Иртәнге намаз
Иртәнге намаз | |
Вакыйганың ешлыгы | 1 тәүлек |
---|
![]() Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
Иртәнге намаз (сабах намазы — фар. نماز صبح намаз-е сабах[1], фәҗер — гарәп. صلاة الفجر салат әл-фәҗр[2]) — исламда таң атканнан соң кылына торган намаз. Исламның икенче баганасы булган көндәлек мәҗбүри биш вакыт намазның беренчесе булып тора.
Иртәнге намазны мөселманнар иң саваплы дип саныйлар һәм аны мәчеттә кылу киңәш ителә. Ике хәдистә иртәнге намазның ул вакытта кешеләрнең йокы вакыты булуы сәбәпле саваплырак булуы әйтелә.
Иртәнге намаз дүрт рәкәгатьтән: ике рәкәгать фарыз һәм ике рәкәгать сөннәттән тора. Җәмәгать белән укыганда, имам Коръән сүрәләрен кычкырып укый.
Иртәнге намазны үтәү вакыты — таң атканнан алып кояш чыгуга хәтле булган ара.
Рамазан аенда иртәнге намазга азан, ураза башланганлыкны белдерә.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Исхакый, Р. Намаз уку тәртибе. — Иман, 2007. — Б. 52.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Сабах — иртә, таң. Намаз — намаз, көндәлек гыйбадәт. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 493; 441.
- ↑ Фәҗер — 1) таң, шәфәкъ; 2) таң атып, кояш чыгуга кадәр булган вакыт. Салат — намаз, дога. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 641; 498.