Селәүсен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Селәүсен
Iparkatamotzaranuan.jpg
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Lynx lynx Linnaeus, 1758

Саклану статусы
Status iucn3.1 LC tt.svg Куркыныч янамаган төрләр
Югалуы күренми
IUCN 3.1 Least Concern : 12519
Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта
Сурәт
ITIS   180584
NCBI   13125
EOL   328603
Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Селәүсен баласы
Ауразия селәүсене, колакларында озын чуклар күренә
Селәүсен ана һәм балалары

Селәүсен яки Гади селәүсен, Ауразия селәүсене (латинча Lynx lynx) — имезүчеләр сыйныфына, мәчелеләр гаиләсенә караган селәүсеннәр ыругыннан ерткыч җәнлек.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Селәүсен ауда

Селәүсен тәне озынлыгы 80-130 см, биеклеге 70 см тәшкил итә, гадәттә селәүсен зурлыгы зур этнекенә тиң.

Ата селәүсен авырлыгы 18-25 кг, ана селәүсен 18 кг тәшкил итә. Гәүдәсе кыска, тыгыз.

Колакларында озын чуклар бар. Койрыгы кыска, "киселгән" очлы (20-40 см).

Башы зур түгел, түгәрәк йөзле, баш ягындагы йон "чигә сакалын" булдыра.

Ел саен ике тапкыр йон коя. Селәүсен йрны бик куе, озын, ефәксыман. Корсагында иң озын ак төстәге йон.

Аяклары зур, кышын бик йонлы, шуңа күрә селәүсен кар өстендә яхшы йөри ала.

Мәчелеләр арасында селәүсен - иң йонлы җәнлек.

Селәүсен эзләренда тырнаклары күренми, эзләре мәчелеләрнекенә хас.

Таралу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Селәүсен иң төньякта яшәгән мәчелеләр төре. Скандинавиядә хәттә Поляр түгәрәктән ераграк очрый.

Кайчакта селәүсен Аурупада киң таралган булган, ләкин 20 гасыр уртасында Үзәк һәм Көнбатыш Аурупада бетерелгән булган.

Рәсәйнең кара урманнарында селәүсен Камчаткага һәм Сахалинга кадәр яши, шулай ук Карпатларда, Кавказда, Үзәк Азиядә очрый, һәр җирдә азсанлы.

Тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Селәүсен кара наратлы урманнарда яшәргә ярата, ләкин кайчакта урман-далада, урман-туңдырада да килә.

Күп ашамлык булганда бер урында тора, югыйсә күчеп яши. Бер тәүлектә 30 км йөри ала.

Гадәттә селәүсен куяннарга аулый, шулай ук көртлек кошлары, кечкенә кимерүчеләр, сирәкрәк кыр кәҗәсе, кабарга, төньяк болан тотып ашый. Сирәк кенә йорт мәчеләре, этләре, төлкеләргә һөҗүм итә.

Селәүсен карангы вакытта аулый, яшеренеп урыннан һөҗүм итә, гадәттә агачтан ауламый.

Ау вакытында сикерү озынлыгы - 4 м, 60-80 м арада һөҗүм итә, аннары арый.

Селәүсен - уңышлы аучы, гадәттә аның артында коны йөри һәм тотканны тартып ала. Еш кына селәүсен үзе дә төлке тотканын тартып ала.

Селәүсен сак хайван булганга карамастан, кешеләрне курыкмый диярлек. Гадәттә кешеләргә һөҗүм итми, ләкин яралый ала, яраланган кешегә зур җәрәхәтләр ясый ала.

Мәсәлән, 35 кг-лы леопард җиңел итеп кешене үтерә ала, үсеп җиткән селәүсен яхшы күнегелгән ике тапкыр авыррак овчарканы үтерә ала, ләкин кешегә һөҗүм итми. Әлеге кызык факт тикшерелә.

Селәүсеннәр яхшы кулга өйрәтелә, кулда "мер-мер" итеп сөйләшә, сәламләшкәндә маңгае белән сөзешә - иң зур ышанычлык күрсәтү билгесе.

Йөклелек 63-70 көн сузыла, ана селәүсен 2-3 (4-5) чукрак һәм сукыр бала таба, күзләре 12 көндә ачыла.

Тормыш озынлыгы - 15-20 ел.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]