Эчтәлеккә күчү

Википедия:Күчерү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күчерү latin yazuında])
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Бу биттә мәкаләләрне күчерү тәкъдимнәре турында фикер алышу бара.

Кимендә ике атналык фикер алышу нәтиҗәсендә битнең исемен үзгәртү турында карар кабул ителә. Яңа тема башлар өчен, монда басыгыз
Press here to start a new topic
Нажмите сюда, чтобы начать новую тему

Архив
Архив
Бәхәсләшүләр архивы:


Татар халкының хәтер көне

[вики-текстны үзгәрт]

Тәкъдим: Татар халкының хәтер көне > 1552 елгы Казан алынуы хәтере көне

Сәбәп: Википедия мәкаләсе исеменең һәм эчтәлегенең тасвирланган төшенчәнең җисеменә туры китерелүе дөрес. Әлегесеннән татарлар үз этнос тарихындагы башка хәтергә ия булган вакыйгаларга игътибар итми (шул ук Идел буе Болгарының яки Алтын Урданың юк ителүләре), һәм дә үзләре өчен әһәмиятле феноменнарның барлыкка килүе сәбәпләрен-контекстын күрергә-аңларга-тасвирларга теләми (1979-1989 Әфганстан сугышы, Михаил Горбачёв башлаткан Яңартып кору[d] сәясәте, соңыннан Август путчы һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеген булдыру юлы белән ССРБ таркалуына китерү) дигән төшенчә туа. frhdkazan (бәхәс) 19 окт 2025, 13:35 (UTC)[җавап бирү]

  • Алдан чыгарылган нәтиҗәне каушабрак чыгарган дип күрдем, хәзер бик күп чыганаклар тикшердем һәм өстәдем. Барлык татар телле ММЧ, татар телендәге генә түгел, башка, шул исәптән рус, телләрдәге фәнни әдәбият бу вакыйганы Хәтер көне дип яза. Берничә чыганакта, милли матәм, матәм көне дигән вариантлары да очрый. Бер генә чыганак та 1552 елгы Казан алынуы хәтере көне дип бирми. бу Мәкалә исемнәрен билгеләү кулланмасы буенча мәкалә исемнәре укучы өчен таныш, булталчылык тудырмаучы һәм абруйлы татар телле чыганакларда кулланылган атамаларына тугрылыклы булырга тиеш, шулай булгач мәкалә Хәтер көне дип аталачак. Британия милләтләр берлеге илләрендә истәлекле көн исемен һәм эчтәлеген башка телдәге мәкаләләр белән тәңгәлләштерү кирәк.--Il Nur (бәхәс) 20 окт 2025, 17:42 (UTC)[җавап бирү]