Азнакай районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азнакай районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Азнакай районы
Flag of Aznakayev rayon (Tatarstan).png
Байрак
Aznakeevskii rayon gerb.png
Илтамга
Башкала Азнакай
Халык саны 62 024 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 30 октябрь 1931
Җәгърафия
АТБ Татарстан
Мәйдан 2,143.3 дүрткел киламитер
ДДӨБ 301 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 54.8628°N 53.0753°E Edit this on Wikidata


Азнакай районы (рус. Азнакаевский район) — Татарстан Республикасындагы муниципаль район. Мәркәзе — Азнакай шәһәре.

Республиканың көньяк-көнчыгышында урнаша. Төньякта Мөслим районы, төньяк-көнбатышта Сарман районы, көнбатышта Әлмәт районы, көньякта Бөгелмә һәм Ютазы районнары, көнчыгышта Башкортстанның Бакалы һәм Шаран районнары белән чикләшә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район 1931 елның 30 октябрендә төзелә.

1963 елның 1 апрелендә юкка чыгарылган, территориясе Әлмәт районы составына кертелгән. 1965 елның 12 гыйнварында төзәтелгән.

Идарә-җир төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[6]
44 673 61 730 59 081 27 747 31 273 29 693

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1970[7] 1979[7] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
татарлар 82,0 % 82,7 % 81,2 % 80,9 % 86,1 %
руслар 15,0 % 14,2 % 15,3 % 14,9 % 11,2 %

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

32 китапханә, 56 клуб бар.

Медицина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 760 урынлы 6 шифаханә бар.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 58 мәктәп бар. 2014/15 уку елында шәһәр һәм район мәктәпләрендә барлыгы 6489 укучы бар. Шуларның 5359 ы (82,6 %) — татар милләтеннән. Татар балаларының 3749 ы шәһәр мәктәпләрендә, 1610 ы авыл мәктәпләрендә укый. Ни үкенеч, аларның 30,0 % гына туган телдә белем ала. Бу шәһәр мәктәпләрендә татар балаларының рус классларында укуы белән аңлатыла. Әлеге проблеманы хәл итү максатында, быелгы уку елында шәһәрнең 4 мәктәбендә татар сыйныфлары ачылды.

Районда татар мәктәпләре саны сакланып калды, дисәк була. Бүген туган телдә белем бирүче бары тик 1 гимназия, 8 гомуми урта, 8 төп, 8 башлангыч татар мәктәпләре филиал булып эшләп килә. Татар-рус телендә белем һәм тәрбия бирүче 6 мәктәп эшли. Рус мәктәпләренең исәбе — 7[10].

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар һәм рус телләрендә «Маяк» гәҗите басылып чыга.

Күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азнакай җирлегеннән зур хөрмәткә лаек булган игенчеләр һәм нефтьчеләр, укытучы һәм табиблар, инженерлар һәм төзүчеләр үсеп чыкты. Танылган язучылар Илдус Гыйләҗев, Габдулла Тукай премиясе лауреатлары Мәхмүт Хәсәнов, Марсель Галиев, Русия һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, күренекле җырчылар Миргаяз Шәрәфиев, Зәйнәп Фәрхетдинова, Равил Галиев кебек күп шәхесләр районның данын еракларга танытты[11].

Азнакайдан Бөек Ватан сугышына 16 241 кеше китә. Шуларның 8192 се сугышта һәлак була. Азнакай үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Русия Каһарманы, 8 Социалистик Хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]