Коръән-хафиз
| Коръән-хафиз | |
|---|---|
| гарәп. حَافِظٌ | |
Коръән-хафиз (гарәп. حفظ القرآن «Коръәнне яттан белүче», «Коръәнне яклаучы») — Коръәнне яттан белүче мөселман кешесе, изге китапны белү сәбәпле дин әһелләре сафына кертелгән.
Хафизлык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Коръәнне тулысынча ятлап, Изге Китапның эчтәлеген яклап торучы кешеләрне мөселманнар Коръән-хафиз («хафиз әл-Коръән») тип атый, алар мөселманнарның аерым дини катламы дип санала.
Күплектә — «хафаза» тип атала.
Хафиз дип шулай ук дистәләрчә мең хәдисне, аны тапшыручыларны, шулай ук хәдисне тапшырган кешеләрнең шәхси сыйфатларын, аларның ышанычлылыгын, тугры сүзлелеген, хата-кимчелексез яттан белгән мөхәддисләрчеләрне дә (хәдис белгечләрен) атыйлар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Коръәнне яттан белүчеләр, ягъни ятлап алучыларның Ислам ядкярләрен саклап калуда әһәмияте бик зур. Коръән сүрәләре һәм аятлары, хәдисләр Мөхәммәт Пәйгамбәр үзе исән чагында ук махсус ятлап алыныла башлаган һәм буыннан-буынга тапшырыла барган.
Коръәннең үзгәрешсез сакланып килүендә хафизларның хезмәте зур. Коръәнне һәм хәдисләрне ятлап алу традициясы бүгенге көндә дә сакланып килә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Али-заде, А. А. Хафиз // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007. — 400 с. — (Золотой фонд исламской мысли). — 3000 экз. — ISBN 5-98443-025-8 (рус.).
- Курсы по подготовке хафизов Корана (в архиве интернета) (рус.)