Айдар Метшин
Айдар Метшин | |
---|---|
![]() | |
Туган | 27 август 1963 (59 яшь) Түбән Кама, ТАССР, РСФСР, ССРБ |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты |
Һөнәре | сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Җефет | Наилә Камил кызы Метшина |
Айдар Рәис улы Метшин (1963 елның 27 августы, Түбəн Кама, Түбән Кама районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, 2021 елның 19 сентябреннән ― VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. 2006―2021 елларда ― Түбән Кама районы (2006―2021) һәм Түбән Кама шәһәре (2008―2021) башлыгы. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[1]. Юридик фәннәр кандидаты.
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Айдар Метшин 1963 елның 27 августында Түбән Кама шәһәрендә туа. 1980 елдан «Түбәнкаманефтехим» ААҖ аппаратура җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, аннары Псков өлкәсендә җәнлек совхозында инженер, баш инженер булып эшли. Түбән Камада кадрлар сәясәте һәм социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнә.
1986 елда «Суыту һәм компрессор машиналары һәм җайланмалары» белгечлеге буенча С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын, 1996 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1999 елда Түбән Кама Халык депутатлары берләштерелгән советы депутаты, шулай ук «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы депутаты итеп сайлана. 2000—2006 елларда — «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖнең административ директоры»[2]. 2005 елда «Эшлекле идарә итү остасы» белгечлеге буенча Мәскәү Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясен тәмамлый.
2006―2021 елларда — Түбән Кама муниципаль районы Советы рәисе, «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы. 2008―2021 елларда шәһәр Советы депутаты һәм Түбән Кама шәһәре мэры. 2010 елның октябрендә шәһәр Советы сессиясендә кабат Түбән Кама мэры һәм муниципаль район башлыгы итеп сайлана[3].
2010—2013 еллар чорына Евроазиат региональ бүлегеннән Бөтендөнья советы әгъзасы[4], «Түбәнкаманефтехим» ААҖ директорлар советы әгъзасы[5].
2021 елның 19 сентябреннән ― VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты [6].
Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айдар Метшин эшче гаиләдә үскән, әтисе — инженер, әнисе шәфкать туташы булып эшләгән.Ике абыйсы бар: Илсур Метшин — Казан мэры һәм Айрат Метшин — «Түбән Кама нефтебазасы» ҖЧҖ директоры[7].
Хатыны — Наилә Камил кызы Метшина, «Старый Амбар» халык трактирлары челтәре һәм «Тимерхан» сәүдә компаниясе хуҗасы. Кызы — Алинә Метшина, улы — Морат Метшин.
Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2002 ― «Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» медале;
- 2005 - «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале[8];
- 2008 ―I дәрәҗә Бөек Петр ордены;
- 2012 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- 2018 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале.
- 2021 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены ― Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен[9]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Метшин Айдар Раисович Глава Нижнекамского муниципального района
- ↑ Метшин Айдар Раисович. Нижнекамскнефтехим. әлеге чыганактан 2012-05-27 архивланды. 2012-05-17 тикшерелгән.
- ↑ 18.10.10 // Метшин снова стал мэром Нижнекамска. БИЗНЕС Online (2010-10-19). 2012-05-17 тикшерелгән.
- ↑ Всемирный Совет ОГМВ. ОГМВ Евразия. әлеге чыганактан 2012-09-16 архивланды. 2012-05-17 тикшерелгән.
- ↑ Пресс-релизы Группы компаний «ТАИФ». Группа компаний «ТАИФ». 2012-05-17 тикшерелгән.
- ↑ Главу Муслюмовского района Татарстана назначат мэром Нижнекамска. МК, 4.10.2021
- ↑ Биография - Персональная страница Ильсура Метшина. metshin.ru. 2016-10-07 тикшерелгән.
- ↑ Метшин Айдар Раисович
- ↑ Айдар Метшин награжден орденом Президента за заслуги перед Республикой Татарстан. Республика Татарстан, 4.10.2021
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Метшин Айдар Раисович. Кто есть кто в Республике Татарстан. TatCenter.ru. 2012-05-17 тикшерелгән.
- Глава Нижнекамского муниципального района, Мэр города Нижнекамска. Официальный сайт муниципального образования «Нижнекамский муниципальный район». әлеге чыганактан 2012-04-30 архивланды. 2012-05-17 тикшерелгән.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 27 август көнне туганнар
- 1963 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Түбән Камада туганнар
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Татарстан сәясәтчеләре
- XXI гасыр сәясәтчеләре
- Мэрлар
- Юридик фәннәр кандидатлары
- Түбән Кама
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар