Гарәпләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гарәпләр
Үз аталышы: عرب‎‎‎, [ğäräb], ğäräp
Гомуми саны: якынча 350 миллион
Таралышы: Гарәп дәүләтләре лигасы: 339 510 535

Бразилия: 17 000 000—15 000 000 <
Аргентина: 3 300 000—1 300 000
Франция: 2 000 000—1 500 000

Тел: Гарәп теле
Дин: Ислам (90%), Христианлык
Этник төркемнәр: семитлар

Гарәпләр (гарәпчә عرب‎‎‎, әйтелеше /ğäräp/) — Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә яшәүче семит этник-тел төркемендәге халыклар төркеме.

Гарәп гаиләсе, Рамалла, 1905

Гарәпләр гарәп телендә сөйләшә һәм гарәп әлифбасын куллана.

Гарәпләрнең гомуми саны якынча 350 миллион кеше, аларның 90%ы Ислам динен тота, бер өлеше Христиан динен тота.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәдәви (күчмә гарәп) шәех

Гарапләрнең бабалары - Гарәпстан ярымутравындагы кабиләләр. Гарәпләр тарихы семит телле халыклар тарихы белән бәйле.

I б.э.к. меңьеллыкта гарәпләр башка семит халыкларыннан аерыла башлаган. Көньяк гарәпләре бай Саба патшалыгына нигез салган.

Төньяк гарәпләр торган җирдә Пальмира, Набатея, Лихьян, Гассан һәм Лахм дәүләтләре булган.

Көньяк һәм төньяк гарәпләр арасында Хиҗаз аша бәйләнеш булган. Ул төбәктә торган гарәпләр үз бабалары буларак Ибраһим пәйгамбәр улы Исмаилне яки Нух пәйгамбәр оныгы Ноктанны санаганнар.

V—VI гасырда төньяк һәм көньяк гарәпләр дәүләтләре таркала башлый. VII гасырда Мөхәммәд Пәйгамбәр Ислам диненең яңа шәригатен китерә, зур Ислам дәүләте - Хәлифәткә нигез сала. Йөз елдан соң Хәлифәт Испаниядән Төньяк Африкага һәм Көньяк-Көнбатыш Азиягә кадәр җәелгән. Мароккодан Гыйракка кадәр гарәп теле - төп телгә әверелгән.

Исламның алтын гасырында төрле фәннәр — астрономия, тыйп (медицина), җәгърафия, тарих, математика — зур үсеш алган.

X гасырдан Гарәп Хәлифәте зәгыйфьләнә башлый, аңа каршы тәре йөртүчеләр, монголлар, төрекләр һөҗүм итә.

XVI гасырда Госманлы төрекләр бөтен гарәп дөньясын басып ала һәм аны вилаятьләргә бүлә.

XIX гасырда инглизләр һәм французлар Төньяк Африка өлешен басып ала.

Бөренче бөтендөнья сугышы вакытында инглизләр төрекләргә каршы гарәпләр баш күтәрүләрен яклаган, Әлҗәзаиргә Аурупа кешеләрен, Фәләстингә Аурупа яһүдләрен юри җибәргәннәр [1].

Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң фәләстинлеләрдән бүтән барлык гарәп халыклары тулы азатлык алган. Әлҗәзаирлеләр Франциягә каршы сугышыннан соң 1962 елда бәйсезлеген ирешә.

Хәзер тик Фәләстин тулы бәйсезлеген ирешмәгән гарәп халкы булып калган.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек гарәпләр сөнни Ислам динен тота, шигыйләр гарәпләр Иран, Гыйрак, Сүрия (друзлар, нусайритлар) һ.б. илләрендә тора. Христиан динен тоткан гарәпләр Лөбнан, Сүрия, Үрдүн һ.б. илләрендә тора.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беляев Е. А. Арабы, ислам и арабский халифат в раннее средневековье. — М.: Наука; Глав. ред. восточной лит-ры, 1966. — 279 с.
  • Бодянский В. Л. Восточная Аравия: история, география, население, экономика. — М.: Наука; Глав. ред. восточной лит-ры, 1986. — 338 с.
  • Крымский А. Е. История арабов и арабской литературы светской и духовной: В 2 т. — М., 1918.
  • Першиц А. И. Арабы Аравийского полуострова. — Гос. изд-во географической лит-ры, 1958. — 54 с.
  • Пиотровский М. Б. Южная Арабия в ранее средневековье: становление средневекового общества. — М.: Наука; Главная Редакция восточной литературы, 1985. — 223 с.
  • Шагаль В. Э., Алпатов В. М. Арабский мир. — М.: ИВ РАН, 2001. — 287 с.
  • Шумовский Т. А. Арабы и море. — М.: Наука, 1964. — 190 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.krugosvet.ru/enc/istoriya/ARABI.html?page=0,5