Илгиз Гыйләҗев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илгиз Гыйләҗев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Илгиз Гыйләҗев
Ilgiz Gilazov 2017-01-19.jpg
Туган 14 апрель 1957(1957-04-14) (64 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Әлма-матер П. Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университеты
Һөнәре хокук белгече
Оешма Татарстан Республикасы Югары Суды

Илгиз Гыйләҗев Викиҗыентыкта

Илгиз Идрис улы Гыйләҗев (1957 елның 14 апреле, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — Совет һәм Россия хокук белгече, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе (2011 елның 1 маеннан).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илгиз Идрис улы Гыйләҗев 1957 елның 14 апрелендә Казанда туа[1][2].

Әти-әнисе авыл җирлегеннән, соңрак Казанга күчеп Северный бистәсендә яши башлыйлар[3]. Илгиз Гыйләҗев мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керергә җыенган, әмма моның өчен аңа баллар җитми[4][5]. 1974—1975 елларда Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсендә санлы программа белән идарә итүче станоклар токарь-операторы булып эшли[6]. 1975—1977 елларда Мәскәү өлкәсе территориясендә, һавага каршы оборона гаскәрләре штабында кодировщик, взвод комсомол секретаре, комсорг булып Совет Армиясендә хезмәт итә[3][5].

1984 елда П. Лумумба исемендәге халыклар дуслыгы университетын «хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлый, инглиз теленнән тәрҗемәче һәм хокук белгече квалификациясен ала[2][7]. Студент елларында курс секретаре һәм факультет секретаре була, ә 1981—1982 елларда Гыйракта Иран белән сугыш вакытында техникага хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче Совет хәрби белгечләрендә инглиз телен тәрҗемәче булып эшли[3][6]. 1984—1987 елларда социаль тәэмин итү министрлыгында кадрлар һәм махсус эш буенча өлкән инспектор булып эшли[2].

1987 елның июнендә Казан шәһәренең Бауман район суды судьясы, ә 1989 елның апрелендә Татарстан АССР Югары Суды судьясы була[7]. 1996 елның июнендә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары итеп билгеләнә[1]. 2007 елның июлендә кабаттан 6 елга билгеләнә[8].

2011 елның 30 апрелендә, Геннадий Баранов урынына[9], Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе итеп, 1 майдан башлап, 6 еллык срокка билгеләнә[10]. 12 майда Татарстан Республикасы Югары Суды коллективына тәкъдим ителә[11]. 2017 елның 31 маенда кабат 6 елга билгеләнә[12].

Гыйләҗев эше барышында Татарстанның суд системасы ялган дәлилләрне фальсификацияләү фактларына игътибар итмәгән өчен хокук яклаучылар тарафыннан тәнкыйтькә дучар була[13].

Үлем җәзасын кертү өчен чыгыш ясый[14]. Узган елларда үзе югары дәрәҗәдә җәза бирү турында дүрт тапкыр карар чыгара[4].

