Кабан дуңгызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кабан дуңгызы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кабан дуңгызы
Ausgewachsenes Wildschwein beim Suhlen.JPG
Кабан дуңгызы (Sus scrofa)
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Sus Sus scrofa Linnaeus, 1758

Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта
Сурәт
ITIS  180722
NCBI  9823[1]
EOL  328663[2]
Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Кабан дуңгызы (лат. Sus scrofa), дуңгызлар семьялыгыннан күшәми торган партояклы имезүче хайван. Евразия һәм Төньяк Африкада таралган, Америкада климатлаштырылган. Йорт дуңгызының нәсел башы.

Эре хайван: ана затларның озынлыгы 1,7 м, ата затларның 2 м тирәсе, биеклеге җилкә калкымында 1 м га кадәр; ана затларның авырлыгы 150 кг га, аталарның 250–300 кг га җитә. Башы зур, чөйсыман озынча, күзләре кечкенә, батынкы. Кискеч тешләре алга, өске һәм аскы казналыкның казык тешләре өскә һәм ян-якка юнәлгән. Кабан дуңгызының тешләре гомер буе үсә, зур ата затларда (ата кабаннарда) 8–10 см озынлыкка җитә. Олы хайваннар куе сорыдан көрән яки кара төскә кадәр.

4 айга кадәр балаларының ян-ягында аксыл саргылт төстәге буй сызыклар була. 3–10 арлап (кайвакыт берничә дистә), көтү булып яшиләр. Көтүдәге аерым затлар һәм аерым көтүләр арасында билгеле бер иерархия мөнәсәбәтләре урнашкан. Җенси активлык чоры ноябрь–гыйнварда. Буазлык чоры якынча 115 көн. Гадәттә, 4–5 (кайвакыт 12 гә кадәр) бала китерә. Балалары тиз үсә, җәй ахырына аларның авырлыгы 20 кг һәм күбрәк тә була, кышка кадәр аналары белән яшиләр. Җенси яктан ана затлар 8–10 айлык вакытта, ата затлар яшәешенең 2 нче елында җитлегә. 10–12 (сирәк кенә 20) ел яши.

Төрле азык белән туклана. Туклануында үсемлекләр өстенлек итә: үсемлек тамырлары һәм бүлбеләре, үлән, имән чикләвеге, чикләвекләр, агач һәм куак җимешләре. Хайван азыгын яңгыр суалчаннары, туфрак бөҗәкләре һәм аларның личинкалары, төче су һәм җир өсте моллюсклары, тычкансыман кимерүчеләр, кош йомыркалары һәм балалары, бака, кәлтә, еланнар, кайвакыт үләксәләр тәшкил итә. Кышын кипкән үлән, агач кайрысы һәм ботаклары, агач гөмбәләре, кырда калган иген уңышы белән туклана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1,0 1,1 1,2 таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information
  • 2,0 2,1 2,2 Энциклопедия жизни — 2008.