Ураза
| Ураза | |
|---|---|
| гарәп. صَوْمٌ гарәп. صِيَامٌ | |
| Нәрсә нигезендә эшләнгән | Ahkam as-Sawm[d] |
| Төп тема | fasting pillars in Islam[d] |
| Әүвәлгесе | сәхәр[d] |
| Киләсе | ифтар |
| Телгә алынган хезмәтләр | fasting verses in Islam[d] |
| Һәштәге | Sawm һәм Siyam |
| Моңа өлешчә туры килә | d̲j̲ūʿ[d] |
Ураза (фар. روزه рузә[1], гарәп. صوم саўм[2], бор. төрк. bačak (~бачак)[3]) — Мөселманнар өчен фарыз булган гамәл, Ислам диненең 5 баганасының берсе. Рамазан аеның беренче көненнән башлап, ай дәвамында көндезге вакытта ризыктан, эчемлекләрдән һәм җенси якынлыктан тыелу. Шәригать буенча 624нче елдан һәр мөселманның вазифасына әйләнә.
Фарыз уразадан тыш бәйрәм көннәрдән башка вакытта да сөннәт ураза тотарга мөмкин. Рамазан ае уразасын балигълык яшенә җиткән, сәламәт булган һәркем тотарга тиеш. Рамазан ае мөселманнарны нәфесен тыярга, күбрәк вакытны гыйбадәткә багышларга, изге эшләр башкарырга өйрәтә.
"Әл-Бәкара" сүрәсе, 183нче аят:
"Әй мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек сезгә дә, һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!
Ураза башлануы тәртибе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рамазан ае күктә яңа айның күренүе белән башлана, бу мизгелне бөтен дөнья мөселманнары көтәләр һәм күзәтәләр. Кайвакыт Айны Җир шарының бер ягында күреп, Согуд Гарәбстанында күрмиләр, шуңа күрә ураза тотуда бер көн аерма килеп чыга ала. Мәсәлән, 2018нче елда шулай килеп чыга. Россиядә мөселманнар уразаны 16нчы майда тота башлыйлар, ә Согуд Гарәбстанында һәм кайбер башка мөселман илләрендә Ай күренмәвен сәбәп итеп, уразаны 17нче майда башлыйлар.[4][5]
Ураза тота башлау көненән исәпләп Ураза бәйрәме (гаете) көнен билгелиләр. Бер көнлек аерма белән башлау гаетнең дә төрле көнгә билгеләнә алуына китерә.
Хәрәм гамәлләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ураза тотканда тәмәке тарту, сәхәрдән алып ифтарга (авыз ачуга) кадәр ризык, су, дару кабу, җенси якынлык кылу тыела. Ифтардан соң хәрәм ризыклардан тыш барлык төр ризыкларны да ашарга рөхсәт ителә, тик вакытны бозмау таләбе мотлак.
Тәравих намазы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тыелган гамәлләрдән тыш, бу айда мөселманнар Аллаһ ризалыгы өчен мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр, кыйбадәт кылырга тырыша.
Рамазан аеның һәр көнендә, биш тапкыр фарыз намаздан тыш, ястү намазыннан соң һәр төн егерме рәкәгатькә кадәр тәравих намазы укыла. Ир-атлар өчен аны җәмәгать белән уку, хатын-кызлар өчен өйдә уку хәерле санала. Витр намазыннан алда тәравих намазы укылырга тиеш.
Егерме рәкәгатьне икешәр рәкәгать итеп унга бүлеп яки дүртәр рәкәгать итеп бишкә бүлеп укырга мөмкин.
Тәравих намазы җәмәгать белән укылган җирдә витр намазы да укыла.
Уразаны бозган очракта мөселман аны соңыннан каза кылып куярга яки сәдака бирергә тиеш, әмма калган тәравих намазы ураза беткәч каза кылынмый.
Уразага ният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сәхәр ашаганнан соң кылынаю
Ураҙа ниәте: Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри Рамазаанә минәл-фәжри иләл-мәгъриби хаалисал-лилләәһи тәгаәләә. Аллаһ әкбәр.
Мәгънәсе: Аллаһ ризалыгы өчен таң атканнан алып кояш баеганга тиклем Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.
Авыз ачу (ифтар) догасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыз ачканда укыла торган дога:
«Аллааһүммә ләкә сумту үә бикә әәмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәрү мә каддәмтү үә мәә әххартү».
Мәгънәсе:
Йә, Аллаһ, шушы уразамны мин синең өчен генә тоттым вә сиңа гына иман китердем, вә сиңа тәвәккәл кылдым, вә синең ризыгың белән авызымны ачам. Йә, гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, инде минем элекке гөнаһларымны да, хәзерге гөнаһларымны да ярлыка.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Рузә — ураза. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 482.
- ↑ Савым — ураза. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 494.
- ↑ Clauson, Gerard (1972). An etymological dictionary of pre-thirteenth-century Turkish. https://archive.org/details/etymologicaldict0000clau/page/n5/mode/2up.
- ↑ Фетва Совета улемов СМР и ДУМ РФ о Рамадане
- ↑ Европейский совет по фетвам объявил дату начала Рамадана