Хаҗи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хаҗи latin yazuında])
Хаҗи
... хөрмәтенә аталган Хаҗ
Бу мәкалә Ислам турында
Мәккәнең Әл-Хәрәм мәчете янында догага кулын күтәргән хаҗи
Хаҗ йоласын үтәүче хаҗилар. 2010 ел

Хаҗи (гарәп. حَاج‎) ― Мәккәгә хаҗга бару йоласын уңышлы тәмамлаган мөселманга бирелүче мактаулы исем [1]. Исламда матди хәле яхшы булган һәрбер мөселманның гомерендә бер тапкыр хаҗга баруы фарыз кылынган, ягъни бу вазифа ― мөселманнар өчен диннең 5 баганасыннан берсе. Хаҗи исемен алу дин тотучылар арасында аларның абруен күтәрә [2].

Мактаулы исем, гадәттә, кеше исеме алдына куела, мәсәлән, Хаҗи-Морат, Хаҗи-Рамазан), кайвакытта кеше исеме артыннан куела (Әхмәд-Хаҗи, Мөхәммәд-Хаҗи). Вакытлар узу белән диндәге мактаулы исем шәхси исемнәр (Хаҗи, Гаджи, Аджи) һәм фамилияләр (Аджиев, Гаджиев, Хаҗиев) разрядына күчкән. Хаҗ кылган хатын-кызларны хаҗҗә (гарәп. حاجة‎‎), татарларда хаҗия дип йөртәләр [3].

Гарәп илләрендә хаҗи сүзе өлкән яшьтәге кешегә ихтирамлы мөрәҗәгать сүзе булып тора. Кайчандыр Госман дәүләте астында булган Балкан илләрендә «Хаҗи» сүзе белән Иерусалимга һәм Изге җиргә барган христианны атыйлар.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйрактагы сугыш вакытында Америка солдатлары, Вьетнамдагы сугыш вакытында вьетнамлыларны «Чарли» яки «Виктор Чарли» дип атаган кебек, гыйраклы баш күтәрүчеләрне һәм төп гарәп халкын билгеләү өчен «Хаҗи» сүзен кулланганнар [4][5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Malise Ruthven. . — ISBN 978-0-19-285389-9.
  2. Хаҗи. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 151нче бит. ISBN 5-298-00949-2
  3. Guide to going to Mecca. BBC. әлеге чыганактан 2013-03-13 архивланды. 2008-12-08 тикшерелгән.
  4. Slang from Operation Iraqi Freedom http://www.globalsecurity.org/military/ops/iraq-slang.htm
  5. Herbert, Bob. From 'Gook' to 'Raghead', The New York Times (2005-05-02).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]