Кимерүчеләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кимерүчеләр
Пальма тиене
Фәнни классификация
Патшалык: Хайваннар
Өсбүлекчә: Хордалылар
Бүлекчә: Имезүчеләр
Латин атамасы
Rodentia Bowdich

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 180130
NCBI 9989

Кимерүчеләр (лат. Rodentia) — имезүчеләр классының иң күпсанлы отряды. Барлыгы 40 тан артык гаиләсе, 2500 төре,[1] билгеле. Кимерүчеләр Җир шарының Антарктиданы санамаганда бар кыйтгаларда яшиләр.

Кимерүчеләр отрядында 40 тан артык гаилә бар. Шуларның иң киң таралганнары:

Гәүдә озынлыгы 6 дан алып (вак тычканнар) 100 см кадәр (елга кондызы), авырлыгы 6 г алып 30 кг кадәр. Йонының төсе ачык сорыдан алып карага кадәр, кайсы бердә чуар. Йоны гадәттә кыска, куе, ефәк кебек. Тире бизләре, табаннарында тир бизләре бар. Күзе бик зурдан алып (очар тиен) тире астында яшеренгән яралгы хәлендәгегә кадәр (сукыр тычканнар). Ирене хәрәкәтчән, ал яктан икегә бүленгән, мыегы озын; күп кимерүчеләр азыкны вакытлыча саклау өчен хезмәт иткән яңак арты муксайлары бар. Сөяк аңкаулары киң пластинка рәвешендә. Алгы тешләре — кыргыч, өске һәм аскы яңакларда берәр пар булып урнашкан, эре, тамырсыз, ышкылган очракта үзеннән-үзе үткерләнә, даими үсә. Казык тешләре юк, кыргыч һәм азау тешләре арасында зур аралык — диастема бар. Азау тешләренең сәйнәү йөзе киң, кайсы бер кимерүчеләр даими үсә. Азау тешләренең ышкучы йөзе кытырмак сыртлы яки шома җыерчыклы, аларның читләре шулай ук үзеннән-үзе үткерләнә. Муены юан, кыска, гәүдәсе цилиндр формасында, аягы кыска, тырнаклы; сикереп хәрәкәт иткән төрләрнең (ялманнар - тушканчик) арткы аяклары бик озын; казучы кимерүчеләр (цокорлар) — зур тырнаклы; чорга сәләтле төрләрнең (очар тиен) читке тире катламын тотып торган сөякләре бар. Полигам. Эре кимерүчеләр (елга кондызы, гади сөркә һ.б.) җенси яктан 2 елда, ваклары (кыр тычканы, тычкан һ.б.) 2-3 айда өлгөрә. Кимерүчеләр үрчемле була: тычканнар, кыр тычканнары елына 6-8 тапкыр 8-14 бала, елга кондызы, гади суыр елына 1 тапкыр 6 га кадәр бала тудыра. Эре кимерүчеләр 4-7 ел, ваклары 1,5-2 ел яши. Сөркәләр, йомран кышын йокыга тала. Күпчелек кимерүчеләр үсемлек, кайсыберләре бөҗәкләр белән туклана. Кимерүчеләрнең күп төрләре үзләре казыган, еш кына тирән һәм катлаулы төзелешле өңнәрдә ярым җир астында яши; җир өстендә туклана. Башлыча җир өстендә (тычкан, күсе), су буенда (кара чәшке, кондыз, ондатра) һәм агач башында (бакча комагы, тиен) яшәүче төрләр.

Тиен, ондатра — кыйммәтле тиреле сунар җәнлекләре, ак күсе һәм тычканнарны лаборатор хайваннары итеп үрсетәләр. Кимерүчеләр ерткыч кошлар (бөркет, көчегән һ.б.) һәм имезүчеләр (ләтчә, төлкеләр һ.б.) өчен азык булып тора. Күпчелек кимерүчеләр – авыл хуҗалыгы һәм урман культуралары корткычлары, амбар корткычлары, кеше һәм йорт хайваннарының гельминтлар белән зарарлануының чыганагы. Кимерүчеләр кеше чумасы, котыру авыруы, лептоспироз, дуңгыз киласы, туляремия һ.б. тудыргычларының резервуары булып тора. Механик таратучылар буларак, кимерүче хайваннарның күпчелек инфекцион авырулар һәм паразитар авырулар таралуына булышлык итә. Эктопаразитларны туендыручылар буларак, кимерүчеләр авыруларның (бруцеллёз, листериоз, токсоплазмоз һ.б.) табигый чыганаклары барлыкка килүенә һәм саклануына шартлар тудыра.

Очар тиен, бакча комагы, гади суыр, ялман БР ның Кызыл китабына кертелгән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Башка хәбәрләр буенча якынча 8800 кимерүче төре бар, дип исәпләнәMammalian Species of The World. Archived from the original on 2011-08-25. Retrieved on 2011-01-18.

Чыганаклар[үзгәртү]