Эчтәлеккә күчү

Википедия:Татар Википедиясе үсеш планы/Интерфейс тәрҗемәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе үсеш планы/Интерфейс тәрҗемәсе latin yazuında])
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Акыллы Татарстан · Бәйгеләр · Бәйлелек · Белем җәүһәрләре · Ел көннәре · Җанисәп · Интерфейс тәрҗемәсе · Иске латин әлифбалы мәкаләләр · Калыплар · Марафончылар · Өмәләр · Популярлаштыру · Порталлар · Социаль челтәрләр · Статистика · Сәләт ВикиМәктәбе · Татнет каталогы · Татнет рейтингы · Терминнар · Төмән · Төркемләү · Эзтабар

Татар Википедиясе үсеш планы · Булырга тиешле мәкаләләр · Гамәлдәге кулланмаларга кертем ясау · Сүзлекләр · Роботка эш · Кызыклы фактка кандидатлар · Популярлаштыру · Өмәгә кандидатлар · Мәкаләләр тәрҗемәсе · Интерфейс тәрҗемәсе

Татар Википедиясе интерфейсының локализациясе Translatewiki.net платформасында башкарылып килә. Бу платформада MediaWiki[ru] коды һәм өстәмәләренең[en] төрле элементлары татар теленә тәрҗемә ителә.

Татар Википедиясенә кергәндә, автоматик килеш татар теленең кирил әлифбасындагы интерфейс күрсәтелә. Шул ук вакытта татар телен монда гына түгел - бар Викимедиа проектларында да интерфейс теле итеп сайларга була.

Интерфейсны ничек тәрҗемә итәргә?

[вики-текстны үзгәртү]

Әгәр дә Сез Татар Википедиясенең интерфейсын тәрҗемә итәргә телисез икән, бу адымнарны үтәгез:

  1. Translate Wiki сайтында теркәлегез (Log in).
  2. Кайсы телдәге википедияне тәрҗемә итәргә теләгәнегез турында үзегезнең катнашучы битендә кыска мәгълүмат языгыз.
  3. Менә монда тәрҗемәче статусын алу өчен гариза калдырыгыз. Гадәттә ул сораган барлык кешегә бирелә.
  4. Тәрҗемәче статусын алгач, интерфейсны тәрҗемә итүне башлап була. Кириллик интерфейс хәбәрләре монда. Шулай ук латин әлифбалы интерфейсны да тәрҗемә итергә була.

Проектта катнашучылар өчен файдалы битләр

[вики-текстны үзгәртү]

Проект өчен төп гомуми юнәлешләр

[вики-текстны үзгәртү]
  • Интерфейс тәрҗемәсе — MediaWiki программа тәэминатының интерфейсын translatewiki.net аша тәрҗемә итү
  • Терминология — татарча википедия терминнарын стандартлаштыру һәм документлаштыру
  • КоординацияMeta-Wiki глоссарие, Translatewiki глоссарие (кирилл язуы өчен) һәм башка проектлар белән синхронизация
  • Консистентлык — интерфейста, мәкаләләрдә, калыпларда бердәм терминнар кулланылышы

Эш юнәлешләре

[вики-текстны үзгәртү]

Интерфейсны тәрҗемә итү

[вики-текстны үзгәртү]

translatewiki.net эчендә эшчәнлек

[вики-текстны үзгәртү]

Төп интерфейс тәрҗемәсе translatewiki.net порталында башкарыла.

Приоритетлар

[вики-текстны үзгәртү]
  1. Югары приоритет: Төп интерфейс элементлары (төймәләр, меню, навигация)
  2. Уртача приоритет: Системалы хәбәрләр һәм белдерүләр
  3. Түбән приоритет: Техник хәбәрләр һәм сирәк кулланыла торган хәбәрләр

Хәзерге статус

[вики-текстны үзгәртү]

Кирилл язуы өчен

ПроектЛокальләштерелгәнТикшерелгәнФункциональ максатыКиңәш ителүче эш планыМәгълүматны яңарту вакыты
Meta-Wiki эчендә Викимедиа хәрәкәте глоссарие22%22%Викимедиа хәрәкәте эчендә күнегелгән терминологияне туплау бите.Югары приоритет25 декабрь 2025
MediaWiki core - Technical5%0%Әһәмиятле MediaWiki core программ тәэминатының әһәмиятле техник компонентлары өчен хәбәрнамәләр төркеме.Югары приоритет25 декабрь 2025
MediaWiki core - User interface92%25%Татар Википедиясе кулланучылары өчен системаның үзара эшләвен тәэмин итә, куллану җайлылыгын арттыра һәм гомуми тәҗрибәне яхшырта.Югары приоритет25 декабрь 2025
MediaWiki extensions8%0%Кулланучы эшчәнлеге өчен кораллар, контентны автоматик структурлаштыру һәм бизәү, административ функцияләрне тәэмин итү, башка проектлар белән интеграцияне тәэмин итү һ. б. ш.Параллель рәвештә алып барыла25 декабрь 2025
MediaWiki skins37%3%Википедиянең тышкы күренеше, навигация панельләрендә, төрле менюларда графика һ. б. ш.MediaWiki core - User interface һәм MediaWiki core - Technical тәмамлаганнан соң25 декабрь 2025

Терминология

[вики-текстны үзгәртү]

Терминологик сүзлекнең төп максаты — Татар Википедиясендә кулланыла торган төп терминнарны стандартлаштыру. Аның эчендә интерфейс элементлары, кулланучы рольләре, төп гамәлләр һәм башка төшенчәләр аңлатыла.

Сүзлекне оештыруның төп мәсләкләре:

  • Консистентлык — бер төшенчә өчен бер термин
  • Татарлык — мөмкин булганда, татарча эквивалентлар (идарәче, катнашучы) кулланыла
  • Прагматизм — интернациональ терминнар һәм калькалар кабул ителә (робот, вики)
  • КоординацияMeta-Wiki һәм translatewiki.net белән синхронлаштыру
  • Җәмгыять катнашуы — терминнар консенсус аша раслана

Терминнар буенча эшчәнлек

[вики-текстны үзгәртү]

Координацияләү һәм синхронлаштыру

[вики-текстны үзгәртү]

Тышкы проектлар белән бәйләнеш

[вики-текстны үзгәртү]

Meta-Wiki глоссарие:

  • Викимедианың барлык проектлары өчен уртак терминология
  • Уртак терминологияне координацияләү Meta-Wiki глоссариенең бәхәс битендә бара
  • Яңа терминнар Meta-Wiki глоссариенә өстәлеп бара

translatewiki.net:

  • MediaWiki интерфейсын тәрҗемә итү өчен төп платформа
  • Терминология интерфейста турыдан туры кулланыла һәм тестлана
  • Тәрҗемә итү буенча белешмәлекләр булдырыла һәм координацияләнә
  • Платформа эчендәге уртак глоссарий (кирилл язуы өчен) платформада тәрҗемә ителүче барлык башка проектлар өчен эшли

Эчке проектлар белән бәйләнеш

[вики-текстны үзгәртү]

Википедия:Проект:Калыплар:

  • Терминнар калыплар документациясендә кулланыла
  • Параметрлар исемнәрендә консистентлык тәэмин ителә
  • Калыплар исемнәрендә уртак терминология тәэмин ителә

Интерфейста татар телен ничек кабызырга?

[вики-текстны үзгәртү]

Татар телен кабызу өчен Википедиядәге һәрбер битнең югары өлешенең уң ягында урнашкан Көйләнмәләр (Настройки/Settings) сылтамасына басып, Интернационализация (Internationalisation) бүлегендә кирилча өчен tt-cyrl, латинчасы өчен tt-latn билгеләвегез җитә.

Моннан соң, үз хисап язмагыз астында (IP буларак керсәгез - бу сессия дәвамында) булсын француз Викиханәсе, булсын гарәп Викихәбәрләр, проектара идарә өчен кулланылган Мета-Вики, Каталан Викимедиясе кебек тематик яки Викимедия Россия кебек аерым бер илкүләм Викимедиа оешмасының үз вики-мохитенә керсәгез дә, интерфейсыгызның стандарт өлеше татарча күренәчәк.

Бу мөмкинлек бик шәп, тик хәзерге вакытта татар телендәге ни кирил, ни латин әлифбаларының интерфейслары тулысынча тәрҗемә ителмәгән, шулай да Викимедиа хәрәкәте үсә бару аркасында яңа интерфейс хәбәрләре пәйда булып тора.

Катнашучылар

[вики-текстны үзгәртү]

Кулланучы:Blackisnewyellow

Шулай ук карагыз

[вики-текстны үзгәртү]