Википедия:Үзгәртүләр кертү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үзгәртүләр кертү latin yazuında])


Википедия- меңнәрчә мөхәррирләрнең кертемнәрe нәтиҗәсе, ягъни мoндa берәр битнең яки мәкаләнең "хуҗалары" юк. Һәрбер мөхәррир проектыбызга башкалардан аермалы өлешен кертә: мәкалә төпчекләрен яcay, мәгълүмат табу яки язу сәләте, техник экспертиза, яки аерым фактлар, әммә иң әһәммиятлесе - ярдәм кулын сузарга әзерлек.

Википедиягә мәгълүмат өстәү[вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясенең тотрыклы үсеше өчен аеруча әһәммиятле булган Һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр исемлеге һәм аның киңәйтелгән версиясенә карап, анда керүче әлегә язылмаган мәкаләләр өстендә дә эшли аласыз. Аларны язу яки башка телләрдән тәрҗемә итү юлы белән үстерү эшендә кулыгызга килгәнчә безгә ярдәм итүегезне үтенәбез.

Кертелгән мәгълүмат өчен җаваплылык[вики-текстны үзгәртү]

Үз табигате нигезендә, Википедия үз эчтәлегенең дөрес булуы турында "Гарантия бирми". Викимедиа фондының проектлары юридик авырлыкларга тешмәве өчен, сайтка кертем ясаучылар аның кулланылыш шартларын кабул итә һәм гамәлләре өчен тулы хокуки җаваплылыкны үзләренә алуларын белдерә (АКШ, үз илегез һәм халыкара хокуки мәсьәләләрдә — авторлык хокукларны хөрмәт һ.б.) Һәрбер бүлектәге катнашучылар җәмгыяте Викимедиа Фонды билгеләгән мәсләкләрне һәм тәртипләрне хөрмәт иткәне заман үз эшен һәм аерым тәртипләрен үзе билгели. Мәкаләләргә хуҗа булу мөмкин булмагач, Википедиянең берәр тел бүлегендәге эчтәлеге өчен әхләкый-интеллектуаль җаваплылык та анда катнашучыларның барысында булып чыга.