Арыслан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Арыслан
Арыслан
Фәнни классификация
Патшалык: Хайваннар
Тип: Хордалылар
Астип: Умырткалылар
Сыйныф: Имезүчеләр
Инфрасыйныф: Плаценталылар
Отряд: Ерткычлар
Асотряд: Мәчесыманнар
Гаиләлек: Мәчелеләр
Ыруг: Барыслар
Төр: Арыслан
Латин атамасы
Linnaeus, 1758

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

Урта гасырларда һәм бүген арсланнарның яшәү урыннары

Арыслан (лат. Panthera leo) — ерткыч имезүчеләрнең бер төре, барыслар ыругының дүрттән бер вәкиле.

Арысланны хайваннар патшасы дип йөртәләр. Ул ерткыч хайваннарның иң эресе, авырлыгы 280 кг га җитә. Үзе гадәттән тыш көчле. Аягы белән тибеп, буйволның умыртка баганасын сындыра ала. Казык тешләре кыска, әмма бик көчле һәм нык. Ана арыслан табышын көчле теш казнасы белән эләктереп ала һәм өчлы казык тешләре белән бер мизгелдә үтерә. Калган тешләре, корбанны кисәкләргә бүлгәндә, пычак хезмәтен үти. Арысланның гәүдәсе кыска йон белән капланган. Бары ата арысланнарның гына күкрәгендә һәм башында зур ялы бар. Тиресе бик нык. Элек арыслан тиресеннән хәрби киемнәр теккәннәр яки аны калкан итеп тарттырганнар. Арысланнар Африканың кайбер районнарында һәм Һиндстанда гына сакланып калган. Элек аларны җирле халык сирәк аулаган. Ә инде кораллы кешеләрдән аларны җитезлек тә, гайрәтлелек тә, коч тә, кача белү дә коткарып кала алмаган, шуңа бөтенләй кырып бетергәннәр диярлек. Баштарак арысланнарны юк итү тояклы хайваннарның саны артуга китерер дип уйлаганнар. Ләкин киресе килеп чыккан, чөнки алар беренче чиратта авыру, көчсез хайваннарны юк итәләр һәм шуның белән йогышлы авырулар таралуга киртә куялар икән.

Арысланнар гаиләләргә берләшеп яшиләр. Бер ата арыслан гаиләсендә берничә ана арыслан һәм яшь арысланнар яши. Кайбер карт арысланнар ялгыз да яшәргә момкин. Ана арыслан 3 бала китерә. Алар бик кечкенә була озынлыгы 30 см чамасы. Төсләре тимгелле, арыслан балалары соңыннан тоташ бер тоскә керә.

Төннәрен Африка саваннасында күк күкрәгәндәй үкергән тавышлар ишетелә. Кешеләр йокыларыннан уяна, утардагы кәҗәләр, сарыклар, бәйдәге атлар, дөяләр тынгысызлана, әрле-бирле йөренә башлый. Бөтенесен дер селкетеп, куркыныч үкерү тавышы тагын кабатлана. Арыслан качмый, корбанына яшеренеп ташланмый.

Хәзер арысланнарны аулау тыела. Бары махсус рөхсәт белән генә зоопарклар очен тотарга ярый. Алар тоткынлыкка шактый тиз күнегәләр һәм шул шартларда үрчем дә бирәләр.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү]