Минзәлә
Минзәлә | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Минзәлә районы |
Координатлар | 55°43'0"N, 53°5'0"E |
Нигезләнгән | 1584 |
Мәркәз биеклеге | 90 м |
Рәсми тел | [[рус теле, татар теле]] |
Халык саны | 16 474[1] кеше |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | +7 85555 |
Рәсми сайт | menzelinsk.ru |
Минзәлә (лат. тат. Minzǝlǝ, рус. Мензелинск) — Татарстан Республикасы Минзәлә районының үзәге, Казаннан көнчыгышка таба 292 км урнашкан. Кама буенда, Минзәлә елгасының түбән ярында, Түгәрәк Күл тимер юл станциясеннән 65 км көнчыгышка таба Әгерҗе-Акбаш линиясендә урнашкан. Аэропорт. Яр Чаллы – Уфа автомобиль юлы.
Халык саны — 16 474 кеше.[1]
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәргә 1584 – 1586 елларда татар-башкортка каршы сугышырга ныгытма буларак нигез салынган. 1781 елда Уфа губернасының өяз шәһәре статусын ала.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1840[2] | 1866[3] | 1897[4] | 1913[5] | 1926[5] | 1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
5 566 | 4 940 | 7 552 | ~10 100 | ~7 500 | ~10 900 | 11 810 | 15 868 | 16 683 | 15 223 | 16 730 | 16 474 |
Төп милләтләр:
- 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 46,8%, руслар — 49,3%, чирмешләр — 1,6%.
- 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 45,2%, руслар — 50,2%, чирмешләр — 1,7%.
Сәнәгәть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Минзәлә – җирле чималны эшкәртүче ширкәтләре булган авыл хуҗалыгы районы үзәге.
- "Хуҗәмәт ремонт-механик заводы" ААҖ
- Минзәлә аракы-ликер заводы
- Минзәлә май-сыр комбинаты
- "Минзәлә икмәк заводы" ААҖ
- "Минзәлә урман хуҗалыгы" ФДУ
Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Язгы бодай, арыш, арпа, солы, карабодай, борчак, тары үстерелә. Терлекчелекнең төп тармаклары: ит, сөт җитештерү, дуңгызчылык.
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры.
- Туган якны өйрәнү музее
- Муса Җәлил мемориаль музее
Мәдәни мирас объектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мәчет, 1910 ел (Ленин урамы, 61) — шәһәртөзүчелек һәм архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
Мәгълүмат чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Минзәлә» газетасы
- «Минзәлә дулкыннары» телерадиокомпаниясе
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ислам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Православие[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Муса Җәлил Минзәләдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар шагыйре Муса Җәлил, Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән сугышка җибәрүләрен сорый. 1941 елда Минзәлә шәһәренә вакытлыча күчерелгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесынең сәяси җитәкчеләр (политруклар) составын әзерләүче кыска сроклы курсларында укып, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Минзәлә шәһәрендә 1941 елның ноябрь, декабрь айларында була. Шәһәргә багышлап язылган шигырьләре аерым китап булып нәшер ителгән.
Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Вячеслав Шугаев, язучы.
- Валентин Ерашов, язучы.
- Виктор Тёмин, фотограф.
- Ольга Ильинская, микробиолог.
- Рөстәм Тарико, «Русский Стандарт банкы» ЯАҖ директорлар шурасы рәисе.
- Владимир Бауман
- Лидия Смирнова, кино һәм театр актеры, ССРБ халык артисты (1974), Сталин премиясе лауреаты (1951).
- Александр Сливко
- Алмаз Миргаязов, «Китап» радиосы баш мөхәррире (2020 елдан).
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ Уфа губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1595
- ↑ 5,0 5,1 5,2 http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/menzelisnsk/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
http://www.tatmedia.com/tat/region/156
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|