Википедия:Мәкалә исемнәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәкалә исемнәре latin yazuında])

Мәкалә исеме - һәрбер мәкаләнең эчтәлеге өстендә 1 нче дәрәҗә зур хәрефләр белән язылган башлык башлам. Башлам мәкаләнең нәрсә турында булуын билгели һәм аны башка мәкаләләрдән аерыра.[1]

Башлам мәкаләнең темасы исеме, яки аңлатмасы була ала. Ике аерым мәкалә бер башламны куллана алмавы сәбәпле,[2] кайвакыт мәсьәләләрне аерырга ярдәм итүче өстәмә мәгълүматны башлам исеменнән соң җәяләр өчендә китерергә туры килә. Мәкаләләр исемнәре гадәттә бу теманың абруйлы чыганакларда ничек аталуга нигезләнә. Бу кагыйдә берничә вариантны сайлау мөмкинлеген калдырганда, мөхәррирләр берәүне сайлаганда түбәндәге берничә мәсләкне истә тотып эш итәргә тиешләр:

  • идеаль мәкалә исеме башка охшаш мәкаләләрдә кулланылган башламга охшарга,
  • теманы конкрет рәвештә билгеләргә,
  • кыска, табигый һәм
  • танылган, ягъни күпчелек татар телле укучыларга аңлаешлы булырга тиеш.

Бу бит мәкалә исемнәренең сайлавында нәрсәгә игътибар итергә кирәклеген тирәнтен аңлатуга багышланган. Ул башка, аеруча төп өч эчтәлек кагыйдәсе булган Тикшерүчәнлек, Оригиналь эзләнүләргә юк, һәм Нейтраль караш өстәмә махсус киңәш-кулланмалар белән киңәйтелә һәм берлектә кулланыла (уң яктан урнашкан тартманы кара).

Мәкалә исемен үзгәртү процедурасы турындагы мәгълүмат өчен, Википедия:Битне күчерү, һәм Википедия:Соралган күчерүләрне кара.

Татар телле исемнәр[вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясендә мәкаләләр исемнәре татар телен кулланып языла. Шулай да, татар телендә башка телләрдән кергән күп алынма сүзләр, төзмә сүзләр һәм фразалар барлыгын истә тоту тиешле. Татар телле чыганакларда башка телдән алынган сүз яки фраза кулланылышы киң таралган очракларда, аларны татар сүзе яки татар фразасы буларак кабул итү мөмкин (мәсәлән: Механика).

  1. Техник мәгълүмат өчен, Википедия:Бит исеме сәхифәсен карагыз.
  2. Техник яктан мөмкин булсада, бер башлам астында аерым битләрне тудыру төрле сәбәпләр аркасында киңәш ителми.