Мәчелеләр
Мәчелеләр | ||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Яшь каплан (Panthera pardus) | ||||||||||||||||
Фәнни классификация | ||||||||||||||||
|
||||||||||||||||
Латин атамасы | ||||||||||||||||
Felidae Fischer-Waldheim (ru), ![]() ![]() | ||||||||||||||||
|
Мәчелеләр (лат. Felidae) — ерткычлар отрядыннан бер семьялык. Зурлыклары кечкенәдән башлап (мәче) бик зурга кадәр (юлбарыс) булганнары бар. Йомры башлы; койрыгы, кагыйдә буларак, озын. Тәпиләрендә бик үткен, кәкре эчкә батып керә торган тырнаклары бар. Казык тешләре таза һәм үткен. Йоны кыска, төрле төстә, кайберләренең төсе ачк. Барлыгы 37 төре исәпләнә: арыслан, юлбарыс, каплан, селәүсен, гепард, мәче һ.б.
Русиядә 9 төре яши: амур мәчесе (Prionailurus bengalensis euptilurus), камышлык мәчесе (Felis chaus), киек мәче (Felis silvestris), Африка киек мәчесе (Felis libyca), манул (Felis manul), селәүсен (Lynx lynx), амур юлбарысы (Panthera tigris altaica), амур капланы (Panthera pardus orientalis), ак каплан (Uncia uncia). Татарстанда селәүсен яши.
Кылычтеш мәчеләр ассемьялыгы тулысынча 10 000 ел элек кырылып беткән.