Тәүфыйк (мәчет, Сарман)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәүфыйк (мәчет, Сарман) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Мәчет
Тәүфыйк
Ил Россия
авыл Татарстан, Сарман районы, Сарман авылы, М. Җәлил урамы, 57 б
Координатлары 55°25′91″
52°59′22″ (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Мәхәллә ТРМ ДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 1991
Төзелеш еллары 19911995 еллар
Төп даталар:
1991 (төзелеш башлану)
1994 (манара кую)
1995 (ачылу)
Халәте гамәлдә

ТәүфыйкТатарстанның Сарман районы үзәге Сарман авылында 1995 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Сарман авылында яңа заманда төзелгән беренче мәчет. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман район мөхтәсибәтенә карый.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасыр уртасыннан документларда авылда 2 мәчет, аннан соң алар янында мәдрәсәләр теркәлгән. [1] 1905 елда авылда (волость үзәгендә) 2 мәчет, 2 мәдрәсә эшләгән. 1870 елда, Ырынбур Диния нәзарәтеннән рөхсәт алып, язгы ташу вакытында зыян күргән икенче мәчетне халык үз акчасына төзекләндергән.[2]

Беренче җәмигъ мәчетендә 1875 елдан Габдерәкыйп Габделвәли улы имам булып торган. 1880 елдан Әфәндәй Мөхәммәдкәрим улы, 1910 елдан Миргасим Әфәндәй улы (Бөгелмә өязе Мәмәт авылыннан) указлы мулла итеп билгеләнгән.

1890 елда Сарманда икенче мәхәлләдә мәчет төзелә. Имамнар булып Камалетдин Зәйнетдин улы Баймурзин, Мәхүбрахман Габдерәкыйп улы, Нуретдин Камалетдин улы Баймурзин хезмәт иткән.

1906 елның 23 сентябрендә Сарман авылында өченче җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт алына. 1909 елдан анда Сәхәбетдин Гыйләҗетдин улы (Аяз Гыйләҗевның бабасы) имамлык иткән.[2]

1919 елдан Мәхүбрахман Рәкыйпов имамлык иткән икенче мәчет бинасы ТАССР Югары Советы президиумының 1939 елның октябрь карары белән мәктәп итеп файдалану өчен район советы башкарма комитетына тапшырыла.[2]

Яңа тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң, авыл мөселманнары җомга намазларын Сарман зиратының эш кораллары саклый торган кечкенә бинасында укыганнар. Указлы руханилар булмау сәбәпле, дини йолаларны үтәү (никах уку, исем кушу, җеназа уку, җомга намазын үткәрү һ.б.) өлкән яшьтәге гади кешеләргә йөкләнгән. Сарман авылында дини вазыйфаларны намус белән башкарган Җәүһәр абыстай халык хәтерендә саклана.[2] Мөселманнар авыл советының иске бинасын ремонтлап, җылы кертеп, шунда намаз укып килгәннәр. Госстрах оешмасы җитәкчесе (Тавис Нигъмәтуллин) үз биналарының зур залында җомга намазларын укырга рөхсәт биргән. Мөселманнар мөтәвәллият төзегән. 1988―1989 елларда халыктан хөкүмәт органнарына авылда мәчет төзергә рөхсәт сорау кәгазьләре керә башлый. Сарман районында иң беренчеләрдән булып, 1990 елда Рангазар авылында «Нур» мәчете ачылган. Сарманның элеккеге зираты урынында мәчет салырга рөхсәт алына. [3]

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елда Сарман мөтәвәллияте вәкилләре Уфага, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә барып, мәчет проектын алып кайта. Авыл халкыннан акчалата ярдәм җыела. Мәчет төзелешенә район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Касыйм улы Билалов теләктәшлек күрсәтә. Оешмалардан ПМК-5 (җитәкчесе Зөфәр), «Татарстан» күмәк хуҗалыгы (рәисе Җәләлетдин), Җәлилнефть идарәсе (башлыгы Наил, башлык урынбасары Рафис Каюмов), «Петровка» агрофирмасы (генераль директоры Сәлимхан Әхмәтханов) мәчет төзелешенә ярдәм күрсәтә. Татарстанның халык артисты, якташлары җырчы Зөһрә Шәрифуллина үзенең концерт бригадасы белән Сарманга махсус кайтып, концерттан кергән акчаны мәчет төзелешенә тапшыра.[4] 1994 елның сентябрендә манарасы күтәрелә.[2]

Имам-хатыйблар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1995 елдан ― Рәис хәзрәт Фатыйхов
  • 2000 елдан ― Йосыф хәзрәт Дәүләтшин
  • 2005 елдан ― Сәет хәзрәт Хаков
  • 2006 елдан ― Динар хәзрәт Зарипов
  • 2008 елдан ― Мәлик хәзрәт Садыйков [5]
  • 2016 елдан ― Илнур хәзрәт Сабуров [6]

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарманның 1нче мәчете булган «Тәүфыйк» мәчете Сарман авылының Муса Җәлил урамында урнашкан. Мәчет янында Сарман һәм Мөслим районнарының берләшкән хәрби комиссариаты бинасы, Сарман районы Мәдәният йорты, Россия Социаль фондының Сарман районы буенча бүлекчәсе, хәләл кафе урнашкан.[7]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет бер катлы, заманча төзелеш материаллары кулланылып, төзелгән. Манарасы түбәдә, керү юлы өстендә урнашкан. Үзәктән җылыту системасына тоташтырылган, су кертелгән, тәһарәтханәсе бина эчендә, уку класслары, дини атрибутика сату урыны бар. 150-200 кеше сыйдыра. Хатын-кызларга аерым ишектән керешле намаз залы булдырылган. Мәчет территориясе төзекләндерелгән. 2022 елда ремонт эшләре уздырылган.[2]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Поселок Сарманово. Марийские Лесоходы(рус.)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Д. М. Кәшипова, Н. Ә. Мәхмүтов, Ф. Г. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 64-66, 78, 91нче бит.
  3. Зөлфия Шәрипова. Сарман аксакалы. Сарман, 4.07.2023, № 27, 6нчы бит.
  4. Рәис абый 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә (видео, 2:49)
  5. Аллаһ ризалыгы өчен.(үле сылтама) Сарман, 19.10.2013
  6. “Тәүфыйк” мәчетендә остаханә эшләячәк. Сарман, 20.04.2023
  7. Тәүфыйк мәчете картада

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Д. М. Кәшипова, Н. Ә. Мәхмүтов, Ф. Г. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 64-66 бит.
  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә / Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте.– Казан: АО ИД «Казанская недвижимость», 2020. – 384 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]