Портал:Сайланган эчтәлек
|
| Портал:Порталлар | Портал:Сайланган эчтәлек | Портал, нәрсә ул? | Проект:Порталлар |
|
Википедия авторлары максаты күп мәкалә язу түгел, ә сыйфатлы мәкаләләр язу. Шуңа күрә мәкаләләр махсус бүләкләр алалар. |
||||||||
|
Татар Википедиясенең иң яхшы һәм сыйфатлы мәкаләләре. Алар югары сыйфат стандартларына ия һәм һәр мәкаләгә үрнәк булып тора. |
Бу Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләре, ләкин ниндидер сәбәпләр буенча, алар сайланган дәрәҗәсендә түгел. | |||||||
|
Актуаль Сайланган мәкалә
Марс — Кояш системасында Кояштан дүртенче булып урнашкан планета; Җирнең тышкы "күршесе". Зурлыгы буенча җиденче, "кечкенәлеге" буенча — икенче планета (Меркурийдан гына зуррак). Марс массасы Җир массасының 10,7 процентын тәшкил итә. Борынгы Рим мифологиясендәге сугыш алласы Марс хөрмәтенә аталган. Өслегендә күп булган тимер әчемәсе Марска кызгылт төсмер бирә, шунлыктан аны "кызыл планета" дип тә атыйлар. Сыек кына атмосферасы булган Марс — Җир төркеме планетасы яки җирсыман планета. Аңарда Айдагы кебек метеорит кратерлары да, Җирдәге кебек вулканнар, үзәнлекләр, чүлләр һәм котып боз бүрекләре дә бар. Кояш тирәли әйләнү периоды, ел фасыллары алмашыну һәм бу ел фасыллары алмашынуга сәбәпче булган күчәр авышлыгы ягыннан да ул Җиргә охшаган. ↪ Дәвамы |
Актуаль яхшы мәкалә
Галимҗàн Гыйрфàн улы Ибраһѝмов (28 февраль (12 март) 1887, Солтанморат — 21 гыйнвар 1938, Казан) – татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе. Хезмәт Батыры (1932). Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Ырынбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла.
| |||||||
|
| |||||||
|
Bu könneñ saylanğan şäxese älegä bilgelänmägän (15.11.tuu yılı, Tuu urını - ülem köne.ülem yılı, ülem urını) — qısqa bilgelämä.
|
|||||||