Рамазан
Рамаза́н (гарәп. رمضان рәмәзан) — Һиҗри тәкъвимнең тугызынчы ае[1]. Исламның биш баганасына караганга күрә, бөтен мөселманнар Рамазан ае вакытында ураза тотарга тиешләр. Ризыктан, судан, тәмәке тартудан һ.б. тыелу таң атканнан башлап кояш баеганчыга кадәр бара.
Уразадагы беренче 10 көн — рәхмәт көннәре, икенче 10 көне — мәгъфирәт (гафу итү), өченче 10 көне Аллаһының рәхмәтенә ирешү көннәре дип атала.
Мөселманнарның вазыйфалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Исламның биш баганасына кергәнгә күрә, Ураза вакытында һәр мөселман өчен болар тыела:
- Ризык ашау.
- Су эчү.
- Тәмәке тарту (шулай ук бөтен инъекцияләр һ.б.)
- Җенси якынлык.
- Бу мөселманнарга ураза тоту мәҗбүри түгел:
- Балигъ булмаган балалар, акылда булмаганнар, күрем вакытындагы хатын-кызлар (соңыннан каза кылынырга тиеш).
- Авырулар, сәяхәтчеләр (соңыннан каза кылынырга тиеш).
Бурычлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгәр дә мөселман кеше үз теләге белән уразаны бозды икән, ул аны соңарак яңадан тотарга тиеш.
Ураза бәйрәме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп мәкалә: Ураза бәйрәме
Рамазан ае беткәннән соң Ислам дөньясы Ураза бәйрәмне бәйрәм итә. Ураза бәйрәме — Гает көннәренең берсе. Бәйрәм 624нче елда билгеләнә башлаган. Рамазан бәйрәме татарларда да зурлап бәйрәм ителә.
Үтү вакытлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ислам ай тәкъвимендә яңа ай тугачтан башлана. Ай тәкъвиме грегориан тәкъвименнән 11 көнгә кыскарак, шуңа күрә һәр елда Рамазан ае 11 көнгә иртәрәк керә.
Һ | М | Беренче көн | Ахыргы көн |
---|---|---|---|
1431 | 2010 | 11 август | 9 сентябрь |
1432 | 2011 | 1 август | 29 август |
1433 | 2012 | 20 июль | 18 август |
1434 | 2013 | 9 июль | 7 август |
1435 | 2014 | 28 июнь | 27 июль |
1436 | 2015 | 18 июнь | 16 июль |
1437 | 2016 | 6 июнь | 5 июль |
Рамазан ае |
Дога кылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ураза вакытында гадәттәгечә, Корьән уку башка айлардан саваплырак булып санала. Шулай ук зур савап булып Тәрәвих намазы санала (Рамазан вакытында ул мәчетләрдә һәр төн укыла). Кайберәүләр һәр төн Корьәннең 1/30-ын укып, Рамазан ае өчендә бөтен Корьәнне укып чыгалар.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Рамазан — ай елының тугызынчы ае исеме. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 477.
Һиҗри айлар | |||||||||||
Мөхәррәм | Сәфәр | Рабигыль-әүвәл | Рабигыль-ахыр | Җөмадиәл-әүвәл | Җөмадиәл-ахыр | Рәҗәп | Шәгъбан | Рамазан | Шәүвәл | Зөлкагдә | Зөлхиҗҗә | |||||||||||
Милади тәкъвим | Шәмси тәкъвим | Татар тәкъвиме |