Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте latin yazuında])
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте
рус. Духовное управление мусульман Республики Татарстан
Нигезләнү датасы 1992
Логотип
Сурәт
Кыскача исем ДУМ РТ
Җитәкче Камил Сәмигуллин
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Барлыкка килгән урыны Чаллы
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Вахитов районы, Казан, Россия
Габдулла Тукай урамы
Адрес 420021, Казан шәһәре, Тукай ур., 38 нче йорт
E-mail mailto:dum.rt@tatar.ru[1]
Хезмәт күрсәтү зонасы Татарстан
Рәсми веб-сайт dumrt.ru
Ачылу вакыты 9 часов утра[d]
Ябылу вакыты 18:00[d]
Карта
 Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Викиҗыентыкта

Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте – Татарстан мөселманнарын, мөселман дини оешмаларын, мәхәллә-мәчетләрен, мәдрәсә һәм башка уку йортларын берләштергән үзәкләштерелгән дини оешма.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990-елларга кадәр Татарстандагы дини оешмалар Уфадагы дини идарәгә буйсыналар. Казанда Татарстан мөхтәсибәте урнаша. 1992 елда Татарстанның мөстәкыйль диния нәзарәте формалаша. Аның җитәкчесе, мөфти итеп Габдулла Галиуллин сайлана. Шул ук вакытта Уфа нәзарәтенең дә Татарстандагы структур өлеше – икенче нәзарәт барлыкка килә. Аның эше белән Фәрид Сәлман җитәкчелек итә.

Исхакый чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елда Татарстан мөселманнарының I корылтае уздырыла. Нәтиҗәдә, бердәм дини оешма барлыкка килә. Ул Габдулла Галиуллин мөфтияте нигезендә төзелә, Уфага буйсынган нәзарәт юкка чыгарыла. 14 февральдә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп Госман Исхакый сайлана. Алдагы берничә корылтайда Г. Исхакый янәдән рәис вәкаләтләрен ала. 2010 елгы Норлат вакыйгаларыннан соң, ул вазифасыннан вакытыннан алда китә[2] .

Илдус Фәиз чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның 13 апрелендә узган Бишенче чираттан тыш корылтайда мөфти итеп Илдус Фәиз сайлана [3]. Аның идарәсе чорында мөфтиятнең эшчәнлеге каршылыклы була. Имамнарны, мәдрәсә җитәкчеләрен, мөхтәсибләрне билгеләү өлкәсендә конфликтлар килеп чыга[4][5]. Икенче яктан, Татарстанда мөселман мәгариф системасында тәртип урнаштыруда һәм аны реформалауда җитди эшчәнлек башлана.

Илдус Фәиз чорының кульминацион мизгеле – 2012 елның 19 июль вакыйгалары. Бу көнне мөфтинең машинасын шартлаталар, ә нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла Якупов атып үтерелә[6].

Июль вакыйгаларыннан соң мөфтинең эшчәнлеге кими, ә 2013 елның мартында ул вазифасыннан ваз кичә [7].

Сәмигуллин чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның 17 апрелендә мөфти вазифасына 28 яшьлек Камил Сәмигуллин сайлана [8].

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәт рәис җитәкли. Аңа мөфти дигән дини дәрәҗә бирелә. Оешманың үз эчендә төрле бүлекләр, аның каршында эшләүче оешмалар бар. Аерым әһәмияткә ия органнар - пленум, голәмәлар шурасы һәм казыят институты.

Голәмәлар шурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдһәмов Габдулла - Голәмәләр шурасы рәисе, РИУ мөгаллиме;
  • Нургалиев Рөстәм - РИУ мөгаллиме ;
  • Вәлиуллин Камил -, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме;
  • Хисамов Илмир - РИУ мөгаллиме;
  • Моратов Мөхәммәд-Морат - РИУ мөгаллиме;
  • Гыйззәтуллин Рамил - "Әниләр" мәчете имам-хатыйбы;
  • Миңнеәхмәтов Рәфыйк – Әлмәт районы имам-мөхтәсибе;
  • Хәлилрахманов Җәлил – Әлмәт мәдрәсәсе мөгаллиме;
  • Габдуллин Зөлфәт – "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе проректоры;
  • Мөлеков Булат -"Амал" финанслар йорты белгече;
  • Бикбаев Равил - "Өметлеләр" мәчете имам-хатыйбы;
  • Нәүмов Абдрахманов - РИУ мөгаллиме;
  • Шәһәвиев Сәет-Дамир - ТР Фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләр үзәге җитәкчесе;
  • Яхин Илшат - "Фәнис" мәдрәсәсе мөгаллиме;
  • Акбашев Камил - РИУ мөгаллиме.

Казыятлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казыят дини-хокукый мәсьәләләр буенча карарлар кабул итүче оешма. Татарстанның баш казые – Җәлил Фазлыев.

  • Төньяк төбәк - Җәлил Фазлыев (Баш казый) (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнары керә)
  • Башкала төбәге – Мәхмүт Шәрәфетдинов (Казан)
  • Төньяк-көнбатыш төбәге – Рөстәм Вәлиуллин (Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе)
  • Көньяк-көнбатыш төбәге - Фәһим Әхмәтҗанов (Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районы)
  • Көньяк төбәге - Алмаз Шәрифуллин (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чистай)
  • Көньяк-көнчыгыш төбәге - Марат Мәрданшин (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск,Норлат, Чирмешән, Ютазы)
  • Көнчыгыш төбәге - Рәфыйк Миңнеәхмәтов (Азнакай , Әлмәт, Зәй, Мөслим, Сарман)
  • Төньяк-көнчыгыш төбәге - Руслан Мортазин (Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә)
  • Кама буе төбәге – Рөстәм Шәйхивәлиев (Яр-Чаллы, Түбән Кама, Тукай, Алабуга)

Бүлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Буйсынучы оешмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Логотип[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР МДН логотибы (эмблемасы)
« Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең логотибының (эмблема, бренд) өч өлеше бар: ярымай һәм Сөембикә манарасы рәсеме. Ярымайның эчке өлешендә гарәп язуында алтын хәрефләр белән Коръән аятеннән алынган сүзләр язылган: «Аллаһының бавына тотыныгыз, бүленмәгез!». Мөфтият барлык көчен мөселманнарның Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәте кыйммәтләре һәм үз милли традицияләре тирәсенә берләшүенә куя. Татар халкының мөһим символларының берсе булган Сөембикә манарасын әйләндереп алган ярымай диндәшләрне уртак бер мохиткә җыеп, өммәтне төркемнәргә, агымнарга бүленүдән, дошманлыктан, фетнәдән саклый кебек. Хак дин нигезендә берләшүне Аллаһы Тәгалә кушкан. Әлеге билгегә салынган мәгънә тормышта да чагылыш таба, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Татарстанда бердәнбер һәм бердәм мөфтият булып кала [9]
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте
»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]