Камил Сәмигуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Сәмигуллин latin yazuında])
Камил Сәмигуллин
Туган телдә исем Камил Искәндәр улы Сәмигуллин
Туган 22 март 1985(1985-03-22) (38 яшь)
Красногорский бистәсе, Звенигово районы, MACCР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Шәех Мөхәммәд-Ариф ис. Төньяк Кавказ Ислам университеты[d], Мәхмүд Остагосманоглу әл-Уфи һәм Россия ислам институты
Һөнәре мөфти
Эш бирүче Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Россия ислам институты
Бүләк һәм премияләре «ТАССРның 100 еллыгы» медале «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале (2019), «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2016)
Сайт https://dumrt.ru

 Камил Сәмигуллин Викиҗыентыкта

Камил Искәндәр улы Сәмигуллин (1985 елның 22 мартында, Красногорский, Звенигово районы, Мари АССР) –мөселман дин әһеле, мөфти, Коръән-хафиз, хәнәфи мәзһәбе галиме, матуриди. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры, Россия ислам институты мөгаллиме, Әбү Хәнифә һәм әш-Шәфигый аша Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа торган белемнәр чылбырына (силсилә) ия.[1][2] Татарстан тарихындагы иң яшь мөфти[3]. Джиу-джитсу буенча спорт мастерлыгына кандидат, куе кызыл билбау иясе.

«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2016),[4] Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы (2020-2022).[5]

«Коръән белеме» белгечлеге буенча Ислам фәннәре докторы (2022)[6].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов

1985 елның 22 мартында Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасының (бүгенге Марий Эл Республикасы) Звенигово районы Красногорский бистәсендә туа.

2000 елда Волжск шәһәрендә 9нчы сыйныфны тәмамлый һәм Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә һәм Казан шәһәренең 11нче кичке мәктәбенә укырга кергән. Татар дин галиме Габделхак Саматовтан[7] һәм Вәлиулла хәзрәт Якуповтан дәресләр алган, нәтиҗәдә «Иман» нәшрияты аның берничә китабын бастырып  чыгарган.

Яшь чагында грек-рим көрәше, футбол, тхэквондо белән шөгыльләнгән, чаңгы шуган.

2003 елда Махачкала шәһәрендәге Төньяк-Кавказ Ислам Университетына укырга керә.

2003-2007 елларда Истанбул шәһәрендә (Төркия) «Исмәгыйль ага» мәчете каршындагы мәдрәсәдә шәех Мөхәммәд Әл-Уфыйда белем ала. Фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазә (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала[8].

2007 елдан 2008 елга кадәр Төмән өлкәсенең Нижневартовск районы Новоаганск бистәсендә имам булып эшли[9].

2008 елда Казандагы «Тынычлык» мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана.

2011 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли[10].

2012 елда фәнни эшләр буенча мөфти урынбасары, Татарстан Респуликасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы, Голәмәләр шурасы әгъзасы, ТР баш казый киңәшчесе, Экспертлар советы җитәкчесе булып тора[11][12].

2008-2013 елларда Россия ислам институтының шәригать факультетында белем ала. 6 ышанычлы хәдисләр җыентыгы һәм башка төрле хәдисләр җыентыгы буенча иҗазәт ала.

2013 елның 6 мартыннан – ТР мөфтие вазыйфаларын башкаручы.

2013 елның 17 апреленнән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти.

2013 елның 22 октябрендә Уфа шәһәрендә Россия Үзәк Диния нәзарәте оешуга 225 ел тулу һәм РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышы кысаларында, шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. 2014 елның 31 маенда Россия Федерациясе Җәмәгать палатасына сайлауларда катнашты[13].

2015 елның 10 гыйнварында Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в) ясалган карикатурага кискен каршы чыкты. Ул моны «бөтен кешелеккә һәм, иң беренче чиратта, исламга каршы ясалган һөҗүм» дип атады[14].

Рус, татар, гарәп, төрек телләрендә иркен аралаша, иске татар телендә укый һәм аңлый[15].

Яраткан шөгыльләре: китаплар, татар дин галимнәре мирасын өйрәнү, җиңел атлетика.

Джиу-джитсу буенча спорт мастерлыгына кандидат, куе кызыл билбау иясе[15]. 2021 елда, беренче динара экспедицияне җитәкләп, Эльбруска менә[16].

Мәгърифәтчелек һәм уку-укыту эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004-2007 елларда – мәдрәсдә укыганда фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала.

2007-2008 елларда Төмән өлкәсенең Нижневартовск районы Новоаганск мәчете каршындагы мәдрәсәдә укыта.

2008 елдан, Казандагы «Тынычлык» мәчетенең имамы булып сайланганнан соң, мәчеттә Коръән укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен түгәрәк оештыра. Мәчеттә шулай ук гарәп теле, фикъһе һәм гакыйдә буенча дәресләр алып бара.

Тынычлык мәчете, Казан

2009 елда  Мөхәммәд Заһид әл-Кәүсәринең укучысы Мөхәммәд Әмин Сираҗдан әл-Кәүсәринең барлык китапларын укыту буенча иҗазәт ала, азан буенча иҗазәте бар. Иҗазәне Мөхәммәд Заһид Кәүсәринең шәкерте Мөхәммәд Әмин Сираҗ бирә.

2010 елда «Дарульфикр» белем бирү порталы белән актив хезмәттәшлек итә, биредә ул «Мөхтәрәл әл-Кудури», «Нур әл-Идах» дип исемләнгән абруйлы хәнәфи китаплары буенча белем бирә. Шул ук вакытта «ВКонтакте» социаль челтәрендә ислам фәннәре буенча йөздән артык дәрес урнаштырыла[17], «Нур аль Идах»[18].

2010 елның сентябрендә «Милли үзенчәлек һәм дин» I Бөтенрусия татар дин әһелләре форумында катнаша.

2011 елның июлендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли. Сәмигуллин тарафыннан 30дан артык китап басмага әзерләнә.

2011-2012 елларда Казан ислам көллиятендә матуриди гакыйдәсе һәм хәнәфи фикъһы буенча дәресләр алып бара, җәйге мөселман яшьләре лагерьларын оештыруда катнаша.

2012 елда Казанның «Борнай» мәчетендә яшьләр өчен әхлак нигезләре һәм гаилә кыйммәтләре буенча дәресләр алып бара[19].

2012 елда шәех Абдуррахим Лакримнан (Марокко) алты хакыйкый хәдисләр җыентыгын укытуга изаҗәт ала.

2013 елда намаз вакытларын унификацияләү буенча комиссияне җитәкли. Нәтиҗәдә хәнәфи фәтвалары (Такы Усмани, Шиһабетдин Мәрҗани, Баруди) һәм КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы исәпләүләре нигезендә бөтен Россия өчен иң төгәл намаз вакытлары исәпләп чыгарыла. 2014 елның 5 июнендә әлеге намаз вакытлары бөтен Татарстан Республикасы буенча үз көченә керде[20]. Моннан тыш, Татарстанның барлык 45 районы өчен дә татар телендә «намаз вакытлары» кушымтасы эшли башлады. Әлеге программа Android һәм IOS нигезендә булдырыла[21].

2014 ел башыннан Россия ислам университетының Шәригать факультеты студентларына хәнәфи фикъһы нигезләрен укыта.

2014 елда «Дөньядагы беренче мөселман онлайн-фестивале»нең беренче сессиясендә ачык дәрес белән чыгыш ясый һәм 32 мең тыңлаучыны җыя[22].

2014 елда «Ислам.ру» сайтында шәхси блог алып бара башлый.

2014 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте структурасында Сәмигуллин башлангычы белән Коръәнне өйрәнү бүлеге булдырыла. Әлеге бүлек Изге китапны бастыру, татар һәм рус телләрендә тәфсирләр әзерләү белән шөгыльләнә, шулай ук Татарстанда Коръән хафизлар әзерләү бурычларын гамәлгә ашыра.

2015 елдан Татарстанның барлык дини урта һөнәри белем бирү оешмалары бердәм белем бирү стандартларына күчә, моның өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Укыту-методик берләшмәсе эше оештырыла. Стандартлар Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә кертүгә әзер.

2015-2016 елларда барлык мәдрәсәләргә мөфтият белгечләре тарафыннан әзерләнгән 52 исемдәге дәреслек таратыла.

