«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале

Мәгълүмати исемлекләр
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале latin yazuında])
«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале
Нигезләнү датасы 1992
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Булдыручы Бөтендөнья татар конгрессы
Eligible recipient Ришат Исмәгыйлев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Азат Зыятдинов, Мирфатыйх Зәкиев, Мөнирә Сәгыйдуллина, Ильяс Җиһаншин, Римма Ратникова, Луиза Шәмсетдинова, Галина Мишкинене, Камил Сәмигуллин, Шаһинур Мостафин, Фәрһад Фәткуллин, Наил Шәймәрдәнов, Хатыйп Миңнегулов, Марат Кәримов, Марс Тукаев, Роза Камалетдинова һәм Надир Дәүләт
 «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале Викиҗыентыкта
Арка тарафы
Тартмасында таныклыгы белән

«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (рус. Медаль «За большие заслуги перед татарским народом») — татар халкы тарафыннан берәр шәхеснең җәмгыять алдында казанышларын тануның иң югары билгесе, иҗтимагый медаль. Бөтендөнья татар конгрессы корылтае тарафыннан булдырылган, халыкара татар берләшмәләре исеменнән Башкарма комитеты җитәкчелеге вәкилләре тапшыра. Татарларның мәдәниятен, тарихын, телен, милли тормыш рәвешен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм ныгытуга әһәмиятле өлешен керткән җәмәгать һәм сәясәт вәкилләренә бирелә.

Тапшырылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы корылтайларында, эре төбәкара чараларында яки аерым төбәк яки районындагы җыеннарда халык каршында, сирәгрәк - шәхес белән махсус очрашуларында тапшыралар. БТКның Милли Шура рәисе, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе яки урынбасарлары, сирәгрәк — җирле бүлекчәләренең баш җитәкчелеге тапшыра. Беръюлы берничә кешегә бирелүе гадәткә кергән. Соңгы елларда елга 100гә якын кешегә бирелә, 2023 нче елга лауреатлар саны 1200 дән артык дип фаразлау дөрес. Татар милләте кирәкләренә эре хезмәтләр күрсәткән атказанган шәхеснең берәр искиткеч зур һәм вакытлы уңышы яки 50-55-70-80 яшьлек юбилее уңаеннан тапшырыла.

Лауреатлары исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Динамик исемлек

Билгесез ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Люция Хәбибуллина (?) — Татар халык мәгарифе һәм себер татар фольклоры, әдәбияты үсеше тарихын өйрәнүгә, барлауга һәм популярлаштыруга өлеше өчен[1]
  2. Ришат Исмәгыйлев (?) — «Тарих-туган якны өйрәнү музее» оештырылганы һәм күп еллар татар милләтенә ихластан хезмәт итүе өчен[2]

2007[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мөҗәһит Әхмәтҗанов (?) — татар телен, мәдәниятен һәм әдәбиятен үстерүгә куйган олуг хезмәте[3]

2012[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рамил Беляев (?) — Финляндия татарлары арасында татар мәдәниятен, телен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм ныгыту эшчәнлеге өчен[4]
  2. Азат Зыятдинов (?) — Фәнни эшчәнлеге белән татарлар дәрәҗәсен һәм абруен ныгытучы эшчәнлеге өчен[4]
  3. Реда Кәбирова (?) — Чиләбе өлкәсенең Югары Өфәле шәһәр округында яшәүче татарларга мәдәни хезмәтендә казанышлары өчен[4]
  4. Фәридә Ризванович (?) — Польша Республикасының Белосток шәһәре һәм гомумән Подлясье воеводалыгында яшәүче татарларга мәдәни хезмәтендә казанышлары өчен[4]
  5. Рәшит Сәнҗапов (?) — «Россиянең татар авыллары» берләшмәсендәге хезмәтендә казанышлары өчен[4]
  6. Гөлнәзирә Талипова (?) — БТКның Мамадыш районындагы җирле бүлекчәсенең хезмәтендә казанышлары өчен[4]
  7. Кадиминур Таһиров (?) — Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә яшәүче татарларга мәдәни хезмәтендә казанышлары өчен[4]
  8. Ришат Хәйруллин (?) — Казакъстанның Җаек шәһәрендә һәм гомумән Көнбатыш Казакъстан өлкәсендә яшәүче татарларга мәдәни хезмәтендә казанышлары өчен[4]
  9. Флүр Шәрипов (?) — Клайпеда шәһәрендә, өязендә[d], Литвада яшәүче һәм гомумән Польша-Литва татарларына мәдәни хезмәтендә казанышлары өчен[4]

2013[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шамил Хәкимов (?) — Үзбәкстан татарларының дәрәҗәсен ныгытучы хезмәте (җир тетрәүләргә бирешмәгән биналар архитектурасы белән илкүләм һәм халыкара дан казануы) өчен[5]
  2. Мирфатыйх Зәкиев (?) — галимнең татар халкының барасы юлын яктыртып торуы өчен, 85 яшьлек юбилее уңаеннан[6]

2014[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мөнирә Сәгыйдуллина (?) — дистә еллар дәвамында татар яшьләрен берләштерүдә, аралаштыруда, аларга туган телебез, гореф-гадәт, йолаларыбызны җиткерүдәге хезмәтләре өчен[7]
  2. Надир Дәүләт (?) — 70 яшьлек юбилее уңаеннан, татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, саклап калуга керткән фидакяр хезмәтләре; төрки татарларының бай мирасын барлап, тикшереп, дөнья киңлекләренә чыгарган өчен[8]
  3. Ильяс Җиһаншин (№267) — Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе эшчәнлегенә керткән өлеше өчен[9]

2015[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Исхак Хәлимов (?) — гомерен журналистикага багышлаган, милли әдәбиятны һәм сәнгатьне яктыртуга салган күпьеллык тырышлыгы өчен, җаваплылыгы астындагы Сембер өлкәсе татарларының җирле «Өмет» газетасының 25-яшьлек юбилее уңаеннан[10]
  2. Зәлия Ахунова (?) — «Нәүрүз гүзәле» бәйгесен оештырып килгәне өчен[11]
  3. Римма Ратникова (?) — татар милләтенә бик теләп һәм ихластан хезмәт итүе өчен[12]
  4. Алсу Сәгыйтова (?) — гомерен татар телле журналистикага багышлаган, Себер татарларына милли-мәдәни һәм гомуми тормыш феноменнарын ирештерүгә күпьеллык тырышлыгы, җаваплылыгы астындагы Төмән өлкәсенең җирле «Яңарыш» газетасының 25-яшьлек юбилее уңаеннан[13]
  5. Гөлнур Вәлишина (?) — гомерен татар телле журналистикага багышлаган, Себер татарларына милли-мәдәни һәм гомуми тормыш феноменнарын ирештерүгә күпьеллык тырышлыгы, җаваплылыгы астындагы Төмән өлкәсенең җирле «Яңарыш» газетасының 25-яшьлек юбилее уңаеннан[13]
  6. Луиза Шәмсетдинова (?) — тарихи Искәр каласын тасвирлау һәм торгызу эшенә өлеше өчен[14]
  7. Дамир Ибраһимов (?) — тарихи Искәр каласын тасвирлау һәм торгызу эшенә өлеше өчен[14]

