Әзһәр Шакиров
Әзһәр Шакиров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров |
Туган | 22 февраль 1940 (81 яшь) Татарстанның Азнакай районы Буралы авылы |
Яшәгән урын | Жуковски урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→ Калып:Байрак/Pəcəй Pəcəй Федерациясе ![]() |
Әлма-матер | М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе[d] |
Һөнәре | артист, актер |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Балалар | Рөстәм Шакиров |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() |
Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров (1940 елның 22 феврале, Ташлыяр авылы, Тымытык районы, ТАССР, РСФСР, СССР) – күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты[2], ТРның һәм Россиянең халык артисты — 1974, 1988, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе — 1998. Күктау, Бөркетләр, Зөләйха фильмнарында төшә, Татарстан радиосында әсәрләр укый[3].
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әзһәр Шакиров 1940нчы елның 22 февралендә ТАССРның Тымытык районы Ташлыяр авылында гаиләдә 5 нче бала булып дөньяга килә[4]. Кечкенә авыл бары 24 йорттан гына тора. Мәктәпне тәмамлап, ике яшькә өлкәнрәк авылдашы Нәҗибә Ихсанова белән 40 чакрымдагы Тымытык авылына паспорт алырга китә[4].
Паспорт алгач, Казан университетына керергә өмет баглап, иптәше белән юлга чигенә[4]. Рангазар авылы аша Яр Чаллыга, аннан Казанга пароходта юл тоталар. Университетка документ бирергә кергәндә, Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесының ачылачак курсына татар артистларын эзләп җыю бәйгесе турында хәбәр ишетәләр[4]. Әзһәр Шакиров кечкенә буе аркасында гариза тапшыручыларның сафына чак кына кертелмичә калмый[4]. Бәйгедә 600 дән артын бала катнаша, шулардан 25 генә 1956 елда Мәскәүгә җибәрелә[4]. 1957 елдагы Татар декадасы вакытында «вак-төяк» рольләрне башкару өчен щепчинчы татар студентларын кулланалар[4].
Щепкинчылар төркеме 1961 елда Казанда кайта, шуларның егермесе, шул исәптә Ә.Шакиров, Татар академия театрына эшкә алына[2].
1990 елларда актер, татар актерларыннан беренче булып, милли хәрәкәтнең алгы рәтләренә баса. Әзһәр Шакиров Ирек мәйданында бүтән шәһәрләрдән килгән 30-40 автобусны каршы ала. Кулына микрофон тотып, халык каршында чыгышлар ясый[4].
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татар академия театрында Әзһәр Шакиров башкарган беренче роль - Ш.Шаһгалинең «Без аерылышабыз» спектаклендә Котлыбай роле[4].
1960 елларда Казан телестудиясе зур алгарышлар кичерә[4]. Аның тарафыннан академия театрының күп спектакльләре тасмаларга төшерелеп, төрле районнарда, шәһәрләрдә телевидение аша халыкка күрсәтелә башлый. Телевидение режиссерлары Г. Хөсәенов һәм Х. Арсланов тарафыннан яңа спектакльләр дә "экранлаштырыла": Ә.Шакиров Ш. Маннурның «Муса Җәлил»ендә Гайнан Кормаш ролен, Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» нигезендә куелган әсәрдә Җолкынбай ролен, Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ендә Мансур ролен башкара[4].
Вакытлыча Фәридә Кудашева концертлары алып баручысы вазифасын үти[5].
![]() |
Театрның бүгенге бурычы – милләткә үз фаҗигасен аңлату, халыкны берләштерү. Әзһәр Шакиров[6]
|
![]() |
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәфигулла Шакиров, актерның атасы, 1886 елда Мөслим районының Иске Ташлыяр авылында дөньяга килә[6]. 1890 елда авыл яңа җиргә күчерелә һәм Яңа Ташлыяр авылы төзелә[6]. Бервакыт авылда чыккан янгынны сүндергәндә, Шәфигулла абзый салкын тидерә[6]. Гомерлеккә бер үпкәсен югалта. Донбасста шахталарда күмер чапкан, Себердә, Златоуст якларында урман кискән. Улын укытыр өчен җан атып йөргән[6].
