Колхоз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Колхоз latin yazuında])
(Күмәк хуҗалык битеннән юнәлтелде)
Колхозда кәбестә җыю чоры

Күмхуҗ[1] (күмәк хуҗалык) яки рус алынмасы Колхо́з (коллективное хозяйство сүзтезмәсенең халыкара аббревиатурасы) — ССРБда таралган күмәк икътисади системасының авыл хуҗалыгы тармагы оешмаларының бер төре.

Күмәк хуҗалык — җитештерү әйберләре (җир, җайланмалар, терлек, орлык һ.б.) уртак, анда катнашучылар җәмгыяте идарәсе астында булган һәм хезмәт нәтиҗәсе дә катнашучыларның уртак фикере ярдәмендә бүленгән, яңа эшкә җигелгән ССРБда таралган хуҗалык итү төре. Шулай ук балыкчылык колхозлары да таралган булган.

Күмхуҗга охшаш хуҗалык оешмалары бүтән илләрдә бар: кибуц (Исраил), «халык коммуналары» (Кытай, Мәдәни инкыйлаб вакытында).


Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кулакларны колхозлардан тибеп чыгарыйк» — НЭП чорын алыштырган ССРБдагы күмәкләштерү сәясәте заманындагы индивидуализмга каршы көрәшкә багышланган пропаганда плакаты.

Күмәк хуҗалыклар ССРБда 1918 елдан барлыкка килә башлый. 1929 елдан массакүләм күмәкләштерү башлана. Сәнәгатьләштерелү заманында, ССРБны ашамлыклар белән тәэмин итү өчен, колхозчыларның шәһәрләргә качуларына юл куймас өчен бер яктан паспортизация, икенче яктан исә — рөхсәтсез китү очрагында исә колхоздагы җир өлешеннән мәхрүм калу ысуллары кулланыла.[2][3][4]. ССРБның авыл җирләрендә яшәүчеләрнең тулы паспортизациясе фәкать 1976-1981 елларында башкарыла, бу чорда 50 миллион паспорт тапшырыла.[5]

Коммунист идеологияле ССРБда перестройка сәясәте уңышсызлыгы һәм Русиянең глобаль капиталист базар системасы кагыйдәләре буенча яшәүче ширкәтләргә эшләргә ишек ачуы белән, соңгылар җитештереп торган продукт һәм күрсәткән хезмәтләргә карата өстәлгән кыйммәтләре түбәнрәк булулары аркасында колхозлар юкка чыга башлыйлар.

Россия Федерациясендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гамәлдәге РФ кануннамәләрендә (Федераль закон № 193-ФЗ Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында) «колхоз» термины «авыл хуҗалыгы (балыкчылык) артеле» термины синонимы буларак кулланыла.

2008 елда колхозларны яңартып кору проекты эшсезлекне бетерү һәм авылларны күтәрү ысулы буларак тикшерелгән иде, ләкин шул чордагы икътисади кризис аркасында аны гамәлгә кертү «яхшырак көннәргә» кадәр кичерелде.

2016 елның 27 май көнендә Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко регионның ерак төньягы территорияләрендә колхозларның яңарышы турындагы планнарының барлыгын белдерде. Күмәк хуҗалыклар фермер һәм башка җирле эшмәкәрләрне берләштерү максатларыннан булдырылырга тора дип хәбәр ителде.[6].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]