Имам
Күренеш

Имам (бор. төрк. yol bašlaġan[1]) – Исламда мөселманнарның бергәләп намаз укуына җитәкчелек итүче, намазны алып баручы кеше. Төрле вакытларда бу термин төрле мәгънәне аңлаткан:
- Сөнниләрдә имам мөселман мәхәлләсенең һәм мөселман дәүләтенең җитәкчесе;бер ук вакытта ул имам да, хәлифә дә.Мәзһәбләрне нигезләүчеләрне бөек имам дип атаганнар.
- Шигыйларда имам сүзе мөселман мәхәлләсенең яки мөселман дәүләтенең Мөхәммәт яки аның кияве Гали нәселеннән килүче башлыгы.
- Мәчет имамы.
Шәригать буенча имам вазыйфасын намаз тәртибен белгән теләсә кайсы балигъ мөселман башкара ала.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән.
