Википедия:Гамәлдәге кулланмаларга кертем ясау
|
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә. Тасвирланган тәртип буенча эш итү киңәш ителә. Әммә дә ләкин монда язылганы — догма түгел. Саф-сәламәт акылга нигезләнеп атлагыз. Бу битне үзгәрткәнче, сез кертергә уйлаган текст консенсуска туры килгәнен тикшереп алыгыз. Шөбхәләр туган очракта, аларны бәхәс битендә белдерсәгезче.
|
Татар Википедиясе җәмгыяте рәсмиләштергән кагыйдәләр |
---|
Гомуми |
Мәкалә язу белән бәйле |
Латин һәм Кирилл мәкаләләре |
Административ кагыйдәләр |
Авторлык хокукларын бозуны бетерү чаралары Идарәчеләр һәм бюрократларны |
Тавыш бирү бәхәсенә чыгарылган һәм әзерләнеп торган кагыйдәләр |
ЮАШ кагыйдәсен яңарту |
Kагыйдә-кулланмаларны булдыру буенча бәхәсне ВП:Кагыйдәләр бәхәсе битләрендә табып була.
Википедия:Гамәлдәге кулланмаларга кертем ясау мәкаләсендә кагыйдәләр һәм киңәшләр битләрне булдыру һәм яңарту турында рекомендацияләр күрсәтелә.
Бу процедураны адым-адым тасвирлаган инглиз телендә әзерләнгән кулланма әлегә татар теленә тәрҗемә ителмәде.
Нәрсә турында
[вики-текстны үзгәртү]Бу битнең контекстында, "кулланма" термины киң мәгънәсендә кулланыла: үз өченә кагыйдәләр, киңәшләр, кулланмалар һәм википроектлар, бәхәс һәм ярдәм битләренең күпчелегендә тасвирланган стандартларны ала.
Бу рекомендацияләр тигез дәрәҗәдә яңа кулланмаларны булдыру һәм барлыктагы кулланмаларны яхшырайту һәм яңарту өчен кулланыла.
Кулланмалар буш урыннан барлыкка килми
[вики-текстны үзгәртү]Википедиядә әлегә кадәр булмаган кулланмаларны булдыру гадәттә ике төп юлы белән эшләнә (Игътибар: әһәмият тәртибе буенча китерелми):
- Проблеманы чишү: Проблема буларак күренгән вәзгыятьне төзәтү өчен чишелеш эзләү;
- Гамәлдәге практикаларның алдынгы үрнәкләрен рәсмиләштерү: Кайбер мәсьәләләрне чишү юлы стандарт дәрәҗәсенә үскән яки MediaWiki эшләгән тәртипкә нигезләнгән юлларны башка кулланучыларга аңлату.
Кулланма дәрәҗәсе һәм булдыру процессы
[вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: ВП:Кагыйдәләр һәм киңәшләр.
Гомуми рекомендацияләр
[вики-текстны үзгәртү]- Башкаларга төшерелгән кагыйдәләр урынына табигый юлы белән барлыкка килгәннәренә өстенлек бирү.
- Сыгылмалы/сизгер кулланылышка мөмкинлек калдыру
- Эшләү тәртибе нинди булырга тиешлеген кушудан арыныгыз. Википедиядә җаваплылык бар әгъзаләренең уртаклашкан вәзгыяте булуын истә тотыгыз.
- Сезгә ышамаган һәрбер вәзгыять нәтиҗәсендә кагыйдәләргә үзгәртүләр кертергә ашыкмагыз.
- Яңадан сыгылучанлык һәм сизгерлек кирәклеге турында.
- Гамәлдәге кагыйдәләрне тикшерегез.
- Кулланмалар булдырганда, киң җәмәгатьчелегенең үз фикерен белдерергә чакырыгыз, тәкъдимнәрен бәхәсләшегез.
- Ашыкмагыз .
- Тавыш бирү таләп ителгән очракларда, бәхәсләр тынып берәр ара узгач кына оештырыгыз.
Үрнәкләр роле
[вики-текстны үзгәртү]Кагыйдәләргә һәм киңәш-кулланмаларга үрнәкләр кертү файда китерә ала
Кагыйдәләрне бәхәсләшү
[вики-текстны үзгәртү]Кагыйдәләрне бәхәсләшү үзәге - Кагыйдәләр бәхәсе.
Фикер
[вики-текстны үзгәртү]грек. [...] οἱ αὐτοὶ ἤτοι κρίνομέν γε ἢ ἐνθυμούμεθα ὀρθῶς τὰ πράγματα, οὐ τοὺς λόγους τοῖς ἔργοις βλάβην ἡγούμενοι, ἀλλὰ μὴ προδιδαχθῆναι μᾶλλον λόγῳ πρότερον ἢ ἐπὶ ἃ δεῖ ἔργῳ ἐλθεῖν
ингл. [...] although only a few may originate a policy, we are all able to judge it, and instead of looking on discussion as a stumbling-block in the way of action, we think it an indispensable preliminary to any wise action at all. Фукидид (ингл.), Пелопоннес сугышы/The Peloponnesian War, Перикл'ның (ингл.) җәназа мөрәсимендәге чыгышыннан (II.40.2)
en:Karl Popper тәрҗемәсе (en:The Open Society and its Enemies, Ch 10.IV) һәм Perseus website
тат. [...] булдыру гамәлен сан ягыннан чикләнгән шәхесләр башласа да, кагыйдә турында барыбыз хөкем итү сәләтенә ия; дискуссия бәхәсләренә гамәл кылуга киртә салу дип карау урынына, аларны бар хикмәтле адымнарның аерылгысыз нигезе буларак күрәбез...[1] |