Йокы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йокы latin yazuında])
Никифор Крылов. Йоклаучы малай

Йокы — әйләнә- тирә дөньяга түбән реакция белән характерланучы табигый физиологик халәт. Бу халәт имезүчеләргә, кошларга, балыкларга һәм кайбер башка хайваннарга, шул исәптән, бөҗәкләргә дә хас. Гади йокы үзенә охшаш анабиоз, кома, аңны югалту кебек халәтләрдән аерыла.

Йокы физиологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йокы вакытында организмда анаболик процесслар кызулана, ә катаболизм, киресенчә, акрыная. Кешедә йокы циклик рәвештә, гадәттә 24 сәгать саен кабатлана. Бу кабатлану “циркад ритмнары” дип атала, һәм аны билгеләүче төп фактор- яктылык. Табигый яктылык дәрәҗәсенә карап, фотобәйле аксымнар концентрациясе арта яки кими. Кыска вакытлы көндезге йокы “сиеста” дип атала.

Йоклап китү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йоклап китәр алдынан кешедә йокымсырау барлыкка килә, баш миенең активлыгы акрыная. Шулай ук

  1. Сиземләү органнары эшчәнлеге начараю;
  2. Аң дәрәҗәсе кимү;
  3. Авыз ачылу;
  4. Йөрәк тибеше әкренәю;
  5. Күз кабаклары йомылу

барлыкка килергә мөмкин.

Йокының структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йокы вакытында организм берничә периодик рәвештә кабатлана торган этаплар аша үтә. Төрле этапта баш миенең төрле өлкәләре актив була.

Сәламәт кешедә йокы акрын йокының 5-10 минут барган беренче этабыннан башлана. Аннары якынча 20 минут барган икенче этап килә. Тагын 30-45 минут буе 3-4 этаплар бара, һәм йокы янәдән икенче этапка әйләнеп кайта. Иң ахырдан кыска йокы этабының 5 минут дәвам иткән беренче эпизоды була. Бу эзлеклелек тулы бер цикл дип атала. Гадәттә, бер төн эчендә 90-100 минут дәвам иткән цикллар саны 5кә тула. Ләкин шунысы игътибарга лаек: һәр яңа цикл саен акрын йокының өлеше кими, ә кыска йокыныкы арта барып, 1 сәгатькә кадәр җитә. Шушы этаплар һәм аларның озынлыгы  үзгәрүне гипнограмма рәвешендә күрсәтәләр. Гипнограмма пациентның йокысы өстендә тикшеренүләр уздырганда еш кулланыла.

Йокының функциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йокы — организм өчен бик мөһим процесс. Аның берничә функциясе бар. Ул:

  1. Организмны ял иттерә.
  2. Йокы вакытында көне буе өйрәнгән яңа мәгълүмат эшкәртелә. Акрын йокы вакытында өйрәнелгән мәгълүмат ныгытыла һәм хәтердә сакланыла. Кыска йокы вакытында киләчәктә көтелгән вакыйгалар модельләштерелә.
  3. Йокы вакытында иммунитет ныгытыла.
  4. Йоклаганда баш миеннән агулы матдәләр чыгарыла.

Йокының кирәкле озынлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кеше йокысының уртача озынлыгы гадәттә күптөрле факторларга бәйле: яшь, җенес, тормыш рәвеше, сәламәтлек һәм ару дәрәҗәсе, туклану, әйләнә- тирәдәге тавыш, урнашкан тирәлек һ.б. Йокының озынлыгы берничә минуттан алып, берничә тәүлеккә кадәр барырга мөмкин. Йокының физиологик төзелешен бозу сәламәтлек өчен куркыныч. Халыкта төннең беренче яртысындагы йокы икенче яртысыннан күпкә файдалырак дигән фикер киң таралган, ләкин бу фикерне катгый рәвештә исбатлаган фәнни тикшеренүләр юк. Ә менә җирле вакыт белән 22:00 дан 6:00 га кадәр йокы- иң яхшысы дигән фикер галимнәр тарафыннан исбат ителгән.

Кешене йокыдан бүлү- аның өчен зур сынау булып тора. Сәламәт кеше берничә тәүлек дәвамында йокламаса, аның аң эшчәнлеге начарая, хәлсезлек барлыкка килә, аның берничек тә җиңеп булмый торган йоклап китү теләге уяна, ул вакыт- вакыт йокы белән уяулык арасындагы халәткә керә. Кешенең бу физиологик үзенчәлеген җәза вакытында психилогик яктан басым итеп еш кулланалар.

