллары ахырында ачылган. Ул шәхси секторда, Гончаров урамындагы 33нче йортта элеккеге балалар бакчасының бер катлы бинасында урнашкан булган. Шәһәр хакимияте бу бинаны җирле мөселман җәмгыятенә бушлай тапшыра. Республика башкаласы мөселманнарының намаз уку өчен үз бинасы барлыкка килә[1].
1995 елда Саранскида зур җәмигъ мәчете төзелә башлый. Мәхәллә әгъзалары ихтыяҗлары өчен шәһәрнең Пролетар районындв Терешкова һәм Титов урамнары чатында ике гектарга якын җир участогы бүлеп бирелгән. Әмма 2000-еллар башына төзелеш туктап калган һәм төзелеп бетмәгән бинаны җимерү куркынычы барлыкка килгән. 2000 елда Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырылгач, төзелеш яңадан башланган[2].
«Әл-Мансур» (гарәп. المنصور ― җиңүче, рус. победитель) исеме алган җәмигъ мәчете 2002 елда төзелгән[3]. 2002 елның 24 августында мәчетнең кече манараларына ярымайлар урнаштырыла. Бу чарада катнашу өчен Россия мөфтиләре Равил Гайнетдин, Госман Исхакый, Мөкаддәс Бибарсов килгән.
Мәчетне реконструкцияләү 2012 елда башкарылган, шул ук елның көзендә төп манара төзелеше буенча эшләр тәмамланган һәм манараның гөмбәзен урнаштыру гына калган. Гөмбәзне 42 метр биеклеккә урнаштыру өчен махсус автокран көтәргә туры килә. 2013 елның 29 ноябрендә җомга намазынан соң мөселманнар республиканың иң зур мәчете манарасына ярымайлы гөмбәзнең күтәрелүен күзәткәннәр[4].
Мәчет проектының авторы ― җирле архитектор Фәрит Казаков [5].
Планнарда парковканы модернизацияләү, янәшәдәге парк территориясен төзекләндерү, балалар мәйданчыгы һәм мини-футбол кыры төзү каралган.
Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ике катлы бина. Түбәдә 4 кече манара, бина янәшәсендә 42 метр биеклектә төп манарасы бар. Беренче һәм икенче катларда гыйбадәт заллары урнашкан. Каршы якта уку сыйныфлары, Диния нәзарәтенең административ бүлмәләре. Ритуаль юыну бүлмәсе мәчет янындагы ике катлы бинада урнашкан. Мәчет белән бер төстәге башка биналар (хуҗалык корылмалары һәм мәдрәсә) төзелгән.
3500 кеше сыйдырышлы. Мәйданы: 1500 кв.метр. Янәшәдә мөселманнар өчен 2 гектар зурлыктагы парк зонасы төзелгән, автостоянка ачылган.
Саранск Үзәк Җәмигъ мәчете имамы ― Айса хәзрәт Юмаев[6].
Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Саранск шәһәренең икенче җәмигъ мәчете «Ускүдар» 2011 елның 2 июлендә ачылган. Бу мәчет Үзәк Диния нәзарәте (Тәлгать Таҗетдин) системасындагы Мордовия Республикасы төбәк Диния нәзарәтенә карый (мөфти Зәки Айзатуллин)[4].
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Мечеть на улице Гончарова станет многофункциональным мусульманским центром. Юлдаш, 16.03.2020
- ↑ Центральную Соборную мечеть в Саранске строят почти 20 лет. Саранск – БезФормата, 18.09.2013(рус.)
- ↑ Саранск достопримечательности и история. Гид по путешествиям
- ↑ 4,0 4,1 Центральная Соборная мечеть Аль-Мансур. Администрация Пролетарского района города Саранска(рус.)
- ↑ Саранск. Центральная Соборная мечеть Ааль-Мансур. LiveInternet, 09.02.2016(рус.)
- ↑ Итоговое собрание ДУМ Республики Мордовия прошло в Саранске. Мусульмане России, 29.12.2023(рус.)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ислам в Мордовии. Информационно-аналитический портал мусульман Мордовии и Саранска