Намаз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
200px
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Нама́з (фар. نماز намаз[1], гарәп. صلاةсалат‎‎[2]) — Ислам динендә мәҗбүри яки өстәмә гыйбадәт. Мәҗбүри намаз (фарыз) көненә биш тапкыр укыла. Исламның биш баганасының берсе. Намаз ракәгатьләрдән тора.

Мәҗбүри намазның биш төре бар: иртәнге намаз, өйлә намазы, икенде намазы, ахшам намазы, ястү намазы. Шулай ук витер намазы, җомга намазы, гает намазы, нәфел намазы һ.б. намаз төрләре бар.

Намаз уку өчен мәҗбүри шартлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ритуаль чисталык — госелле һәм тәһарәтле булу.
  2. Чиста урын — нәҗесләрсез булган урын сайлау.
  3. Кыйбла — йөз белән кыйблага табан юнәлү.
  4. Ният — намаз укуга ният булу.
  5. Изар — кием очларының тубыктан түбән төшмәве.
  6. Кием — киемнең нәҗесләрдән пакъ булуы һәм шәригать таләпләренә туры килүе.
  7. Аеклык (алкоголь, тәмәке, наркотик матдәләр катгый тыелган).

Намазның рөкенләре — эчендәге фарызлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тәкбир — намазга керешкәндә Аллаһу әкбәр дию.
  2. Кыям — кимендә 3 аять укырлык вакыт аякүрә тору.
  3. Кыйраәт — кыямдә кимендә 3 аять уку.
  4. Рөкүгъ — кыямнән соң бил тигелтен бөгелү.
  5. Сөҗүд — ике тапкыр сәҗдә кылу.
  6. Кугъүд — намазның ахырында утырып тору.
  7. Тәртип — тәртип белән башкару.

Намаз уку тыелган вакыт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кояш чыгып, сөңге биеклегенә хәтле күтәрелүенәчә булган вакыт.
  • Кояш зәвалдә булганда.
  • Кояш баткан вакытта.

Намаз төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме Вакыты Фарызга хәтле сөннәт Фарыз Фарыздан соңгы сөннәт
Сөнниләрдә Шигыйләрдә Сөнниләрдә Шигыйләрдә
Сабах — Фәҗер (فجر) Таң атып кояш чыкканчы 2 ракәгать 2 ракәгать 2 ракәгать
Өйлә — Зоһер (ظهر) Төштән соң 4 ракәгать 8 ракәгать 4 ракәгать 2 ракәгать
Икенде — Гасыр (عصر) Шәүләнең озынлыгы төштәгедән ике тапкыр озынайгач 4 ракәгать 8 ракәгать 4 ракәгать
Ахшам — Мәгъриб (مغرب) Кояш баткач 3 ракәгать 2 ракәгать
Ястү — Гыйшаэ (عشاء) Шәфәкъ кызыллыгы бетү белән 4 ракәгать 4 ракәгать 4 ракәгать 2 ракәгать 2 ракәгать

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Намаз — намаз, көндәлек гыйбадәт. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 441.
  2. Салат — намаз, дога. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 498.