2017 елда Сәмигуллин башлангычы белән смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында «Татарский для начинающих» дип исемләнгән махсус канал һәм иске татар телендә канал булдырылды, республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча «Без – татарлар» укыту программасы эшләнде, татар телен интернет челтәрендә, аерым алганда, социаль челтәрләрдә пропагандалау буенча мәгълүмати кампания тормышка ашырылды[23].

2017 елда Сәмигуллин тырышлыгы белән «Хозур ТВ» мөселман телеканалы булдырылды. Канал Татарстан һәм Башкортстан Республикалары территориясендә кабельле тапшырулар режимында трансляцияләнә.

2017 елда бердәм гомумреспублика номеры +7(939) 50 50 700 – «ТР мөселманнары Диния нәзарәте ышаныч телефоны» эшли башлады. Аның аша борчыган дини сорауларны телефоннан шалтыратып һәркем бирә ала.

2019 елда яңа иҗазә – Коръәнне Гасыйм кыйраәтенең Шүгъба риваяте белән өйрәтү мөмкинлеге бирүче таныклык алды[24].

2019 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә”се расланды.

2019 елда Россиядә «Даруль ифта» беренче федераль бушлай мөселман call-үзәге эшли башлады[25].

2021 елда беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлады[26].

2022 елның 11 октябрендә Болгар ислам академиясендә «Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше» темасына докторлык диссертациясе яклап, “Коръән белеме” белгечлеге буенча ислам фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала[6][27].

Нәшрият эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елда Сәмигуллин башлангычы белән  ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында «Хозур» нәшрият йортына, «Азан» мөселман радиосына нигез салына. “Хозур” Нәшрият йорты Россиядәге иң зур мөселман медиахолдингларыннан санала.

Бүгенге көнгә Нәшрият тарафыннан 250 дән артык хезмәт әзерләп бастырылды, аларның гомуми тиражы 750 меңнән артып китә[28].

Басмаларның төп өлеше – Әбү Хәнифә, Матуриди, Тәһави, Әл Газнәви, Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдин, К. Насыйри, Ә. Максуди, Г. Карабаш һ.б. авторлыгында.

Хәзерге авторларның хезмәтләре: ислам нигезләре, фикһ, гакыйдә, сира. Дәреслекләр һәм уку әсбаблары бастырылды.

Эксперт советы басмаларны идеологик иминлек ягыннан карый.

2013 елда «Ислам Тудэй» сайтында үзенең персональ блогын ача, шулай ук сайтта укучыларның сорауларына җавап бирә, укучыларның меңнән артык соравына җавап биргән.

2013 елда «Бәйтуль хикмә» (Хикмәт йорты) онлайн-мәдрәсә проектын эшләтеп җибәрә. Әлеге ресурста ислам хокукы дәресләрен алып барды.

2013 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Darul-Kutub.com электрон китапханәсен эшләтеп җибәрә. Нәзарәтнең Darul-Kutub дип исемләнгән электрон китапханәсе инкыйлабка кадәрге классик татар галимнәре һәм дин белгечләренең, шулай ук бүгенге көн авторларның китапларын үз эченә ала. Иң мөһим казаныш булып 2017 елда фондның баетылуы тора – бүгенге көндә анда инде 854 китап, шул исәптән сирәк һәм иске хезмәтләр дә, урын алган.

2014 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте инкыйлабка кадәрге «Шура» журналы һәм «Дин вә мәгыйшәт» газетасы эшчәнлеген яңадан башлады.

Дини дәгъват[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Азан» радиосы кабель аша тапшырулар алып баруга күчте.

2018 елда “Хозур ТВ” мөселман телеканалы эшли башлады, кабельле телевидение Татарстан, Башкортостан Республикаларында, Түбән Новгород, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Кырым, Дагыстан, Чуашстан Республикаларында, Воронеж өлкәсендә, Пермь краендагы 2 млн. йорт хуҗалыгында күрсәтә, “Хозур ТВ”ның youtube-каналына 1 миллионнан артык кеше язылган[29].

Тапшырулар татар һәм рус телендә чыга.

«Ислам Тудэй» – Россиядә һәм БДБ илләрендәге иң эре мөселман интернет-порталы, аны ай саен 2 миллионнан кеше артык укый.

“Азан”  мөселман радиосын бер тәүлеккә 15 мең кеше тыңлый.