2016[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Галина Мишкинене (?) — Вильнюстә, өязендә[d] , Литвада һәм гомумән Литва татарлары арасында татар мәдәниятен, тарихын һәм телен саклауга һәм ныгытуга куйган олуг хезмәте өчен[15]
  2. Динә Морзакаева (?) — Башкортстан татарлары арасында татар мәдәниятен, тарихын һәм телен саклауга һәм ныгытуга куйган олуг хезмәте өчен[15]
  3. Сәрия Зиннатова (?) — Бөтендөнья татар конгрессы фондының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин иткәне өчен[15]
  4. Нурия Хәбибуллина (?) — Җаекта, Көнбатыш Казакъстан өлкәсендә һәм гомумән Казакъстан татарлары арасында татар мәдәниятен, тарихын һәм телен саклауга һәм ныгытуга куйган олуг хезмәте өчен[15]
  5. Вәсилә Хәкимова (?) — Ижауда һәм гомумән Удмуртиядә яшәүче татарлар арасында татар мәдәниятен, тарихын һәм телен саклауга һәм ныгытуга куйган олуг хезмәте өчен[15]
  6. Ильяс Сәлахов (?) — 55-яшьлек юбилее уңаеннан, Әлмәт районында яшәүче татарларның мәдәни тормышына зур өлеше өчен[16]
  7. Камил Сәмигуллин (?) — татар телен популярлаштыруда куйган олуг хезмәте, Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен татарча үткәрү иницивасы[17]
  8. Нурания Абзалова (№474) — татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруда куйган олуг хезмәте, Сәләй Вагыйзов музеен булдыру һәм яшәтүгә өлеше өчен[18]
  9. Лилия Вәлиева (?) — Бельгиядә яшәүче татарларны берләштерү, үз җәмгыятьләрен булдыру, чаралар оештыру һәм милли тормышларын яктыртып торуы өчен[19]

2017[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Марат Ашимов (№518) — иҗтимагый эшчәнлек, Азюрка татар хатын-кызларының милли-мәдәни һәм дини хокукларын уңышлы яклавы, "Сахалин эшендә" Коръән аятьләренең тыелуын кире кагуга ирешүе өчен[20]
  2. Мөнир Ерзин (?) — төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек[21]
  3. Равил Гозәеров (?) — төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек[21]
  4. Галимҗан Таминдаров (?) — төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек[21]
  5. Галибә Сайбулатова (?) — төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек[21]
  6. Илдар Юлдабаев (?) — төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек[21]
  7. Гөлзәлинә Жехтунова (?) — Эстониянең Кохтла-Ярве шәһәрендә һәм гомумән Ида-Виру өязе[d] буенча татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә өлеше өчен[22]
  8. Алмаз Хавыев (?) — Пермь краеның Көңгер шәһәре һәм гомумән Көңгер районы буенча Пермь татарлары мәдәниятен саклау һәм үстерүгә өлеше өчен[22]
  9. Ясәви Хаҗипов (?) — Ярославль өлкәсендә татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә өлеше өчен[22]

2018[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әлфия Миңнуллина (?) — 55 яшьлек юбилей уңаеннан, күп еллар дәвамында БТКда актив һәм нәтиҗәле хезмәте өчен[23]
  2. Шаһинур Мостафин (?) — 70 яшьлек юбилее уңаеннан, күп еллар дәвамында татар матбугаты һәм мәдәнияте үсешенә олы хезмәте өчен[24]
  3. Фәрһад Фәткуллин (№635) — Татарча Википедия үсешендә катнашуы белән татар телен дөнья дәрәҗәсендә танытуга өлеше[25]
  4. Илгизәр Шакиров (?) — Юбилее уңаеннан, күп еллар дәвамында Ижауда һәм гомумән Удмуртиядә яшәүче татар халкына иҗади хезмәте өчен[26]
  5. Наил Шәймәрдәнов (?) — 60 яшьлек юбилей уңаеннан, күп еллар дәвамында татар халкына иҗади хезмәте өчен[27]

2019[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мидхәт Газымов (?) — хәйриячелек, төбәк тарихы[28]
  2. Хатыйп Миңнегулов (?) — татар телен үстерүгә керткән өлеше өчен, 80 яшьлек юбилее уңаеннан[29]
  3. Наил Сәйдәшев (?) — хәйриячелек, төбәк тарихы[30]
  4. Равил Тугушев (?) — Үзбәкстанның Фәрганә шәһәрендә һәм Фәрганә вилаятендә яшәүче татарларның милли-мәдәни һәм иҗтимагый кирәкләренә күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәте өчен[31]
  5. Римма Вилданова (?) — Закир Кадыйри, Акчуриннарга, Сембер сәүдәгәрләренә багышланган фәнни-публицистик китаплары өчен[32][33]
  6. Флүсә Назаргулова (?) — Башкортстанда татар теле укытучыларының “Ел укытучысы” бәйгеләре, конференцияләре, татар теле һәм әдәбияты буенча укучыларның олимпиадаларына, Башкортстан “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлар оешмасының тормышына зур өлеше өчен[34]

2020[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ирек Сәетов (?) — хәйриячелек, иганәчелек[35]
  2. Марат Кәримов (?) — Башкортстандагы татар шигъриятен үстерүгә керткән өлеше өчен[36]
  3. Якуп Әюпов (?) — 100 яшьлек юбилее уңаеннан, Башкортстанның Бәләбәй районы татарлары тормышына керткән өлеше өчен[37]

2021[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Инсаф Җәләлетдинов (?) — 45 яше, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе вазифасына керешүенә 25 ел тулуы уңаеннан, көньяк-көнбатыш төбәк казые буларак башкарган эшләре өчен[38]
  2. Атлас Төхбәтов (?) — Камышлы авылы, исемдәш районы һәм Самар өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни тормышына зур өлеше өчен[39]
  3. Азат Әхмәтҗанов (?) — Сабан туе бәйрәме уңаеннан, Мөслим районы халкының милли тормышына зур өлешләре өчен[40]
  4. Ирек Салихҗанов (?) — Сабан туе бәйрәме уңаеннан, Мөслим районы халкының милли тормышына зур өлешләре өчен[40]
  5. Дамир Хәйретдинов (?) — 75 яшьлек юбилее уңаеннан, хәйрия эшчәнлегенә (“Тәкбир” ислам хәйрия фонды), Казан шәһәренең тарихи-архитектура кыяфәтен саклауга һәм татар милли киемен тегү эшенең яңарышына керткән өлешләре өчен[41]
  6. Илдар Акчурин (№957) — хәйриячелек[42]
  7. Габпас Зиннатуллин (?) — татар мәдәниятенә өлеше өчен, җирле җәмгыятенә хезмәте аркасында[43]
  8. Данис Бадртдинов (?) — татар мәдәниятенә өлеше өчен, җирле тарих һәм әдәби хезмәте өчен[43]
  9. Ранит Фазылов (?) — татар мәдәниятенә өлеше өчен, җирле җәмгыятенә хезмәте аркасында[43]
  10. Вәсилә Хуҗина (?) — Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни мохтәриятенә караган “Дуслык” ансамбленең оешуына 15 ел тулу уңаеннан, Сахалин өлкәсендә яшәүче татарларның мәдәни тормышына күп еллар узенең өлешен керткәне өчен[44]
  11. Таһирә Шевченко (?) — Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни мохтәриятенә караган “Дуслык” ансамбленең оешуына 15 ел тулу уңаеннан, Сахалин өлкәсендә яшәүче татарларның мәдәни тормышына күп еллар узенең өлешен керткәне өчен[44]
  12. Нәзимә Рангулова (?) — Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни мохтәриятенә караган “Дуслык” ансамбленең оешуына 15 ел тулу уңаеннан, Сахалин өлкәсендә яшәүче татарларның мәдәни тормышына күп еллар узенең өлешен керткәне өчен[44]

2022[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Морис Әхәтов (?) — татар мәдәниятенә өлеше өчен, юбилей уңаеннан[45]
  2. Раушания Гәрәева (?) — Башкортстан дәүләт педагогика университетында эшләгән татар теле кафедрасын булдыруга һәм эшчәнлегенә зур өлеш кертүе өчен[46]
  3. Лилия Боранбаева (?) — Башкортстан дәүләт педагогика университетында эшләгән татар теле кафедрасын булдыруга һәм эшчәнлегенә зур өлеш кертүе өчен[46]
  4. Снежана Заманова (?) — Башкортстан дәүләт педагогика университетында эшләгән татар теле кафедрасын булдыруга һәм эшчәнлегенә зур өлеш кертүе өчен[46]
  5. Әлмирә Ногманова (?) — Башкортстан дәүләт педагогика университетында эшләгән татар теле кафедрасын булдыруга һәм эшчәнлегенә зур өлеш кертүе өчен[46]
  6. Тәнзилә Ибраһимова (?) — “Чал тарихлы Уразаем“ китабы өчен материаллар туплап зур хезмәт башкарган өчен[47]
  7. Шамил Батыршин (?) — хәйриячелек[48]
  8. Марс Тукаев (?) — 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән күпъеллык эшчәнлеге өчен[49]
  9. Римма Өметбаева (?) — озак еллар дәвамында Төмән өлкәсенең ТРК «Тобольское время» һәм “Яңарыш” татар газетасының Тубылдагы актив хәбәрчесе буларак татар телен, мәдәниятен саклауга һәм басма матбугатны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен[50]