Беренче квалификация категорияләренә ия[7], Россия Федерациясе Судьялар советы әгъзасы[15], Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе булып тора[16].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, кызы һәм оныклары бар[30].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Гилазов Ильгиз Идрисович. Татцентр.ру. 24 января 2020 тикшерелде.
  2. 2,0 2,1 2,2 Гилазов Ильгиз Идрисович. Бизнес Online. 24 января 2020 тикшерелде.
  3. 3,0 3,1 3,2 Лика Исаева (7 октября 2009). Интервью с председателем Совета судей РТ, заместителем председателя Верховного Суда РТ Ильгизом Гилазовым «С дружбой народов по жизни». Журнал «Наш дом Татарстан». Совет судей Республики Татарстан. 24 января 2020 тикшерелде.
  4. 4,0 4,1 Александр Гавриленко (20 ноября 2019). Ильгиз Гилазов: «Когда детей убивают, когда издеваются, разве соразмерно пожизненное?». Председатель ВС РТ рассказал студентам, сможет ли криминалитет 90-х взять реванш и тяжело ли выносить решения о смертной казни. Бизнес Online. 24 января 2020 тикшерелде.
  5. 5,0 5,1 Светлана Брайловская (26 июля 2012). Судите сами. Председатель Верховного суда Татарстана рассказал «РГ» о громких процессах и холодном душе. Российская газета. 24 января 2020 тикшерелде.
  6. 6,0 6,1 Гилазов Ильгиз Идрисович. Интернет-газета «Реальное время». 24 января 2020 тикшерелде.
  7. 7,0 7,1 7,2 Гилазов Ильгиз Идрисович. Калып:Нп5. 24 января 2020 тикшерелде.
  8. Указ Президента Российской Федерации от 21.07.2007 г. № 940 «О назначении судей верховных судов республик, краевых, областных судов и суда Агинского Бурятского автономного округа». Президент Российской Федерации (21 июля 2007). 24 января 2020 тикшерелде.
  9. Андрей Смирнов (8 декабря 2010). По ком звонит колокольчик. Впервые за четверть века в Татарстане сменят председателя ВС. Коммерсантъ. 24 января 2020 тикшерелде.
  10. Указ Президента Российской Федерации от 30.04.2011 г. № 566 «О назначении судей верховных судов республик, краевых, областных судов и Московского городского суда». Президент Российской Федерации (30 апреля 2011). 24 января 2020 тикшерелде.
  11. Ильгиза Гилазова представили коллективу Верховного суда РТ в должности председателя суда. Калып:Нп5 (12 мая 2011). 24 января 2020 тикшерелде.
  12. Указ Президента Российской Федерации от 31.05.2017 г. № 246 «О назначении судей федеральных судов и о представителях Президента Российской Федерации в квалификационных коллегиях судей субъектов Российской Федерации». Президент Российской Федерации (31 мая 2017). 24 января 2020 тикшерелде.
  13. Василий Каширин (1 июля 2019). Загляните под мантию. Главный судья Татарстана Ильгиз Гилазов не выстроил идеальную модель правосудия: на служителей Фемиды жалуются Путину. Газета «Наша версия». 24 января 2020 тикшерелде.
  14. Председатель Верховного суда РТ высказался за смертную казнь. Бизнес Online (19 ноября 2019). 24 января 2020 тикшерелде.
  15. Шестой состав Совета судей Российской Федерации. Совет судей Российской Федерации (4 февраля 2005). 24 января 2020 тикшерелде.
  16. Избран новый состав Совета судей Республики Татарстан. Совет судей Российской Федерации (14 марта 2007). 24 января 2020 тикшерелде.
  17. Указ Президента Российской Федерации от 12.07.2012 г. № 954 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (12 июля 2012). 24 января 2020 тикшерелде.
  18. Указ Президента Российской Федерации от 06.05.2018 г. № 199 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (6 мая 2018). 24 января 2020 тикшерелде.
  19. Председатель Верховного суда РФ вручил Ильгизу Гилазову нагрудный знак заслуженного юриста России. Бизнес Online (14 июня 2018). 24 января 2020 тикшерелде.
  20. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (15 апреля 2014). 24 января 2020 тикшерелде.
  21. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (14 апреля 2017). 24 января 2020 тикшерелде.
  22. Назначен новый председатель Верховного суда республики. Газета «Республика Татарстан» (6 мая 2011). 24 января 2020 тикшерелде.
  23. Гилазов Ильгиз Идрисович. Бизнес Online. 24 января 2020 тикшерелде.
  24. Постановление Президиума Совета судей Российской Федерации № 414 от 28 октября 2014 г.. Совет судей Российской Федерации (6 ноября 2014). 24 января 2020 тикшерелде.
  25. Председателю Верховного Суда Республики Татарстан Ильгизу Гилазову вручена медаль «За заслуги перед судебной системой Российской Федерации» II степени. Верховный суд Республики Татарстан (19 апреля 2017). 24 января 2020 тикшерелде.
  26. Постановление Президиума Совета судей Российской Федерации № 736 от 20 мая 2019 г.. Совет судей Российской Федерации (28 мая 2019). 24 января 2020 тикшерелде.
  27. Управление отчиталось перед Советом судей о работе в 2014 году. Управление Судебного департамента в Республике Татарстан (11 декабря 2014). 24 января 2020 тикшерелде.
  28. Глава ВС РТ стал первым лауреатом премии «Юрист года». Право.ру (15 декабря 2014). 24 января 2020 тикшерелде.
  29. Председатель Верховного суда Татарстана Ильгиз Гилазов признан «Судьей года» России. Бизнес Online (4 декабря 2018). 24 января 2020 тикшерелде.
  30. Председатель Верховного суда РТ Ильгиз Гилазов отмечает день рождения. Татар-информ (14 апреля 2017). 24 января 2020 тикшерелде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]