Йокыны өйрәнүче фән сомнология, төшенчәләр — онейрология дип атала. Карашлар тиз хәрәкәт итү фазасы белән бәйле булып санала (БДГ). Бу стадия якынча һәр 1,5-2 сәгать саен барлыкка килә һәм аның дәвамлылыгы акрынлап озайтыла. Ул күзләрнең тиз хәрәкәте, күпернең варолиевын стимуллаштыру, сулышы һәм пульсы, тәннең скелет мускулларының вакытлыча йомшаруы белән характерлана.

Сиеста[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төшке аштан соң була торган кыска вакытлы йокы сиеста дип атала. Сиеста күп халыклар мәдәниятының тарихи аерылгысыз өлеше булып тора. Күпчелек очракларда эссе климатлы илләрдә очрый. Афина медицина мәктәбе һәм Гарвард үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә шул ачыкланды: атнага кимендә өч тапкыр төшке аштан соң ярты сәгать йоклаган кешеләрнең йөрәк өянәге булу ихтималы 37% ка кадәр кими.

Йокыны өйрәнү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элеккерәк заманнарда табигать фәннәренең үсеше нәтиҗәсе буларак йокы турында төрле теорияләр туа. “Йокы фәне”нең үсешендә М. М. Манасейна тикшеренүләре зур урын алып тора. Ул 1870 елларда көчекләрнең йокысын өйрәнгәч, йокы организм өчен ризыкка караганда мөһимрәк дигән фикергә килә. Йокының сәбәбе булып баш миенең аерым бер төрле нерв эшчәнлеге торганын йокының фәнни теориясенә нигез салучы И. В. Павлов күрсәтә.

Йокының табигате турындагы хәзерге заман күзаллаулары XX гасырның икенче яртысында баш мие (электроэнцефалограмма , ЭЭГ), мускуллар (электромиограмма, ЭМГ) һәм күзнең (электроокулограмма, ЭОГ) биоэлектрик активлыгын теркәү ысуллары барлыкка килгәч формалаша. Бу өлкәдә 1950 елларда Н.Клейтман, У. Демент һәм М. Жуве тарафыннан ачылган “парадоксаль йокы” күренеше зур казаныш булып тора.

Йокының физиологик кына түгел, ә психологик үзенчәлекләре дә галимнәр тарафыннан өйрәнелә. Моның өчен йокының сыйфатын субъектив рәвештә бәяләү алымнары кулланыла. Аларга Ч. Морин тарафыннан ясалаган йокының авырлык индексы, К. Харви һәм К. Эспиларның йокы алдыннан булган уйлар эчтәлеген өйрәнү өчен Глазго сораулар җыеныгы, һ.б. керә.

Хәзерге вакытта йокы белән бәйле геннарның функцияләрен өйрәнү фәннең яңа өлкәсе булып тора. Мәсәлән, 2017 елның апрелендә Вашингтон штаты университеты бастырган экспериментлар нәтиҗәсе. Экспериментаторлар йолап китү һәм йокыдан тору һәм FABR7 гены арасында бәйләнеш табалар. Бу ген имезүчеләрнең 3 төрендә(кешене дә кертеп) табылган һәм аның  бозылуы йокының начараюына китерә.

Джеффри Холл һәм Майкл Росбаш исемле ике америка галиме циркад ритмнарын көйләүче молекуляр механизмнарны табу максаты белән дрозофил чебеннәрен өйрәнәләр. 1984 елда алар бу генны табалар һәм аерып алалар.

Майкл Янг 1994 елда йокының вакытын көйләүдә катнаша торган тагын берничә аксымны таба һәм өйрәнә. Шушы ачылары өчен бу галимнәргә 2017 елда физиология һәм медицина өлкәсендәге Нобель премиясе бирелде.

Хайваннар йокысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йоклаучы мәче

Атлар һәм сарыклар басып яки ятып йокларга мөмкиннәр, әмма басып йоклаганда кыска йокы этабы аларда күзәтелми. Мәчеләр тәүлегенә 16 сәгатькә якын йоклыйлар. Китсыманнар (шул исәптән дельфиннар да), кошлар һәм крокодиллар берьяклы (берьярымшарлы) йокы дип атала торган кызыклы сәләткә ия. Алар “яртылаш” йоклыйлар: аларның бер як ярымшарлары йокламый. Йоклаучы һәм йокламаучы ярымшарлар алышыналар. Диңгездә яшәүче хайваннарның бу сәләте аларга вакыт-вакыт су өстенә чыгып, сулыш алырга кирәклеге, ә кошларда һәм крокодилларда дошманнардан саклану зарурлыгы белән аңлатыла. Кешеләр һәм башка җир өсте имезүчеләре йокы вакытында тулаем тышкы дөньядан аерылалар.