2023[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Азат Мәкъсүтов (?) — Башкортстанда яшәүче татарларга телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә өлеше өчен[51]
  2. Роза Камалетдинова (?) — «Азат хатын»/«Сөембикә» журналында күп еллык хезмәте өчен[52]
  3. Ләйсән Билалова (?) — татар мәдәниятенә өлеше өчен, Саба районының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы һәм Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе эшчәнлегенә керткән хезмәте өчен[53]
  4. Линар Мансуров (?) — озак еллар дәвамында Кыргызстанда яшәүче татарларга телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен[54]
  5. Ринат Хәбибрахманов (?) — озак еллар дәвамында Кыргызстанда яшәүче татарларга телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен[54]
  6. Эсгер Әгъдиев (?) — озак еллар дәвамында Кыргызстанда яшәүче татарларга телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен[54]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гөлназ Җәлилова (1 июнь 2022). Өлкәбезнең мәгърифәт йолдызы – атказанган укытучы. Региональная общественная организация «Национально-культурная автономия сибирских татар и татар Тюменской области». 19 июль 2023 тикшерелгән.
  2. Бөек Ватан сугышы ветераны Ришат Салих улы Исмәгыйлов 100 яшен тутырды. Бөтендөнья татар конгрессы (15 апрель 2020). 5 август 2023 тикшерелгән.
  3. Гөлназ Җәлилова (3 май 2023). Мөҗәһит Әхмәтҗановның өр-яңа китабы дөнья күрде. Татар-информ.tatar-Мөслим. 18 июль 2023 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 4,7 4,8 [https://tatar-congress.org/wp-content/uploads/2013/08/materialy-V-syezda.doc Бөтендөнья татар конгрессының V съезды материаллары җыентыгы]. Бөтендөнья татар конгрессы (2013). 6 август 2023 тикшерелгән.
  5. Ташкентта Татарстан көне. Бөтендөнья татар конгрессы (24 сентябрь 2013). 5 август 2023 тикшерелгән.
  6. Юбиляр. Бөтендөнья татар конгрессы (10 октябрь 2013). 5 август 2023 тикшерелгән.
  7. КОТЛЫЙБЫЗ. Бөтендөнья татар конгрессы (8 август 2014). 5 август 2023 тикшерелгән.
  8. «Татарның үз дәүләте, НАДИР ДӘҮЛӘТЕ бар». «Шәһри Казан» газетасы (29 октябрь 2014). 7 август 2023 тикшерелгән.
  9. Ильяс хәзрәткә «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды. Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе сайты (5 декабрь 2014). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  10. “Өмет” газетасы – Ульяновск өлкәсе татарларының көзгесе. Бөтендөнья татар конгрессы (27 февраль 2015). 5 август 2023 тикшерелгән.
  11. Зәлия Ахуновага медаль тапшырылды.. Сөембикә (журнал) (27 апрель 2015). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  12. Роберт Миңнуллин: “Хатын-кызларга бер генә дә һәйкәл куелмаган, ә бит һәйкәлгә лаек затларыбыз күп”. Бөтендөнья татар конгрессы (18 май 2015). 5 август 2023 тикшерелгән.
  13. 13,0 13,1 Яңарышка – 25 яшь. Бөтендөнья татар конгрессы (15 сентябрь 2015). 7 август 2023 тикшерелгән.
  14. 14,0 14,1 Искермәгән Искер. Безнең мирас (18 ноябрь 2015). 19 июль 2023 тикшерелгән.
  15. 15,0 15,1 15,2 15,3 15,4 IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының Пленар утырышы стенограммасы. Бөтендөнья татар конгрессы (2016). 6 август 2023 тикшерелгән.
  16. Рауза Гаррапова (2016). «Халкыбызның фидакарь улы». Мәгариф (11): 104-105. Проверено 2023-09-03. 2023 елның 3 сентябрь көнендә архивланган.
  17. Татарстан мөфтиенә «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте (8 декабрь 2016). 3 август 2023 тикшерелгән.
  18. Самара өлкәсендә гомер итүче Нурания Абзалова Бөтендөнья татар конгрессы медаленә лаек булды. Казан утлары (9 декабрь 2016). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  19. Бельгиядә яшәүче Әлки кызы Лилия Вәлиева Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районы сайты (12 декабрь 2016). 7 август 2023 тикшерелгән.(үле сылтама)
  20. Медалью Всемирного конгресса татар награжден адвокат Марат Ашимов. Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте (22 май 2017). 19 июль 2023 тикшерелгән.
  21. 21,0 21,1 21,2 21,3 21,4 Энциклопедию «Татары Казахстана» презентовали в Алматы. Бөтендөнья татар конгрессы (18 сентябрь 2017). 19 июль 2023 тикшерелгән.
  22. 22,0 22,1 22,2 Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы программасы. Бөтендөнья татар конгрессы (февраль 2018). 6 август 2023 тикшерелгән.
  23. Альфие Миннулиной вручили высшую награду ВКТ — медаль “За большие заслуги перед татарским народом”. Бөтендөнья татар конгрессы (9 гыйнвар 2018). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  24. Илфат Фәйзрахманов (12 май 2018). Нур сибүче Шаһинур. Безнең гәҗит. 19 июль 2023 тикшерелгән.
  25. Таныклык фотографиясе
