Марат Әхмәтов (1954)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Әхмәтов (1954) latin yazuında])
Марат Әхмәтов
Туган телдә исем Марат Готыф улы Әхмәтов
Туган 16 июнь 1954(1954-06-16) (69 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Хәсәншәех авылы
Яшәгән урын Карл Маркс урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре ТР Дәүләт шурасы вице-спикеры
Эш бирүче Дәүләт Советы
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены
Почет ордены
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
Александр Невский ордены
Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе
РФ һәм ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

 Марат Әхмәтов Викиҗыентыкта

Бу Татарстан сәясәтчесе турында мәкалә, КДК профессоры скрипкачы турында бу биттә укыгыз

Марат Готыф улы Әхмәтов (16 июнь 1954, Хәсәншәех, Арча районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — сәясәт эшлеклесе. 19992019 елларда — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.[2]. Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, ТР ДШ вице-спикеры (2019 елның 9 сентябреннән).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кенә урта мәктәбен тәмамлый. 1971-1976 елларда Казан ветеринария институтында укый, ветеринария табибы белгечлеге ала.

Марат Әхмәтов 1976 елның августында студент елларында ук үзе практика үткән Чапаев исемендәге колхозга баш ветеринария табибы булып эшкә килә. Монда эшләгән ике ел дәвер эчендә ул үзен тирән хәзерлекле, эшкә бирелгән, кешеләрне хөрмәт итүче, аларның гозерләрен танучы белгеч һәм шәхес итеп таныта. Шуның өчен дә 24 яшьлек яшь белгечне район җитәкчелеге артталыктан чыга алмаган «Алга» колхозына рәис итеп тәкъдим итә. Колхозчылар аны үзләренең рәисе итеп бертавыштан сайлап куялар. Аның җитәкчелегендә хуҗалык беренче елдан ук күркәм хезмәт нәтиҗәләре күрсәтә. Кырлардан югары уңыш алына, дәүләт заданиесе икеләтә арттырып үтәлә. Терлекчелек текә күтәрелеш ала. Иң артта сөйрәлгән колхоз, мәсәлән, сыерлардан сөт савып алу буенча 2 ел эчендә районның иң алдынгы хуҗалыклары сафына баса. Хуҗалыкның экономикасы ныгый, киң күләмдә төзелеш эшләре башлана.

Булдыклы җитәкчене 1983 елда район коммунистлары партия райкомының икенче секретаре итеп сайлыйлар – аның җилкәсенә тулаем районның авыл хуҗалыгы өчен җаваплылык бурычы салына.

1985 елның январендә М.Г. Әхмәтов КПССның Балтач район комитетының беренче секретаре – районның төп җитәкчесе итеп сайлана. Районда гасырлар буе авыл халкының үзәгенә үткән социаль проблемалар хәл ителә. Район тулысынча табигый газ белән тәэмин ителә, барлык авыллар диярлек асфальт юллар белән тоташа, күп яңа социаль объектлар төзелеп сафка баса, халыкны социаль яклау буенча күләмле һәм нәтиҗәле чаралар күрелә. Район тарихы мондый темплар белән үсү чорын белми. Җитештерү тармагында да үсеш тизләнеш белән бара. Игеннәрдән уңыш алуда район тарихында булмаган нәтиҗәләргә ирешелә, терлекчелектән продукция алу арта. Фермерлыкка, эшмәкәрлеккә, яңача хуҗалык итүгә, һәр уңай инициативага киң юл ачыла. Ил тормышында катастрофик төшенкелек еллары Балтач районы өчен үсү, яңарыш еллары булды.

М.Г. Әхмәтов 1999 елның маенда Татарстан Республикасы Премьер-Министрының беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләнде. Әлеге югары постта да ул үзе күп игелек кылган Балтач төбәген, аның кешеләрен онытмый, бу якның эзлекле үсешенә һәрвакыт матди һәм рухи ярдәм итә.

Балтачлылар М.Г. Әхмәтовны күп мәртәбә халык депутатларының район Советы, берничә мәртәбә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты итеп сайладылар. 1992 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде. Ватаныбыз аның хезмәтләрен 1983 елда «Почет билгесе», 1995 елда «Дуслык» һәм 2001 елда «Ватанга аеруча хезмәт күрсәткән өчен» орденнары белән бәяләде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]