"Шура" журналы, "Умма", “Дин вә мәгыйшәт” газеталары яңадан чыга башлый.

“Ислам террорга каршы” terrora-net. – экстремизмга һәм терроризмга каршы портал эшли, "Ислам без стереотипов", “Сирия. Билеты в один конец”, "Путь в никуда” документаль фильмнары төшерелә.

Социаль челтәрләрдә 38 төркем бар, аларга 2,6 миллионнан артык кеше язылган.

9 мобиль кушымта бар: “Коран.Тафсир”, “Коръән.Тәфсир”, “Татар мәдрәсәсе”, “Куръан”, “Время намаза”, “Намаз вакытлары”, Радио «Азан», “Халяль гид”, “Хузур ТВ”.

2018 елдан ислам нигезләренә һәм намаз укырга өйрәтү юнәлешендәге “Ислам. Беренче адымнар” проектына фатиха бирелә. Проект кысаларында 600 дән артык кеше намазга басты, Ислам дине кануннарын үтәп яши башлый.

Коръәнне өйрәнү буенча эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елда Казанның Кол Шәриф мәчетендә Россиядә беренчеләрдән булып бертуктаусыз Коръән укый башладылар. Коръән уку бүгенге көндә дә дәвам итә. 2015 елда әлеге эстафетаны Болгар шәһәрендәге Ак мәчет тә кабул итә.

Ак_мәчет

2016 елда Коръәннең классик булып танылган «Кәлам Шәриф» яңа басмасы әзерләнә һәм нәшер ителә. Бөтен дөньяга танылган танылган «Казан басмасы»н яңартып бастыруны Россиядә Коръән бастыру традицияләренең яңарышы дип атарга була.

2016 елда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Россия күләмендә тәүге тапкыр Коръәннең тулы версияле аудиоязмасы чыкты.

2017 елда Коръәннең «Каләм Шәриф» яңа басмасы рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Шәһадәтнамәдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте басмасының Расм Усманиның борынгы исемлегенә (кабул ителгән кануннар буенча хәрефләр һәм сүзләр саны буенча) тәңгәл килүе күрсәтелгән. Әлеге басма текстны уку, өйрәнү һәм дөрес әйтү өчен дә уңайлы дип табылды. Бу гарәп телен белмәгән укучылар өчен аеруча мөһим.

Сәмигуллин башлангычы белән Татарстанда Коръән уку бәйгеләре үткәрелә.

2019 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән басмасы Төркиянең Кыйраәтләр һәм  Мүсхәфләр экспертизасы буенча комитеты идарәсенең уңай бәяләмәсен алды.

2019 елда Изге Коръән (DIHQA) Дубай халыкара премиясенең Коръән әзерләү буенча комиссия ТР мөселманнары Диния нәзарәтен Коръәнне бастыруга әзерләү эше өчен эксперт буларак җәлеп итә. Комиссия эшендә Коръәннең “Казан басмасы”ның 1803, 1914 һәм 2016 елларда дөнья күргән басмалары файдаланыла.

2019 елда Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән 10 мең Коръәнне бастырып чыгара. 2020 елда басманы шулай ук Төркиядә һәм Белоруссиядә чыгаралар.

2019 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте татар һәм рус телләрендә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен әзерли.

Хәйрия эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль җаваплылык белән бәйле эшчәнлеген “Зәкят” Хәйрия фонды тормышка ашыра:

  • 400 дән артык авыру баланы дәвалау курслары өчен акча түләнә
  • 2017 елда Үсешләре үзенчәлекле булган балалар һәм аларның ата-аналары өчен “Хәят” социальләшү үзәге ачыла
  • 2019 елда Казанда үсешләрендә үзенчәлекләр булган балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен кыска вакытлы үзәк ачыла
  • 2017 елда Татарстанда гошер сәдакасын җыю гадәте яңартылды. Шулай итеп, мохтаҗлар өчен 2017-2020 елларда 2800 тонна азык-төлек җыелды һәм таратыла

Күпбалалы гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә, ятимнәргә, социаль учреждениеләргә даими рәвештә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтелә. 2019 елда Рамазан аенда Казанның 900 азкеремле гаиләсенә 5,5 тонна азык-төлек тапшырылган. 2020 елда 915 гаиләгә – 5,5 тонна, 2021 елда 790 гаиләгә 5,1 тонна азык-төлек таратылган.  Корбан бәйрәме уңаеннан 2019 елда 1150 гаилә – 5,5 тонна, 2020 елда 750 гаилә һәм 5 учреждение – 3,5 тонна, 2021 елда 2542 гаилә һәм 13 оешма 27,4 тонна корбан ите ала.