  26. Җилкәсендә баян-гармуны!. Бөтендөнья татар конгрессы (24 ноябрь 2018). 12 август 2023 тикшерелгән.
  27. Башкортстанда композитор – башкаручы Наиль Шаймарданов үзенең юбилеен билгеләп узды. Бөтендөнья татар конгрессы (5 декабрь 2018). 5 август 2023 тикшерелгән.
  28. Туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә. Яңа Чишмә районы муниципаль хөкүмәте порталы (6 май 2019). әлеге чыганактан 2019-05-08 архивланды. 18 июль 2023 тикшерелгән.
  29. Галимнең гомер бәйрәме. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе порталы (29 май 2019). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  30. НАИЛЮ ИДРИСОВИЧУ САЙДАШЕВУ – 90 ЛЕТ…. Бөтендөнья татар конгрессы (18 июль 2023). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  31. Милли Шура рәисе Ферганә Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белән очрашты. Бөтендөнья татар конгрессы (16 сентябрь 2019). 7 август 2023 тикшерелгән.
  32. Россия Журналистлар союзы әгъзасы Римма Вильдановага медаль тапшырганнар. Бөтендөнья татар конгрессы (3 октябрь 2019). 5 август 2023 тикшерелгән.
  33. Римма Вильдановага - конгресс медале. «Өмет» (2 октябрь 2019). 5 август 2023 тикшерелгән.
  34. Гөлназ Илһамова (11 ноябрь 2019). Башкортстанның “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе юбилеен билгеләп үтте. Бөтендөнья татар конгрессы. 5 август 2023 тикшерелгән.
  35. “Тулпар”ның дусты Татарстан медале белән бүләкләнде!. Тулпар журналы (27 гыйнвар 2020). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  36. Халык шагыйренә – Татар Конгрессы медале!. Тулпар журналы (12 март 2020). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  37. 100 яшьлек Якуп Әюповка Бөтендөнья татар конгрессының медале тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы (14 сентябрь 2020). 12 август 2023 тикшерелгән.
  38. Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы (25 февраль 2021). 12 август 2023 тикшерелгән.
  39. Рәйсә Төхбәтшина (2 апрель 2021). Үткән гомерне уйлата: Камышлы халык театрына 100 мең сум тапшырылды. Бердәмлек газетасы @ Матбугат.ру. 7 август 2023 тикшерелгән.
  40. 40,0 40,1 Илүзә Абелханова (2 июль 2021). На Сабантуе в Муслюмовском районе вручили награды Всемирного конгресса татар. Бөтендөнья татар конгрессы. 5 август 2023 тикшерелгән.
  41. Фәрһад Латыйпов “Тәкбир” ислам хәйрия фонды президенты Дамир Хәйретдиновка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы (27 июль 2021). 12 август 2023 тикшерелгән.
  42. Ильдар Акчурин отмечен медалью Всемирного конгресса татар. Бердәм Россия.Пенза бүлекчәсе (3 август 2021). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  43. 43,0 43,1 43,2 Состоялось Национальное собрание татар Северного Управленческого округа Жыен-татар-2021». Ural.tatar (17 октябрь 2021). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  44. 44,0 44,1 44,2 Южно-Сахалинск шәhәрендә иҗат итүче “Дуслык” ансамбле 15 елллык юбилеен бәйрәм итте. Бөтендөнья татар конгрессы (20 октябрь 2021). 12 август 2023 тикшерелгән.
  45. Талантливый композитор отметил 50-летний юбилей. Бөтендөнья татар конгрессы (18 гыйнвар 2022). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  46. 46,0 46,1 46,2 46,3 Башкорт дәүләт педагогия университетында татар кафедрасының оешуына 30 ел. Бөтендөнья татар конгрессы (29 апрель 2022). 7 август 2023 тикшерелгән.
  47. Чал тарихлы Уразаем. Әгерҗе районы муниципаль сайты (16 май 2022). әлеге чыганактан 2022-05-27 архивланды. 19 июль 2023 тикшерелгән.
  48. Шамиль Батыршин награждён медалью «За большие заслуги перед татарским народом». Бөтендөнья татар конгрессы (16 май 2022). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  49. Марс Тукаевка «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален бирделәр. Татар-информ.tatar (27 май 2022). 18 июль 2023 тикшерелгән.
  50. Васил Шәйхразыев Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар белән очрашты. Бөтендөнья татар конгрессы (28 октябрь 2022). 5 август 2023 тикшерелгән.
  51. Данис Шакиров Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесендә катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы (18 апрель 2023). 12 август 2023 тикшерелгән.
  52. Гөлүзә Ибраһимова (25 апрель 2023). «Сөембикә» журналына 110 ел: «3-4 буын хатын-кыз шушы журналны укып, тәрбияләнеп үскән». Интертат. 18 июль 2023 тикшерелгән.
  53. Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырдылар. Саба районы муниципаль хөкүмәте сайты (28 апрель 2023). 18 июль 2023 тикшерелгән.(үле сылтама)
  54. 54,0 54,1 54,2 Кыргызстандагы “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге 35 еллыгын билгеләп үтте. Бөтендөнья татар конгрессы (20 июнь 2023). 7 август 2023 тикшерелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]