Күчмә кошлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күчмә кошлар latin yazuında])
Күчмә кошлар
Сурәт
Нәрсәнең сәбәбе ризык
Способствовавшим фактором является климат
 Күчмә кошлар Викиҗыентыкта
   Күчмә кошлар һәм кошлар миграциясе дигәндә, бер урыннан икенче урынга күчеп килүче  кошлар күздә тотыла. Бу экологик яки азык табу шартлары үзгәрү белән барлыкка килә, яки үрчү үзенчәлекләре һәм оя кору, кышлау өчен территория эзләүдән килеп чыга. Хайваннар миграциясенең бер формасы. Миграция – климаттагы сезонлы үзгәрешләргә һәм аларга бәйле факторларга яраклашу (азык табу, ачык су һәм башкалар). Кошларга, башка төр җир хайваннарыннан аермалы буларак, оча белү сәләте, күченү өчен күбрәк мөмкинлекләр бирә.
   Миграция төрләре.
   Кошларның сезонлы күчүен характер буенча: күчләп, төркемләп яшәү, күчмә төрләргә бүлеп йөртәләр. Кайбер кошлар, аерым шартларда, башка хайваннар кебек, килгән территорияләренә кире кайтмаслык итеп урнашып калалар, яки шул регионнан читтә даими яшәргә яраклаша, болар күчмә кошларга керми. Кошларның даими торып калуы, ландшафтның табигый үзгәрүләренә – урмандагы янгыннар, урманнар киселү, сазлыкларның киптерелүе һәм башкалар белән бәйле булырга мөмкин. Мондый шартларда кошлар үзләренә яңа урын эзләргә мәҗбүр булалар һәм аларның болай күчүе яшәү шартларына да, ел фасылларына да бәйле түгел. Яраклашып яшәүчеләрне еш кына интродукция – регионнарга яңа төрләрнең күчеп килүе керә, моңарчы алар анда җан асрамаганнар.  Соңгысына, мәсәлән, гади сыерчыкны кертеп була. Тәгаенләп кенә аларны утырма, кабиләләп, күчеп яшәүче кош дип тә әйтеп бетереп булмый: популяция төрләре дә, кош төре дә бер үк булса да үзләрен төрлечә тотарга мөмкиннәр. Мәсәлән, кычыткан чыпчыгы  кошларның таралу өлкәсеннән чыгып,  Европаның күпчелек өлешен һәм төньяк Командор белән Алеут утруауларында утырма кош буларак яши, ә Канада да һәм АКШ ның төньягында кабиләләп яши, ә Рәсәйнең төньяк-көнбатышында, Скандинавиядә һәм Ерак Көнчыгышта күчмә кош булып санала. Гади сыерчык белән зәңгәр саесканда да (Cyanocitta cristata) шул ук хәл, кыш җиткәч аларның бер өлеше территориянең көн ягына, бер өлеше төньяктан күчәләр, ә бер өлеше утырма кош буларак яши. 
   Күчеп яшәү күпчелек очракта киң фронтта бара, ләкин кайбер очракларда тар паласаларда да күзәтелә. Мондый хәрәкәт итүләр тау сыртлары, яр буе полосаларында бара. Бу кошларга һава алырга, географик барьерларны үтәргә, окен киңлекләрен җиңәргә ярдәм итә. Мондый хәрәкәт итүләр очуның ике юлы белән дә туры килмәскә мөмкин. Бу очракны  элмәксыман күчеш дип атыйлар.
   Күпчелек эре кошлар төркемләп күчеш ясый. Алар 12-24 коштан торган, V-формасында “очлык” ясап очалар. Мондый очыш энергияне сакларга ярдәм итә.
   Бөтен кошлар да очып кына күчми. Пингвиннар, мәсәлән меңнәрчә километрлар йөзеп күчәргә мөмкиннәр. Император пингвиннары Антарктида буенча җәяүле килеш күчеп йөриләр. Зәңгәр көртлекләр (Dendragapus obscurus) җәяү төрле биеклекләргә менеп даими күчеш ясый. Корылыклар башлангач, австралия эмусы (Dromaius) озын җәяүле юлны үтә.