2016 елдан бирле йортсыз-җирсезләр даими рәвештә ашатыла. Көн саен 500 сукбай кайнар аш белән тәэмин ителә.  

2014-2020 елларда Республика ифтарында катнашучылар саны 1,5 меңнән 30 мең кешегә кадәр җитә.

Республика Ифтар мәҗлесе

2018 елда ТР мөселманнары Голәмәләр шурасы тарафыннан, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм хатын-кызлар һәм балалар хокукларын яклау йөзеннән, «Никах теркәгәндә имамнар тарафыннан ислам хокукы нормаларын куллану» һәм «Аерылышу отурында эшләрне караганда казыйлар тарафыннан ислам хокукы нормаларын кулану» нигезләмәләре әзерләнде.

Яшьләр сәясәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр проектлары:

  • Яшьләр өчен Ислам турында ачык лекторий.
  • Яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән «I'MAN» һәм «Яшь килен» проектлары.
  • Мөселман яшьләренең Кышкы һәм Җәйге форумнары.
  • Мөселман яшьләренең хәйрия чаралары.
  • Джиу-джитсу буенча Ш.Мәрҗани исемендәге ярышлар, милли көрәш һәм армрестлинг буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына республика ярышлары.
  • Мөфтинең махсус стипендияләре һ.б.

Иректән мәхрүм ителгәннәр белән профилактика эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елдан ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россиянең Җәзаларны үтәтү буенча  Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе белән хезмәттәшлек итә. 

Татарстанда 9 төзәтү колониясе һәм 1 колония-поселение бар. Аларның һәркайсында намаз уку бүлмәләре һәм мәчетләр эшли.

Төзәтү учреждениеләрендә иректән мәхрүм ителгәннәр белән махсус әзерләнгән 10 имам эшли.

Иректән мәхрүм ителгәннәргә вәгазьләр укыла, дини мәсьәләләр буенча сорауларга җавап бирелә, дини бәйрәмнәр һәм бәйгеләр оештырыла.

Колонияләр китапханәләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” Нәшрият йорты тарафыннан бастырылган дини әдәбият белән тәэмин ителә[30][31].

Экстремизмга каршы эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елда «Течения и группы ислама» («Ислам агымнары һәм төркемнәре») китабы бастырыла («Хозур» нәшрияты).

2016 елда «ДАИШ: армия сатаны» («ДАИШ — Иблис гаскаре») китабы дөнья күрә («Хозур» нәшрияты).

2016 елдан бирле Татарстан  Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте экстремизм чагылышларын профилактикалау максатыннан, республика колонияләрендә җәза үтәүче мөселманнарны тәрбияләү буенча Җәзаларны үтәтү  буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән актив хезмәттәшлек итә. Хәзерге вакытта республиканың барлык колонияләрендә мәчетләр яки намаз бүлмәләре эшли, аларда махсус әзерләнгән имамнар хезмәт куя.

2016 елда Terrora-net.ru сайты эшли башлады. Ул дини экстремизм темасына кагылышлы сорауларны тулысынча колачлап алган Татарстандагы бердәнбер интернет-мәйданчык булып кала бирә.

2018 елда «Наставления братьям-ученым (алимам) из Неджда (Саудовская Аравия)» (авторы – Йосыф Рифаи), «Люди Сунны и согласия: кто они?», «Учение заблудших групп и сект и преступления, совершаемые их последователями под предлогом защиты единобожия» дип исемләнгән китаплар нәшер ителә («Хозур» нәшрияты).

Хәләл индустрияне үстерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit

2015 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты Бөтендөнья хәләл советының (WHC) тулы хокуклы әгъзасы итеп сайлана.

2016 елда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзасы була.