Жирафлар йокы вакытында тезләнәләр һәм озын муеннары белән аякларын урап алалар; арысланнар аркага яталар; күселәр кырыйга ятып, койрыкларын башларына боралар. Төлкеләр дә шулай йоклыйлар. Ярканатлар башларын аска таба каратып эленгәч кенә йоклап китәләр.

Элеккерәк вакытта төнлә җиткәч туктап кына калалар дип саналса да, кәлтә, ташбака, балык сыман хайваннар да йоклыйлар.

Кошлар утырып та, басып та, очканда да һәм йөзә-йөзә дә йокларга мөмкиннәр. Күчмә кошларның кызыклы үзенчәлеге бар: алар озын күчешләр вакытында һәр 10-15 минут саен төркем уртасына керәләр һәм салмак кына канатларын селкеп йоклыйлар. Кош бу вакытта калган төркем ясаган һава агымында “йөзеп” кенә бара. Аннары кошлар урыннары белән алмашалар.

Кайбер умырткалылар гомумән йокламыйлар.

Йокы вакытында сулыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йокы вакытында сулау йокы фазалары белән бергә сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрә.

Балаларның йокысы һәм сулышы бозылу арасында зур бәйләнеш бар. Балалар йокысы- аларның организмындагы начар үзгәрешләрне күрү өчен иң кулай вакыт, ә кайбер очракларда йокы вакытыннан башка вакытта бу үзгәрешләрне сизеп булмаска да мөмкин.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус телендә:

Инглиз телендә:

  • Bar-Yam, Yaneer. Dynamics of Complex Systems. — 2003. — Chapter 3.
  • Foldvary-Schaefer N., Grigg-Damberger M. Sleep and epilepsy: what we know, don't know, and need to know. // J Clin Neurophysiol. — 2006. — Vol. 23, no. 1 (February). — P. 4-20. — PMID 16514348.
  • Gilmartin G., Thomas R. Mechanisms of arousal from sleep and their consequences // Curr Opin Pulm Med : journal. — 2004. — Vol. 10, no. 6 (September). — P. 468-74. — PMID 15510052. [Review]
  • Gottlieb D., Punjabi N., Newman A., Resnick H., Redline S., Baldwin C., Nieto F. Association of sleep time with diabetes mellitus and impaired glucose tolerance // Arch Intern Med : journal. — 2005. — Vol. 165, no. 8 (25 April). — P. 863-867. — PMID 15851636.
  • Legramante J., Galante A. Sleep and hypertension: a challenge for the autonomic regulation of the cardiovascular system. // Circulation : journal. — 2005. — Vol. 112, no. 6 (9 August). — P. 786-8. — PMID 16087808. [Editorial]
  • Feinberg I. Changes in sleep cycle patterns with age // J Psychiatr Res. — 1974. — Vol. 10, no. 3-4. — P. 283—306. [review]
  • Zepelin H. Normal age related changes in sleep // Sleep Disorders: Basic and Clinical Research / ed. by M. Chase, E. D. Weitzman. — New York : SP Medical, 1983 . — P. 431—434.
  • Morrissey M., Duntley S., Anch A., Nonneman R. Active sleep and its role in the prevention of apoptosis in the developing brain. // Med Hypotheses : journal. — 2004. — Vol. 62, no. 6. — P. 876-9. — PMID 15142640.
  • Marks G., Shaffery J., Oksenberg A., Speciale S., Roffwarg H. A functional role for REM sleep in brain maturation. // Behav Brain Res : journal. — 1995. — Vol. 69, no. 1-2. — P. 1-11. — PMID 7546299.
  • Mirmiran M., Scholtens J., van de Poll N., Uylings H., van der Gugten J., Boer G. Effects of experimental suppression of active (REM) sleep during early development upon adult brain and behavior in the rat. // Brain Res : journal. — 1983. — Vol. 283, no. 2-3 (April). — P. 277-86. — PMID 6850353.
  • Zhang, J. Memory process and the function of sleep // Journal of Theoretics. — 2004. — Vol. 6, no. 6 (October).
  • Diagnostic and statistical manual of mental disorders (DSM-IV). — 4th ed. — Washington DC : Amer. Psych. Press, 1994.
  • ICSD — International Classification of Sleep Disorders. Diagnostic and Coding Manual Diagnostic Classification Steering. Committee. — Rochester, 1990. — P. 396.