Гыйлем (проект)
| Гыйлем | |
| | |
| Рәсми теле: | |
|---|---|
| Җитәкчеләр | |
|
Алинә Галиәхмәтова, Булат Шәймиев[1] | |
|
Эльвира Зиннәтуллина, Айсинә Сәлахова, Ләйлә Исламова, Сәрбиназ Шәйхелова[1] | |
|
Гүзәл Шәвәлиева[1] | |
|
Фирүзә Шәйхуллина[1] | |
| Нигезләү | |
| http://giylem.tatar | |
«Гыйлем» (2014 елның октябреннән алып) — татар телендәге фәнни-популяр интернет-проект. Төрле фәннәр, технологиялар турында актуаль һәм хакыйкый мәгълүмат яктырту, төрле фән өлкәләрендәге белем сыйфатын арттыру, шуңа мультимедиа ресурсларын әзерләү аның төп максатлары булып тора[2].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Гыйлем» проекты 2014 елда Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында оештырыла[3]. 2015 елның октябреннән проект КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән тыгыз хезмәттәшлек итә башлый[3]. Шул ук елдан балалар һәм яшүсмерләр журналы "Ялкын" үзенең битләрендә яңа "Гыйлем" рубрикасын ачып җибәрә. 2016 елның гыйнварында "Гыйлем" берләшмәсенең сайты .tatar доменына күчә[3]. Шул ук елның октябрендә "Хәлбуки" лекторие даими үткәрелә башлый, TED Ed анимацияләре татар телендә чыгарыла, «Татарстан» радиосында фәнни-популяр тапшырулар урын ала[3].
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бүгенге көндә проектның хәзинәсендә йөзләгән фәнни-популяр мәкаләләр, видеоматериаллар, инфографика, XKCD һәм ZenPencils комикслары, китаплар, җәмгыятьнең төрле катламнарына кызык булган җитди темаларга татарча лекторийлар һәм үзенчәлекле зәвыклы бренд продукциясе[4].
Проектның беренче көннәрендә аның кысаларында мәктәп укучылары гына хезмәт иткән[4]. Әкренләп проект даирәсе шактый киңәйгән, бүгенге көндә проект кысаларында Татарстан, Россия һәм чит илләрдә белем алучы студентлар, укучылар, укытучылар, галимнәр һәм күпсанлы ихтыярилар хезмәт итә[5]. "Гыйлем" проекты белән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре, Математика һәм механика институты галимнәре һәм Бионанотехнологияләр лабораториясе хезмәткәрләре, Башкортстан тире-венерология диспансеры медицина профилактикасы бүлеге башлыгы М. Хәйдәров тә хемәттәшлек итә[5].
«Гыйлем»нең фәнни эшчәнлеге ВКонтакте, Facebook, Instagram сәхифәләрендә, рәсми сайтта, «Ялкын» журналының махсус рубрикасында укучыга ачык.
Темалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Проект кысаларында түбәндәге темаларга зур әһәмият бирелә:
| Физика | Химия | Астрономия | Психология | Диннәр |
| Җәмгыять | Тел | Әдәбият | Фәлсәфә | Биология |
Матбугатта сирәк яктыртылган темалар да проектта кулланыла[5]:
| Квантлар физикасы | Сәясәт гыйлеме | Астрофизика | Микробиология |
| Вирусология | Психиатрия | Галактика астрономиясе |
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Проектныйң рәсми сайты giylem.tatar
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Проектның рәсми сайты giylem.tatar
- Гыйлем: популяр фәнни белем татар телендә magarif-uku.ru
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 5 Мөхәррият giylem.tatar
- ↑ Безнең хакта giylem.tatar
- 1 2 3 4 Нәрсә ул Гыйлем? giylem.tatar
- 1 2 Гыйлем - акыллы буын тәрбиялибез 2020 елның 19 февраль көнендә архивланган giylem.pro
- 1 2 3 «Гыйлем»: популяр фәнни белем татар телендә magarif-uku.ru