Википедия:Гомуми форум

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гомуми форум latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Авторлык хокуклары · Бот хуҗалары · Идарәчеләр форумы · Кагыйдәләр турында · Сораулар бирү · Техник форум · Хаталар буенча · Яңалыклар уртаклашу · Башкаларга сыймаганы

Татар Википедиясе форумына рәхим итегез! Языр алдыннан бәхәс кагыйдәләре белән танышырга тәкъдим итәбез.

Crystal 128 three.png
Татар Википедиясе форумына рәхим итегез!

Кайсы бүлегендә сорыйм дип белМӘгәндә, «Сораулар» бүлегенә языгыз.
Хәбәр калдырганда үз электрон почта адресыгызны һәм башка контактларны күрсәтмәгез — СПАМдан имин булыр, җавап исә барыбер сорау урнаштырылган биттә булачак!

Яңа тема башлар өчен, монда басыгыз
Press here to start a new topic
Нажмите сюда, чтобы начать новую тему
Актуаль
 к·б·ү 
Актуаль

Энциклопедик үзәк[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле кулланучылар, (Таңһылыу, Юлдашева Луиза, Akkashka, Guram52) бәйге барышында язылган мәкаләләрдә тәрҗемә хаталары бик күп китә, мәкаләләрегез автоматик тәрҗемә дип конкурстан төшеп калмасын өчен, аларны тагын бер кат карап, хаталарын төзәтеп, татар теле нормаларына китерү тиешле. Татарча Википедиядә кулланылмаган, татарча булмаган калыпларны, искәрмәләр өлешен төзәтергә кирәк. Шулай ук Мәкаләгә исем кушу кагыйдәсе, Википедия:Шәхес исемнәре язу кагыйдәләре белән танышып, исемнәрен дөресләп чыгу кирәк. Ихтирам белән,--Ilnur efende (бәхәс) 17 авг 2020, 08:38 (UTC)
Ilnur efendeТатарча булмаган калыплар дигәндә нәрсә күздә тотыла? Мәсәлән, минем мәкаләләрдә? Мин автоматик рәвештә тәрҗемә итмим, ул автоматик тәрҗемә ярдәмче генә, бик нык хаталы була, төзәтеп үзем эшлим һәм тиз эшлим. Чөнки тәрҗемәдә 30 елдан артык тәҗрибәм бар. Дөрес, мин бер ел да татарча укымаганмын, шунлыктан хатасыз эшлимендер дип әйтә алмыйм. Аннары, бездәге татарлар сөйләше казаннардан бик нык аерыла да, чиста казан сөйләшен ишетергә туры килми). Мәгәр мин хәреф таный башлау белән ике телдә дә китап, матбугат укып үстем (соңрак - 4 телдә). --Guram52 (бәхәс) 17 авг 2020, 16:52 (UTC)
Сез авторлардан булган мәкаләләр буенча аерым әйтә алмыйм, күренми бугай хаталар, башкортча Википедиядә күп кенә калыплар тәрҗемә ителмичә русча кулланыла (книга, населенный пункт, река һәм башкалар), шуңа күрәме БашВикидан килгән кулланучылар калыпларны русча калдыралар. Мәсәлән Борисяк Алексей мәкаләсендә 1. Калып:Мәкалә русча калдырылган, шуның аркасында искәрмәләр өлешендә дөрес күренми, 2. мәкалә исеме Алексей Борисяк булырга тиеш. Кайбер мәкаләләр күберәк башкортчадан түгел, русчадан да тәрҗемә ителеп бетми, мәсәлән Башкорт күтәрелешләре мәкаләсе русчалы татарчалы язылган.--Ilnur efende (бәхәс) 17 авг 2020, 18:45 (UTC)
Ilnur efende!Зур медицина энциклопедиясенә кергән шәхесләр турындагы мәкаләләргә тышкы сылтамалар куеп булмый. Алар исәпкә алынмай калмасмы?

Конкурс шартларында БМЭ телгә алынган ич. Хәтта ТЭсенә кергән Давид Эпштейн да калыпсыз кала--Guram52 (бәхәс) 18 авг 2020, 13:37 (UTC)

Guram52, бәйге шартларында тышкы сылтама кую таләбе бармы? --Ilnur efende (бәхәс) 18 авг 2020, 16:13 (UTC)
Юҡ, мәгәр бу калыплар бер юлы бер ничә чыганак күрсәтелүе белән исәпкә алганда җюри өчен дә, язган автор өчен дә җайлы дип уйлыйм. Бу мәкалә кабул ителәме-юкмы дип борчыласы булмый--Guram52 (бәхәс) 18 авг 2020, 16:45 (UTC)

Хаталар турында[вики-текстны үзгәртү]

Ilnur efende!Безнең мәкаләләрдәге эчтәлекнең иң типик хаталарын әйтеп китсәгез иде (калыплардан башка), бу Татвикиның грамматика ягыннан сыйфатлырак булуы өчен дә, безнең арытаба хаталарны киметү өчен дә мөһим дип уйлыйм. Һәм безнең кебек актив язышучыларның киләчәктә дә язышуын телисездер, могаен) Без, викиөләсәйҙәр, күрәсез - эшкә шәпбез!)--Guram52 (бәхәс) 21 авг 2020, 06:08 (UTC)