Россия тарихында беренче тапкыр ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Россия ислам институты базасында 704 нче “Хәләл” продукция җитештерү һәм хезмәт күрсәтү”  Техник комитеты оештырыла. Комитет хәләл продукциягә һәм хезмәтләргә 15 гомумфедераль милли стандарт булдыру белән шөгыльләнә.

2017, 2018, 2019, 2021 елларда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” Халыкара икътисад саммиты кысаларында RUSSIA HALAL EXPO Халыкара күргәзмәсе уза.

Халыкара багланышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР мөселманнары Диния нәзарәте фәнни-белем бирү программалары, Коръәнне өйрәнү, хәйрия проектлары өлкәсендә төрле илләр белән хезмәттәшлек итә.

Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сирия, Согуд Гарәбстаны, Казахстан, Иордания, Кыргызстан, Мисыр кебек мөселман илләренең дини, хәйрия, белем бирү институтлары белән хезмәттәшлек килешенүләре төзелгән.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Ауропада төрле диннәр арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру тәҗрибәсе буенча эксперт буларак җәлеп ителә.

Чит илләр белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре:

  • 2018 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә БМОның Икътисад һәм социаль советы (ЭКОСОС) каршында консультатив статус бирелә[32]
  • 2017 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан нәшер ителгән Коръән
  • Сирия Вакфлар министрлыгы карамагындагы Хөрмәтле Коръән эшләре буенча Югары комиссиянең тикшерүен уңышлы үтте һәм халыкара стандартларга туры килүе турында Таныклык ала
  • Сириядә сугыш вакытында җимерелгән гомумбелем бирү мәктәбе торгызыла
  • Ел саен 1800 татарстанлы хаҗ гыйбадәтен кыла

Татар телен үстерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елдан Татарстан мәчетләрендә җомга намазлары татар телендә укыла.

2017 елда мәчетләр каршында татар теле курслары оештырыла.

2017 елдан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең эш һәм рәсми документлары ике телдә – татар һәм рус телләрендә алып барыла башлый[33][34].

Спорт үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елдан бирле Яр Чаллы шәһәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча милли көрәш һәм армспорт буенча мөселман яшьләренең  берләшкән турниры уздырыла.

2017 елда тәүге тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенрусия турниры үткәрелде.

2018 елда Сәмигуллин башлангычы белән Россиядә беренче мәртәбә Татарстан Республикасы имамнары массакүләм рәвештә ГТО нормаларын тапшырды.

2021 елда Камил Сәмигуллин, беренче динара экспедицияне җитәкләп, Эльбруска менә.

Камил хәзрәт Самигуллин хоккей ярышы ачылышында

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәтенең “Әбү Бәкр” дәрәҗәсендәге «Әл-Игтисам» – «Бердәмлек» медале[35].
  • “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының “Меценатлык үсешенә керткән өлеше өчен” медале.
  • Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә әзерләнгән Коръән мәгънәләренең рус һәм татар телләренә тәрҗемә басмалары «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды.
  • Татарстан Президентының Рәхмәт хаты
  • Венгрия парламентының көмеш медале[36]
  • Россия император йорты башлыгы бөек княгиня Мария Владимировнадан II дәрәҗә Изге Анна Ордены(2013)[37].
  • «Романовлар йортының 400 еллыгы истәлегенә 1613—2013»  бронза медале(2013)[37].
  • «Юбилей Всенародного Подвига» истәлекле медале. Романовлар династиясе тарафыннан  Фетнә тәмамлануның 400 еллыгын билгеләп үтү һәм Россия дәүләтчелеген торгызу уңаеннан гамәлгә куелган(2013)[38].
  • «ЧР МДН оешуга 20 ел 1994—2014» медале(2014)[39].
  • Бөтендөнья татар конгрессының югары бүләге – «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2016).[4]
  • Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Донорлык хәрәкәтенә теләктәшлек өчен» медале(2017)[40].
  • Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклап калуга һәм үстерүгә, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышларга зур өлеш керткәне өчен «ТАССР оешуның 100 еллыгы» дәүләт медале(2019)[41]
  • ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлегенең “Җәмгыять алдында казанышлар өчен” I дәрәҗә медале(2019)[42]
  • 2019 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале
  • 2023 ― Россия Президенты Рәхмәте ― Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен[43]

