Икенде намазы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Икенде намазы (гасыргарәп. صلاة العصر‎салат әл-ʿаср) — төштән соңгы (кич алды) намазы. 4 рәкәгатьтән фарыздан тора. 4 рәкәгать сөннәт гайре мүәккәдә (даими булмаган сөннәт). Бу намаз Коръәндә телгә алына (2:238), һәм Әл-Гасыр исемле кечкенә сүрә бар.

Икенде намазын үтәү вакыты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенде намазы үтәлергә тиешле вакыт дәвере:

  • Намазны башлау вакыты төрле мәзһәбләрдә бераз аерыла. Хәнәфи мәзһәбендә бу намаз, җисемнәрнең шәүләләре җисем биеклегеннән ике тапкыр артык һәм плюс төш вакытындагы шәүләсе озынлыгында булганда, башлана. Башка өч мәзһәб буенча, икенде намазы җисем шәүләсе җисем биеклеге плюс төш вакытындагы озынлыгында булганда башлана.[1]
  • Кояш баткач, Икенде вакыты бетә. Әмма кояш алсу яки кызыл-сары төскә кергәч, намаз уку мәкруһ санала.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исхакый Р. Намаз уку тәртибе. — Иман, 2007. — бит 52.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әгәр җисем биеклеге «х», ә шәүлә озынлыгы төш вакытында «у» булса, шәүлә озынлыгы х + у булганда, Икенде вакыты Шәфигый, Мәлики, Хәнбәли мәзһәбләре буенча башлана. Хәнәфи мәзһәбе буенча, Икенде вакыты җитсен өчен, шәүлә 2x + у озынлыгына җитәргә тиеш.