Википедия:Сүзлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сүзлек latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Википедия сүзлеге. Википедиядә кайбер махсус «профессиональ» сүзләр кулланыла. Аларның мәгънәсен бу сәхифәдән табып була.

Сүзлек
Сүз
Русча
по-русски
Инглизчә
in English
Мәгънәсе
Алдан карау Предварительный просмотр Show preview — кертелгән үзгәртүләрне сакламыйча гына битнең нинди булачагын карау. Үзгәртүләр югалмый.
Бәхәс Обсуждение Discussion — мәкаләнең темасы буенча фикерләр уртаклашу, тәкъдимнәр ясау һәм тәнкыйтьләү өчен махсус бит.
Бит Страница Page — сайтның укыла торган урыны.
Идарәче Администратор Administrator — җаваплы, идарә итүче кеше, җитәкче, администратор.
Интервики Интервики Interwiki — шул ук тема буенча башка телле Википедия битләренә сылтамалар.
Төяү Загрузить Upload — файлларны бер урыннан икенче урынга күчерү яки копия ясау.
Кулланучы Участник User — википедияче, ягъни Википедия проектында катнашучы.
Мәкалә Статья Article — фәнни стильдә язылган, берәр объектка яки күренешкә багышланган текст, энциклопедиянең структура берәмлеге.
Сүзлек Словарь Dictionary — сүзләрнең, тотрыклы сүзтезмәләрнең мәгънәләре, аңлатмалары, башка телгә тәрҗемәләре һ.б.ш. күрсәтелгән җыелма.
Соңгы үзгәртүләр Свежие правки Recent changes — кертелгән соңгы үзгәртүләрнең исемлеге.
Теркәлү Регистрация Registration — сайтка үзең сайлаган исем астында керер, эшләр һәм аралашыр өчен язылу. Теркәлгән кулланучыларның хокуклары күбрәк, теркәлмәгән кулланучыларның исеме урынына компьютерының IP адресы кала.
Үзгәртү Правка Edit — төзәтмәләр кертү.
Чыганак Источник Source — мәгълүматның алынган урыны.
Энциклопедия Энциклопедия Encyclopedia — белемнең барлык яки аерым тармакларына карата төзелгән белешмә-кулланма.
Исемара Пространство имён Namespace — ниндидер бәйләнештә булган исемнәр яки төшенчәләр күплеге.