.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әбү Хәнифә һәм Әш-Шәфигый имамнары аша Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (с.г.в) өзелми килгән белемнәр чылбырына (иснәдкә) ия.[2]
  • Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин куе кызыл билбауга, BJJ буенча шәмәхә билбауга лаек булды.
  • Камил Сәмигуллин джиу-джитсу буенча спорт мастерлыгына кандидат, кызыл куе билбау иясе.
  • 2021 елда Камил Сәмигуллин, беренче динара экспедицияне җитәкләп, Эльбруска менә.
  • Татарстан мөфтие мөселман яшьләре арасында “Әбү Әхмәд Казани” интернет ник-неймы белән билгеле.
  • Дүрт бала тәрбияли.
  • Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, ул «Инстаграм», «Телеграм» социаль челтәрләрендәге битләрен шәхсән үзе алып бара, ә «Вконтакте»дан ул фан-төркемен алып атуны сораган[44] .
  • «Корбан ашы»н пешерә белә,ТНВ  телеканалында «Секреты татарской кухни» тапшыруында катнашты.  
  • Хәләл җефете каратэ буенча кара билбауга ия[45].
  • «Корбан ашы» әзерли белә, ТНВ телеканалының «Секреты татарской кухни» тапшыруында чыгыш ясады.

Түбәндәге китаплар авторы:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Камиль Самигуллин «Расскажи мне об Исламе» (2016)
  • Камил Сәмигуллин «Ислам турында сөйләшик»  (2013)
  • Камил Сәмигуллин «Ислам. 75 дәрес» (2020)
  • Камиль Самигуллин «Ислам в 75 уроках» (2016)
  • Камиль Самигуллин «Введение в ханафитский фикх» (2015)
  • Камил Сәмигуллин «Хәнәфи фикһына кереш (2021)
  • Камил Сәмигуллин «Ураза» (2013) Камиль Самигуллин «Вечная любовь» (2014)
  • Камиль Самигуллин «Каждый может стать Коран хафизом» (2013)
  • Камиль Самигуллин «Ошибки в намазе, связанные с чтением Куръана» (2017)
  • Камиль Самигуллин «Посещение могил» (2015)
  • Зайнулла бин Хабибулла ан-Накшбанди "Послание о жизни Хидра алейхиссалям и опровержение Ибн Таймии и его последователей" (подготовил к печати К.Самигуллин) (2020)
  • Камиль Самигуллин  “Вероубеждение людей Сунны и Согласия” (2019)
  • Камил Сәмигуллин «Әһле Сөннәт Вәл-Җәмәгать гакыйдәсе» (2020)
  • Камил Сәмигуллин. «Җүхүдү гуләмә...» («Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше») фәнни монографиясе («Хозур» НЙ, 2024, гарәп телендә). Монография докторлык диссертациясе нигезендә язылган[46].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казань | Камиль хазрат Самигуллин: «Ислам превратили в поле, на котором каждый хочет попинать мяч» — БезФормата. Ru — Новости.. әлеге чыганактан 2015-12-08 архивланды. 2022-02-19 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 ТР мөфтие. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Матбугат хезмәте. 2021 елның 9 гыйнвары тикшерелгән.
  3. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  4. 4,0 4,1 Татарстан мөфтиенә «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте (8 декабрь 2016). 3 август 2023 тикшерелгән.
  5. Рөстәм Миңнеханов. «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе составына үзгәреш кертү турында» ПУ-554 номерлы ТР Президенты указы. Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте. әлеге чыганактан 2021-01-12 архивланды. 2021 елның 9 гыйнвары тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Хәзерге заман ислам фәненә беренче тапкыр XIX–XX гасыр башында татар дин галимнәренең Коръән белеме өлкәсендә керткән өлеше тәкъдим ителде. 2022 елның 11 октябрь көнендә архивланган. ТР МДН, 11.10.2022
  7. Ислам в Республике татарстан. Статьи..
  8. Самигуллин Камиль Искандерович.. әлеге чыганактан 2014-07-17 архивланды. 2022-02-19 тикшерелгән.
  9. Камиль Самигуллин: «Мы должны развивать свою концепцию Ислама».. әлеге чыганактан 2014-09-26 архивланды. 2022-02-19 тикшерелгән.