Миңҗиһан апа, актерның анасы, 1896/1897 елда туган[6]. 16 яшендә ятимә буларак хатыны үлеп киткән байга кияүгә чыгарга мәҗбүр булган[6]. Башта ире чирдән җан биргән, аннары 1921 елгы ачлыкта 2 үз һәм 5 үги балалары да дөнья куйган[4]. Бу вакыйгалардан соң, аны гаиләле иргә - Шәфигулла абзыйга - икенче хатын булып бирәләр[6].
Әзһәр Шакировның хатыны - Саҗидә[5]. Бергә Рөстәм улларын тәрбияләп үстергәннәр. Рөстәм хәрби комиссар булып хезмәт итә, ике баласы бар: Камилә белән Руслан[6].
Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Каһарман | Әсәр | Автор |
Рамай | «Чаткылар» | Т.Гыйззәт |
Ринат | «Кайда соң син?» | X.Вахит |
Зөфәр | «Соңгы хат» | |
Кариб | «Шамил Усманов» | А.Гыйләҗев, А.Яхин |
Анджело | «Чамасына күрә чарасы» | У.Шекспир |
Айдын | «Айдын» | Җ.Җаббарлы |
Дятлов | «Баһадирлар» | Н.Погодин |
Надир мәхдүм | «Сүнгән йолдызлар» | К.Тинчурин |
Таланов | «Ябырылу» | Л.Леонов |
Гариф | «Намус хөкеме» | Д.Вәлиев |
Саматов | «Чикләвек төше» | Г.Ахунов |
Василий | «Әгәр ташлап китсәң» | М.Сторожева |
Большов | «Агай-эне ак мыек» | А.Островский |
Паратов | «Бирнәсез кыз» | |
Наил | «Синең урыныңа кайттым» | Р.Хәмид |
Дәрвиш | «Ай тотылган төндә» | М.Кәрим |
Саттар | «Монда тудык монда үстек» | Т.Миңнуллин |
Гайнулла | «Дуслар җыелган җирдә» | |
Галимулла | «Хушыгыз!» | |
Нурхәмәт | «Илгизәр + Вера» | |
Хәсән Акчурин | «Без китәбез, сез каласыз» | |
Бостан
|
«Ахырзаман» | Ч.Айтматов |
Аксак | «Бичура» | М.Гыйләҗев |
Фатих бай | «Боз астында дулкын» | Ә.-Т.Рахманкулов |
Туктамыш хан | «Идегәй» | Ю.Сафиуллин |
Богатырев | «Бер төн» | Б.Горбатов |
Әлмөхәммәт | «Әни килде» | Ш.Хөсәенов |
Хәнәви | «Күрәзәче» | З.Хәким |
Зариф | «Телсез күке» | |
Мөхәммәт | «Яра» | А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев |
Солтан Кадерхөрмәтов | «Суган чәчәге» | И.Зәйниев |
... | ... | ... |
Китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Шакиров Ә.Ш. Язмыш: уйланулар, истәлекләр, әңгәмәләр, чыгышлар / Әзһәр Шакиров. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2007. - 201с.; ISBN 978-5-298-01495-3
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Шакиров Ә.Ш. Язмыш: уйланулар, истәлекләр, әңгәмәләр, чыгышлар / Әзһәр Шакиров. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2007. - 201с.; ISBN 978-5-298-01495-3
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ 2,0 2,1 Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы kamalteatr.ru
- ↑ Тирән мәгънәле беркатлылык tatyash.ru
- ↑ 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 Очар кош иреккә омтыла madanizhomga.ru
- ↑ 5,0 5,1 Әзһәр Шакиров: "Гомер буе буйсынырга яратмадым" shahrikazan.ru
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 6,7 6,8 "Ир-егет - көрәшче ул" syuyumbike.ru «Сөембикә», № 2, 2010.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |