Эчтәлеккә күчү

Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 562 145
Битләр саны 899 700
Үзгәртүләр саны 4 711 685
Теркәлгән кулланучылар 58 061
Актив кулланучылар 102
Идарәчеләр 8
Тирәнлек 1.9
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк, аның берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел — мәкаләләр язылу телен генә белдерә.

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше. Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла. Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә. Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачыла. Башта ул тулысынча латин әлифбада эшли. 2009 елның языннан башлап, Татар Википедиясе актив рәвештә Кирилл әлифбасын куллана һәм шушы вакыттан зур популярлык яулый башлый. 2009 елның 28 декабренда Татар Википедиясендә 5 меңенче мәкалә языла. 2011 елның 8 июлендә ул 10 000 мәкалә чиген яулый.[2] Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе әзерләгән һәм укытучыларга татар телен өйрәткәндә кулланырга мөмкин булган татар интернет-ресурслары исемлегенә кертелә.[3][4][5] 2015 елдан Татар Википедиясе үзенең популярлыгын арттыра, моны битләрне карау буенча җыелма мәгълүматлар раслый.[6]

2023 елның аперелндә Татар википедиясендә 500 меңенче мәкалә языла.[7]

2018 елда Викимәктәп укучылары
Татар Википедиясенең 19 еллыгы кысыларында Мәрҗани институында очрашу

2017—2018 уку елыннан башлап 2020 елга кадәр, Тимерхан Шәйхетдинов һәм Хабиль Сәхәбиев җитәкчелеге астында Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катаншучылары төркеме эшчәнлеге чикләрендә «Сәләт ВикиМәктәбе» эшләп килә.[8][9] «Сәләт ВикиМәктәбенең» уку-укыту сессиясе йомгаклау конференциясендә таныклык алган Википедия волонтерлары 8, 9 сыйныф укучылары була. Алар елга ике — язгы, көзге уку-укыту сессияләре оештыра. Уку кысаларында мәкалә язу, вики-конкурслар, вики-проектлар үткәрелә. Финалистларга таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.[8]

2018 елда Татар Википедиясе активистлары катнашында матбугат конференциясе уза.[10] 2018 елның 1 октябренда, татар телле Викимедистлар Фәрхәд Фәткуллин һәм Тимерхан Шайхутдинов Татарстанның беренче президенты, ә хәзер мәдәниятара диалог буенча махсус вәкил һәм Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашалар.[11]

2019 елдан Татнетны үстерү фонды һәм аның партнёрлары үткәрә торган «Белем җәүһәрләре» еллык бәйгесе чикләрендә Татарча Википедияне үстерүгә өлеш керткән алдынгы волонтёрларны тану һәм бүләкләү башлана. Татнетны үстерү фонды белән хезмәттәшлек татар вики-волонтёрлары делегациясенең җитәкчесе Раиль Гатауллин белән очрашуыннан башлана. Церемония ел ахырында Татарстан башкаласында уза һәм төрле Татнет бәйге җиңүчеләрен җыя.[12]

2021 елның 1 июлендә Татар Википедиясе волонтерлары Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен очрашуга чакырыла. Тел регуляторына татар телен популярлаштыру, аның озак сроклы яшәү сәләте экосистемасын үстерү, бу эштә актив катнашуны стимуллаштыру, татар галимнәренең күренеп торуын һәм аларның фәнни өлешен арттыру мөһимлеге сөйләшенә.[13]

2021 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Википедиядә тарихи контентны популярлаштыру: мөмкинлекләр һәм проблемалар» темасына түгәрәк өстәл уза. Әңгәмәдә Википедиядә тарихи тематиканы популярлаштыру мөмкинлекләре, мәгълүматның дөреслеге һәм чыганакларның абруе проблемалары, Википедиянең рус һәм татар бүлекләрендәге кагыйдәләр карала. Кайбер катнашучылар видеоэлемтә буенча катнаша.[14]

2022 елда Викимедиа проектларының Татарстан контенты белән тулылануы арта. «Татмедиа» дәүләт агентлыгы филиалы «Миллиард. Татар» басмасы белән берлектә Викиҗыентыкка Казан мәчетләре фоторәсемнәрен ирекле файдалануга тапшыру турында килешү ирешелә. Параллель рәвештә Мәрҗани институты белән хезмәттәшлек башлана. 2023 елның маенда Фәрһат Фәткуллин арадашлыгында институт директоры Радик Салихов һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Бәхтияр Измайлов белән килешү төзелә. Институтның рәсми хатында катнашучы Вячеслав Кириллинга Татарстанның мәдәни, тарихи һәм табигый мирас объектларына, шулай ук матди булмаган мирас объектларына керү һәм фотога төшерү өчен һәртөрле ярдәм күрсәтелә башлый.

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2025 елның 16 октябреннән Татар Википедиясендә кириллицадан латинга һәм кирегә автоматик транслитератор эшли башлый. Җәмгыять тырышлыгы нәтиҗәсендә мәкалә исеменнән уң якта төймәгә басып кириил мәкаләләрен латинда, латиннарны кириллда ук мөмкинлеге бар. Гәрчә нәтиҗә әле идеаль булмаса да, механизм тотрыклы, хәзер чыгармалар исемлеген баету өстендә эшләргә мөмкин. 2014 елдан башлап транслитерация өчен конвертер ясарга омтылышлар ясала, әмма уңышка ирешелми кала, мәсәлән, 2014 елда 99%-ка эшләнгән конвертер артык зур күләмдә һәм берничә өлешкә бүлүне таләп иткәнгә расланмый кала.

Латин әлифбасындагы мәкаләләр өчен Татарстан Республикасында татар телен куллану турындагы 24.12.2012 елгы канун кысаларында транслитерация өчен расланган гомуми төрки әлифба кулланыла.

Бүгенге көндә Татар Википедиясендә 58 061 катнашучы теркәлгән, алар арасында 102 актив.

Татар Википедиясенең баш битендә, Википедия турында төп мәгълүматлардан тыш, иң сыйфатлы, яхшы итеп бизәлгән һәм чыганаклары күрсәтелгән сайланма һәм яхшы мәкаләләрне күрсәтүче бүлекләр бар.[15]

Шулай ук, көн саен яңартылып торучы сайланган порталларлар исемлеген күреп була. Портал — бер тема белән берләштерелгән күп санлы мәкаләләрне бер урынга туплап, кызыклы итеп кулланучыларга тәкъдим итү формасы.

Википедия мәкаләләрендә сурәтләрнең күпчелеге Wikimedia Commons-та саклана. Википроектлар өчен хезмәт итә торган бу ресурстан иң матур фотосурәтләрне көннең сайланган рәсеме итеп билгеләп, Википедиянең баш битендә урнаштыру гадәте бар.

Баш биттә бу көнне булган тарихи вакыйгалар белән танышырга, ә «Ә сез белгән идегезме?» рубрикасында кызыклы фактларны баетырга була.[15]

Башка Википедияләрдән аермалы буларак 2025 елның октябреннән бу бүлекләр көнгә берничә автоматик рәвештә тапкыр яңарып торалар.

Вики-Бәйгеләр — Википедиядә катнашуны популярлаштыру максатыннан берәр яки берничә Википедия бүлекләре катнашучылары арасында уздырылган ярышлар. Викиара тәртипләр һәм җирле бәйгеләр кагыйдәсенә тугрылыклы үткәрелә. Викимедиа берләшмәләре яки тышкы партнёрлары тарафыннан булдырыла ала.

Оештыру һәм уздыру өчен концепцияне булдыручы һәм процедураны җитекләүче инициатив төркем, призлар иганәчеләре һәм мәгълүмати партнёрларның табылуы зарур [16]

2019—2023 елларда Татар Википедиясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар теле буенча комиссия, һәм татар телле юзер-төркем бергәләп татарлар, Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыгы турында мәкаләләр язу вики-марафоннары уза. 2024 елдан бу марафоннар Татар Википедиясе волонтерлары ярдәме белән генә уза башлый.

Бәйгеләрен башлату фикере Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгәриф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов белән вики-мөмкинлекләрне кулланып татар теленең тотрыклы цифрлы чоры киләчәген тәэмин итү юл картасын әзерләүгә багышланган атналык очрашулар барышында 2020 елның 12 октябрь көнендә барлыкка килә. Проект Комиссия җитәкчесе, Татарстан Республикасы парламентының вице-спикеры Марат Әхмәтовның хуплавын ала. Призлар фондын «Сервис-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кертә, мәгълүмати яктырту ягы белән «Татмедиа» медиахолдингы, «Татарстан — Яңа Гасыр» һәм ДТРК «Татарстан» телерадиокомпанияләре ярдәм итәргә килешенә.[17][18]

Ирекле белемнәрне үстерүгә һәркемнең үз өлешен кертә алуыннан файдаланып, конкурслар барышында без партнерлар белән уртак конкурслар проектын эшләнә. Партнерлар бәйгеләре — Википедия эчендә теләсә кайсы кеше яки башка тышкы партнер тарафыннан Википедия волонтерлары белән берлектә булдырылган һәм уздырыла торган вики-бәйгеләр.

Соңгы елларда Татар Википедиясендә ике марафоннан тыш тагын 13 конкурс оештырылган, шуларның 2се партнерлар белән. Конкурста катнашучының шаблоннары һәм Финалистлар таблицасында урын күрсәтү — халык алдында булуга ихтыяҗны каплый (Дан Аллеясы кебек үк). Тематик илче буларак без күрсәтәбез (ФГОСтагы кебек, вики-Африка, төрки марафон, Азия ае яки вики-яз) — мәкаләләр саны үзе дә мөһим.

Бары мәкаләләр генә язучылар өчен партнерлар белән бергә җәйге (Белем җәүһәрләре) һәм кышкы марафоннар (МинБезТатар) оештырылып килә. Беренче марафон Татнетны үстерү фонды, икенче марафон «Татмедиа» медиахолдингы проекты — «Миллиард татар» белән берлектә оештырыла.

«Акыллы төбәк» проектын — субъектларның барлык катлауларын алар өчен кызыклы юнәлешләр буенча Вики-мохиткә кертемнәрен җәлеп итү проекты. Кешеләр үзләренә әһәмиятле темаларны башкаларга таныта, төбәкнең региональ үсешнә файда китерә, шул ук арада соңгының бүгенге көнге халыкара танылуы дәрәҗәсен һәм икътисади активлыгын иң алдынгы илләр дәрәҗәсендәгенә күтәрергә ярдәм итә ала. Проектны гамәлгә ашыруның башлангыч этабы буларак ТатВП-ның барлык катнашучылары белән берлектә әһәмиятлелек критериенең яңа кагыйдәсен кабул итү була. Проект кысаларында, Татарстанның Кайбыч районыннан бер төркем активистлар «Вики-Кайбыч» исемле үзләренең район вики-клубын оештыралар, һәм шуңа күрә проектны Кайбыч районы турында вики-муниципаль проекттан гамәлгә ашыра башлыйлар. Хәзерге вакытта «Акыллы төбәк: Кайбыч районы» проектын тормышка ашыру кысаларында Кайбыч районының төрле феноменнары турында 500-дән артык мәкалә язылган.

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[19].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[20].
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 562 145 мәкалә бар, 6903 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат 2016 елның 22 март көнендә архивланган һәм тулы таблица 2017 елның 4 декабрь көнендә архивланган.

Чагыштырма статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 654 460 3 384 095 44 009 36 419 669 1 749 982 5328 23 187.2
2 tt Татар 2003 562 145 899 700 6903 4 711 685 58 061 102 8 1.9
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 244 427 579 880 530 1 581 025 59 028 127 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 318 680 1 169 577 3946 5 817 755 219 085 969 10 35.5
5 kk Казакъ 2002 241 331 657 311 8618 3 520 525 171 268 427 16 15.9
6 az Азәрбайҗан 2004 209 604 637 946 14 609 8 383 846 326 372 1145 13 54.9
7 ky Кыргыз 2002 76 124 110 377 2677 571 881 45 403 137 3 1
8 ba Башкорт 2005 63 916 183 919 1430 1 287 320 45 934 75 4 24.7
9 cv Чуваш 2004 58 177 121 174 530 864 723 38 742 55 2 8.4
10 crh Кырым-татар 2008 29 622 57 563 0 240 832 56 179 43 2 3.7
11 sah Саха 2008 17 820 53 964 1765 421 819 27 995 52 4 32.2
12 kaa Каракалпак 2006 10 894 28 947 85 180 638 14 851 50 3 17.1
13 tk Төрекмән 2004 7053 17 543 332 266 517 32 447 92 2 33.6
13 ug Уйгур 2012 9611 17 001 0 172 784 24 837 36 1 6
14 gag Гагауз 2010 3013 7801 0 74 818 16 172 25 1 24.2
15 krc Карачай-балкар 2010 2663 16 838 0 120 811 11 696 27 2 203.3
16 tyv Тыва 2013 4052 14 529 0 51 295 10 675 19 1 23.6
17 alt Алтай 2021 1102 7015 0 48 188 4213 11 2 197.8


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[21]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Tatar.info проектының эмблемасы
  1. Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы-2
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 «Татар Википедиясе» проектында юбилей: 15 меңенче мәкалә!
  3. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен сылтамалар.
  4. ТАТАР ТЕЛЕ дәресендә кулланып булган татар интернет-ресурслары.
  5. Министерство образования и науки Республики Татарстан. ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН СЫЛТАМАЛАР.
  6. ТатВики: как татарский проект стал вторым среди всех тюркских онлайн-энциклопедий.
  7. Татарская Википедия преодолела рубеж в 500 000 статей.
  8. 8,0 8,1 8,2 «Сәләт ВикиМәктәбе» татар википедиясенә мәкалә язучыларга таныклык тапшырды.
  9. Фәрһад Фәтхуллин Татар Википедиясен үстерергә кирәк дип саный.
  10. Татар Википедиясе активистлары катнашында матбугат конференциясе.
  11. Минтимер Шәймиев татар телле Викимедистлар белән очрашты., archived from the original on 2018-09-27, retrieved 2018-09-27 
  12. Вики-Татарстан.
  13. Татарский регулятор и Википедия: сотрудничество во благо языка.
  14. В казанском Институте истории имени Марджани обсудили возможности взаимодействия с Википедией.
  15. 15,0 15,1 Айдар Шәйхин. ВИКИПЕДИЯСЕНӘ СУПЕРГЕРОЙЛАР КИРӘК. «Ялкын» архивыннан, 2016 ел.
  16. Татар Википедиясе «Вики-яз — 2018» бәйгесенә татарча мәкаләләр кабул итә.
  17. Бәйгеләргә багышланган мәтбугат конфереренциясе., archived from the original on 2021-05-17, retrieved 2021-05-17 
  18. Татар Википедиясе «Вики-яз — 2018» бәйгесенә татарча мәкаләләр кабул итә.
  19. “Татнет йолдызлары” конкурсында 231 сайт катнашты, archived from the original on 2010-12-17, retrieved 2011-01-04 
  20. Казанда «Татнет йолдызлары» җиңүчеләрен бүләкләделәр
  21. Күп үзенә сылтамалы төркемнәр
  22. В Интернете появился татарский аналог Википедии
  23. Татарская Википедия появилась в Интернете, archived from the original on 2011-10-19, retrieved 2011-10-19 
  24. Traffic Analysis Report — Wikipedia Page Views Per Country — Breakdown 2019 елның 13 май көнендә архивланган
  25. Wikimedia Traffic Analysis Report — Page Edits Per Wikipedia Language — Breakdown 2011 елның 3 август көнендә архивланган, Monthly requests or daily averages, for period: 1 Jan 2014 — 31 Mar 2014 (2014 Q1)
  26. Диваннан тормый да татар халкына хезмәт итәргә була.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]


Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]