  10. Руководство 2014 елның 3 декабрь көнендә архивланган. // Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте сайты
  11. Самигуллин Камиль Искандерович — Кандидаты.. әлеге чыганактан 2015-12-25 архивланды. 2022-02-19 тикшерелгән.
  12. Камиль Самигуллин и Ирина Волынец проиграли кибервыборы и не смогли пробиться в Общественную палату России..
  13. Президент России..
  14. В вопросе решения «конфликта Charlie Hebdo» миру поможет опыт России..
  15. 15,0 15,1 Муфтий РТ Камиль Самигуллин получил коричневый пояс по джиу-джитсу 2017 елның 3 октябрь көнендә архивланган..
  16. Муфтий Татарстана поднял флаг республики на вершину Эльбруса.
  17. Мухтасар аль-Кудури | Даруль-Фикр.ру.. әлеге чыганактан 2014-08-29 архивланды. 2022-02-19 тикшерелгән.
  18. Нур аль Идах | Даруль-Фикр.ру.. әлеге чыганактан 2015-02-05 архивланды. 2022-02-19 тикшерелгән.
  19. Wall..
  20. О введении нового времени молитвы / Важное | Духовное Управление Мусульман Республики Татарстан.. әлеге чыганактан 2015-12-25 архивланды. 2022-02-19 тикшерелгән.
  21. Заработало приложение «Намаз вакытлары» («Времена намазов») на платформе Android и OIS / Новости | Духовное Управление Мусульман Республики Татарстан..
  22. 32 000 слушателей — итоги Первого в мире мусульманского онлайн — фестиваля / Новости | Духовное Управление Мусульман Республики Татарстан..
  23. Курсы по изучению татарского языка «Без – татарлар!» стартовали в Татарстане.
  24. Камиль хазрат получил иджазу – свидетельство об освоении одного из стилей рецитации Корана.
  25. Сall-центр «Даруль-ифта» ДУМ РТ принял 5 тысяч обращений.
  26. Издательский дом «Хузур» / Darul-Kutub..
  27. Арслан Минвалеев. «В Болгаре наступил сезон диссертаций»: муфтий Татарстана готовится стать доктором наук. Татар-информ, 10.10.2022
  28. https://huzurshop.ru «Когда арабы узнали, то были потрясены»: как сохранить татарское книжное наследие.
  29. Камиль Самигуллин: «Ругающих, тех, кто будет делать танкыйт, будет много...».
  30. Муфтий Татарстана открыл деревянную мечеть в колонии.
  31. ​Муфтий РТ Камиль Самигуллин встретился с осужденными колонии №5 Зеленодольского района (видео). әлеге чыганактан 2022-02-20 архивланды. 2022-02-21 тикшерелгән.
  32. Экономический и социальный совет ООН присвоил ДУМ Татарстана консультативный статус.
  33. Муфтий Татарстана включился в борьбу за татарский язык.
  34. Камиль Самигуллин включен в состав комиссии по сохранению татарского языка.
  35. Талгат Таджуддин наградил муфтия Татарстана медалью..
  36. IslamRF.ru: Муфтий Татарстана награждён серебряной медалью парламента Венгрии..
  37. 37,0 37,1 Великая княгиня Мария Владимировна наградила муфтия РТ орденом Святой Анны II степени..
  38. Великая княгиня М.Романова вручила царские награды М.Шаймиеву и К.Самигуллину.
  39. Россия и Украина | Муфтий Татарстана награждён юбилейной медалью ДУМ Чувашской Республики.. әлеге чыганактан 2015-01-29 архивланды. 2022-02-21 тикшерелгән.
  40. Муфтий Татарстана награжден медалью «За содействие донорскому движению».
  41. Великая княгиня М.Романова вручила царские награды М.Шаймиеву и К.Самигуллину..
  42. Муфтию Татарстана вручили медаль «За заслуги перед обществом».
  43. Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.07.2023 № 242-рп стр.16
  44. Муфтий Татарстана зарегистрировался в Telegram 2017 елның 3 октябрь көнендә архивланган..
  45. Камиль хазрат Самигуллин: «Ислам превратили в поле, на котором каждый хочет попинать мяч» 2015 елның 30 гыйнвар көнендә архивланган..
  46. Мөфтинең татар дин галимнәренең Коръән белеменә керткән өлеше хакында фәнни монографиясе чыкты. ТР МДН сайты, 15.01.2024

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]