Актаныш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Актаныш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Актаныш авылы — Актаныш районы үзәге. Ул Казаннан 381 чакрым ераклыкта урнашкан. Актаныш утырган тауның бер өлешен Ирмәш, икенче өлешен Текә тау дип атап йөртәләр. Агыйдел ягыннан караганда, Актаныш очарга канат каккан аккошны хәтерләтә. Яшеллеккә төренгән күп катлы ак биналар менә-менә зәңгәр күккә ашар кебек.

Тау астында Урал таулары итәгеннән юл алган Агыйдел елгасы ага. Аның матурлыгы күп җырларда җырлана, хикәяләрдә сөйләнә. Актаныш районын үтеп беркадәр акканнан соң, Агыйдел Камага килеп кушыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш авылына кешеләр моннан 300—400 еллар элек күчеп утырганнар. Авыл башта хәзерге Нөркә урманының көньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан булган. Аның исеме авыл эченнән ага торган Актаныш елгасы исеменнән алынган.

Актаныш исеменең килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче риваять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер кешегә каяндыр кунак килә. Өй хуҗасының ындыр табагында ашлык суккан чагы була. Килгән кеше хуҗаның кечкенә малаен капка төбендә очратып, әтисенең кайда икәнен сорый һәм әтисен чакырып килергә куша, «Миңа синең әтиең таныш бит» дигән сүзне дә әйтә.

Малай, әтисенә барып: «Синең бер ак танышың килгән, сине чакыра»,— ди. Килгән кунак хуҗаның яхшы ук дус кешесе була, һәм ул ак чырайлы булган, күрәсең. Шуннан хуҗа кеше, дусты янына килеп, исәнлек-саулык сорашкач: «Минем малай синең ак танышың килгән, сине чакыра»,— дип, көлеп сөйләгән, имеш. Шуннан соң бу малайга «Ак таныш» кушаматы береккән.

Ул вакытта елгада су тегермәне булып, шактый тирән буа була. Берникадәр вакыттан соң су коенганда, шушы «Ак таныш» кушаматлы малай буада батып үлә. Буаны «Актаныш» буасы дип йөртә башлыйлар, тора-бара бу исем елгага да күчә, аннары авыл да Актаныш дип атала башлый.

Икенче риваять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче риваять буенча, имеш, Актаныш аккошлар иле булган. Ә аккошлар табигатьнең иң чиста һәм матур урыннарын сайлыйлар. Ихтимал, бу риваятьтә хаклык бардыр.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш Агыйдел һәм Иске Идел елгалары буена утырган. Актанышның урыны бик матур. Ул яшеллеккә күмелгән. Елга-инеш, тау итәкләре, юл буйларына, чокыр тирәләренә агачлар утыртылган.

Актаныш уртасыннан Актаныш елгасы ага. Ул зур түгел, авылны икегә аера. Авылда тагын Ак инеш бар, аны һәрвакыт карап һәм чистартып торалар. Инеш Актаныш елгасына кушыла. Авылдан ерак түгел Озын күл, Чөгәнә күле, Бака күле, Үлек күле исемле күлләр урнашкан.

Актанышның ике ягында Нөркә һәм Бүләк урманнары бар. Бүләк урманы янында гына матур агач корылма белән уратып алынган чишмә чыга. Һәр ел саен җәй көне чишмәне чистарталар һәм корылмасын буйыйлар. Авыл читендә Куян сазлыгы исеме алган сазлык, Олый басуы һәм Нөркә яланы бар.

Авыл халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш — зур авыл. Анда элек мәчетләр, мәдрәсәләр һәм кибетләр күп булган. 1930 елда авыл мәчетенең манарасы киселүне авыл халкы бик авыр кичерә. Хәзерге вакытта авыл мулласы яшь буынга дин сабагы укыта. Укырга кызлар һәм егетләр бик теләп йөри.

Авылда ике зират бар (иске һәм яңа зиратлар). Ул зиратларны карап, чистартып һәм коймаларын төзәтеп торалар. Моның өчен аерым кешеләр билгеләнгән.

Актанышта туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]