Ялкын (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ялкын (журнал) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ялкын
Tөр

Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары журналы


Гамәлгә куючы

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
ТР Яшьләр оешмалары советы
«Ялкын» журналы редакциясе

Нәшер итүче

"Татмедиа" АҖ филиалы "Ялкын" журналы редакциясе.

Баш мөхәрир

Илназ Фазлуллин

Нигезләнде

1924

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1941-1952

Бәясе

360 сум

Төп офис

Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2

Тиражы

2739


Веб-сайт: http://yalkyn.com/

«Ялкын» — урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык татар журналы. 1924 елдан бирле чыга. Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты. Баш мөхәррире — Илназ Фазуллин.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елдан «Татарстан» газетасында Муса Җәлилнең 9-14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе басылып чыга. Шул ук елның 20 мартында Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Журнал гарәп язуында була. Беренче редакторы - Х. Курмаев. 1928 елдан «Кечкенә иптәшләр» латин графикасына күчеп, «Октябрь баласы» дип атала башлый. 1933 елда журнал Казанга кайта, «Пионер каләме»нә әверелә. 1941 елда, сугыш башлангач, журнал чыгудан туктала. Сугыш беткәч, 1952 елда ул «Пионер» исеме белән янә дөнья күрә. Ә 1957 елда, илдә «Пионер» исемле журналлар артык күбәеп китү сәбәпле, журнал исеме «Ялкын»га үзгәртелә.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ялкын» журналы «Почет билгесе» ордены кавалеры, ике тапкыр «Бәллүр каләм» бәйгесе лауреаты, «СМИ - Вся Россия - 2000» конкурсы дипломанты, А. Алиш премиясе һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты (2011 елның 15 февралендә игълан ителде), «Матбугатның алтын фонды» мактау билгесенә лаек.

Штат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баш мөхәррир — Йолдыз Миңнуллина, Илназ Фазуллин (2017 елнын февраленнән)
  • Җаваплы сәркатип — Айгөл Абдрахманова
  • Бүлек мөхәррирләре — Искәндәр Хәбибуллин, Зилә Сабитова, Алинә Минневәлиева (2018)[2]

«Ялкын» журналының башка матбугат чараларыннан аермалы буларак, балалар редколлегиясе бар. Редколлегия әгъзалары: Илгиз Шәкүров (Актаныш), Энҗе Әхмәтҗанова (Казан), Илүзә Касыймова (Арча), Рәзилә Газизова (Әтнә), Гүзәл Идрисова (Минзәлә), Резидә Әлмиева (Сарман).

Контактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Адрес: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2, 8 кат.
  • Телефоннар: 222-06-01
  • E-mail: yalkin@bk.ru

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Алсу Исмәгыйлева. "Ялкын" журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. 2016 елның 16 декабрь көнендә тикшерелгән.
  2. Безнең редакция. «Ялкын» сайты. Журнал турында