Яктылык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кеше күзе кабул итә алучы нурланыш (яктылык) — барлык утның бер өлеше

Яктылык — кеше күзе кабул итә алучы кызган яки ярсынган халәттәге матдә тарафыннан таратылучы электромагнитик нурланыш. Еш кына яктылык дип күренүче яктылыкка гына түгел, ә аңа янәшә булган спектрның киң өлкәсенә дә әйтәләр.

Физикада яктылыкны оптика бүлеге өйрәнә.

Яктылыкны вакуумдагы таралу тизлеге даими булган электромагнитик дулкын яки фотоннар - хәрәкәтсез халәтендәге массалары нульгә тигез булган электромагнитик нурланышның квантлары.

Яктылык тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монохроматик нурланыш өчен дулкын озынлыгы, ә катлаулы нурланыш өчен суммар спектр белән билгеләнүче төс яктылык үзлекләренең берсе булып тора.

Спектрда күренүче спектр

Яктылыкның вакуумдагы тизлеге с = 299 792 458 м/с

Яктылык белән бәйле физик зурлыклар: яктылык сәләте, яктыртылганлык, яктылык агымы, яктылык нәтиҗәлелеге.

Гомуми чагыштырмалылык теориясе буенча яктылыктан табигатьтә мөмкин булган иң зур тизлек (секундка 300 мең км) белән хәрәкәт итә.

Бик озак вакытлар буена галимнәрдә яктылыкның асылы турында бердәм фикер булмый. Ике йөз елдан артык каты бәхәс бара. Кайбер физиклар, шул исәптән И. Ньютон, яктылык ул — яктырткыч җисеменнән очып чыга торган бик вак кисәкчекләр дип исәпли. Икенчеләре: яктылык — ул бөтендөнья фәзасының тутырган үзенә бер төрле матдә — эфирның дулкынсыман тирбәнеше, диләр. М. В. Ломоносов та шул карашны яклый.

Бары тик 1905 елда гына физик Альберт Эйнштейн яктылыкка кисәкчекләрнең дә, дулкыннарның да сыйфатлары хас булуын исбат итә. Бу ачыштан соң бик күп серле күренешләр аңлашыла төшә.

Мәсәлән, ни өчен фототасмада сурәт негатив, ягъни якты урыннар — караңгы, ә караңгы урыннар — якты булып чыга? Хикмәт менә нәрсәдә икән: тасманы каплаган эмульсияне яктылык кисәкчекләре — фотоннар бомбага тота. Фотоннар күбрәк эләккән урында көмеш оксиды күбрәк барлыкка килә һәм ачыгайту реакциясе нәтиҗәсендә пленка күбрәк карала, азрак эләккән урында —- азрак карала.

Фотоннар, үсемлек яфракларына үтеп кереп, төрле химик реакцияләр тудыралар, шуның нәтиҗәсендә кислород бүленеп чыга һәм углекислый газ йотыла, ә үсемлек үзе үсә.

Ә ни өчен тирә-яктагы бөтен нәрсә төрле-төрле төстә? Буяулар нигә төрле-төрле? Болар исә яктылыкның дулкынлану үзенчәлегенә бәйле. Яктылык дулкыннары — алар электромагнит тирбәнешләр. Бу тирбәнешләр радиодулкыннарныкы кебек үк, тик дулкыннарының озынлыгы гына бик кыска.

Кызыл төснең дулкыны бер төрле озынлыкта, яшел төснеке икенче төрле (аның дулкыннары кыскарак) була, зәңгәр нурларның дулкыннары тагын да кыскарак. Ак як¬тылык — бөтен төсле нурларның катнашмасы. Ул берәр предмет өс- тенә төшкәндә, бериш дулкыннар йотыла, беришләре кире кайтарыла. Нинди дулкыннар кире кайта¬рылса, без шул төсне күрәбез. Ак кәгазь барлык дулкыннарны да бер төрле дәрәҗәдә кире кайтара, шуңа күрә ул ак булып күренә; кара бәрхет барлык дулкыннарны да йота, шуңа күрә кара булып күренә.

Кояшның һәм йолдызларның, утның һәм электр чаткысының яктылыгы бик югары температурага кадәр җылынган атомнар тарафыннан тудырыла. Ләкин «салкын яктылык» та була, алар черек агач кисәгеннән, утлы бөҗәктән, җылы диңгезләрдә яши торган микроорганизмнардан, кешеләр үзләре ясаган яктырта торган буяулардан чыга. Бу яктылык та атомнар һәм молекулаларда ба¬ра торган үзгәрешләр нәтиҗәсендә килеп чыга, ләкин моңа инде җы¬лынуның кирәге юк.

Яктылык булмаса, Җирдә тереклек тә булмас иде. Яктылык безгә җылылык алып килә, фәкать шуның аркасында гына безнең плане¬табыз салкын боз кисәгенә әверел¬мичә тора. Үсемлекләр яктылык аркасында гына үсә, аларның яфраклары кислород бүлеп чыгара, һәм һава җан ияләренә сулыш алырга яраклы хәлгә килә.

Терминология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренүче яктылык — дулкын озынлыгы якынча 380—760 нм (шәмәхәдән кызыл төскәчә) булган электромагнитик нурланыш.

Җирдән җибәрелгән яктылыкның Айга җитү вакыты.

«Күренмәүче яктылык» терминын ультрашәмәхә яктылык, инфракызыл яктылык һәм радиодулкыннарга карата кулланалар.

Яктылык чыганаклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гамәли фәннәрдә яктылык чыганагының төгәл тасвирламасы мөһим. Бигрәк тә түбәндәге чыганак төрләре мөһим:

Санап үтелгән чыганаклар төрле төс температурасына ия.

Көндезге яктылык лампаларын төрле яктылык диапазоннары өчен чыгаралар, шулай ук:

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]