Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/5 кагыйдә latin yazuında])
|
ВП:5К
|
Википедиянең бар кагыйдә һәм киңәш-кулланмалары Википедиянең табигатен тасвирлаучы түбәндәге биш баганага нигезләнә:
|
Википедия — энциклопедия ул. Монда бөтен мәгълүмат темалар буенча урнашкан. Бу шәхси фикерегез өчен урын түгел, монда кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри. Ул гомуми һәм махсус энциклопедияләр, альманахлар, һәм географик белешмәләрнең күпчелек үзенчәлекләрен берләштерә. Википедия ул — үз карашларыңны тарату яки реклама ясау платформасы, сары пресса, анархия яки демократия буенча эксперимент, теләсә нинди мәгълүматлар тупланмасы, яки пәрәвездә урнашкан каталог түгел. Бу яктан, Википедия Викимедиа фонды яшәткән кардәш проектлары чикләрендәге сүзлек, гәҗит яки чыганак документлар җыелмаларыннан аерыла.
|
|
Википедиядә нейтраль караштан языла. Мәкаләләребезнең бәйле темага төп карашларны нигезләп аңлатуларына омтылабыз. Теге яки бу фикерне алга сөрү, мәгълүмат һәм мәсьәләләр буенча бәхәсләшү урынына без аларны тасвирлау белән тыгыз. Кайбер мәсьәләләрдә бердәнбер киң таралган (кабул ителгән) караш булуы мөмкин; башка очракларда, без берничә карашны тасвирлыйбыз - "чынбарлык" яки "иң яхшы караш" дип түгел, әмма контекстны билгеләп һәм үзенчәлекләренә тугрылыклы буларак. Бар мәкаләләр, аеруча күтәрелгән мәсьәлә бәхәсле яки яши биргән шәхес булган очракларда, мәгълүматның тикшеренә алырлык мәсләгенә тугрылыклы булырга, абруйлы чыганакларга нигезләнеп язылырга тиеш. Мөхәррирләрнең шәхси тәҗрибәләре, аңлаулары һәм фикерләре монда урынсыз.
|
|
Википедиянең эчтәлеге ирекле - аңарга һәркем яза, булган язуларны үзгәртә, куллана һәм тарата ала. Бар мөхәррирләр үз эшен җәмгыятькә ирекле лицензия нигезендә тәкъдим иткәннәре сәбәпле, монда беркемнең дә үз мәкаләләре була алмый. Бар битләр үзгәртүләргә дүчар һәм таратылуына ия булачагын фаразлау урынлы. Авторлык хокукларына караган тәртипләребезне хөрмәт итегез, һәм беркайчан плагиатка керешмәгез. Гадел кулланылыш мәсләге нигезендә кайвакыт чикләнгән күләмдә ирекле булмаган эчтәлеккә мөрәҗәгать итү рөхсәт ителә, әмма башта ирекле альтернативаларны табарга тырышыгыз.
|
|
Үзгәртүләр кертүче мөхәррирләрнең бер-берсе һәм эшләре белән ихтирамлы булулары көтелә. Фикерегез аерылып торган чакта да, башка Википедия җәмгыяте әгъзәләрен хөрмәт итегез. Википедиядә кабул ителгән этикет буенча эш итегез һәм шәхси хөҗүмнәр ясамагыз. Консенсуска ирешергә торышыгыз, үзгәртүләр сугышларына керешмәгез, һәм фикерегезне белдерер өчен Википедия эшчәнлегенә киртә салмагыз. Яхшы ният белән эш итегез, башкаларның адымнарына да яхшы ниятле булу мәсләгене күзлегеннән карагыз. Низаг туган очракта, мәсьәләне иң якын аралашу битендә күтәреп, бәхәс кагыйдәләренә күз салып, тынычлыкны һәм салкын канлылыкны саклап бәхәсләшегез — Википедиянең татарча бүлегендә үстерү һәм бәхәсләшү өчен 502 402 башка мәкалә барлыгын истә тоту урынлы.
|
|
Википедиянең үзгәрми торган кагыйдәләре юк. Википедиянең үз кагыйдәләре һәм киңәшләре бар, ләкин алар үзгәртелмәслек түгел; вакыт узу белән аларның эчтәлеге һәм мәгънәсе үзгәрә ала. Аларның мәсләкләре һәм рухы кулланылган сүзләрдән өстен, һәм кайвакыт Википедияне яхшырту өчен чыгарылма ясарга туры килә. Мәкаләләрне үстерүдә кыю, ләкин җаваплы булыгыз, хата ясау турында борчылып тормагыз. Һәр битнең барлык үткән версияләре сакланып кала, хаталарны төзәтү бик җиңел.
|
Википедия мәсләкләре / Wikipediä mäsläkläre |
---|
|
|
---|
Кыскача | |
---|
Проект буйлап кулланылучы мәсләкләр | |
---|
Эчтәлекнең төп кагыйдәләре | |
---|
Башка эчтәлек кагыйдәләре | |
---|
Эчтәлек киңәшләре | |
---|
Мөгамәлә кагыйдәләре | |
---|
Мөгамәлә киңәшләре | |
---|
Үзгәртүләр кертү буенча киңәшләр | |
---|
Стиль буенча кулланмалар | |
---|
Классификация киңәшләре | |
---|
Викимедиа фонды | Кагыйдәләр (рус.) • Лицензияләү һәм авторлык хокукы (рус.) • Шәхсият кагыйдәсе (рус.) • Кыйммәтләр (en) |
---|
|
|
---|
Барлык ярдәм битләре исемлеге (en) • Чәй йорты - яңа мөхәррирләргә интерактив ярдәм (en) • Ярдәм өстәле - интерактив сораулар һәм җаваплар бүлеге (en) |
Википедия турында | |
---|
Мохит белән танышу | Гади һәм җиңел күзәтү (en) • Яңа башлаучылар өчен киңәшләр (en) • Киң таралган хаталарны ясамау (en) • Википедиягә кертем ясау (Ничек ярдәм итәргә (en)) • Яш мөхәррирләргә киңәш (en) • Бауларны куллануны өйрәнү (en) • Яңа кулланучыларга ярдәм (en) (Махсус сервислар (en)) • Яңа кулланучылар өчен чыганакларга сылтамалар ясау ярдәме (en) • Гадиләштерелгән стиль буенча кулланма (en) • Гадиләштерелгән кагыйдәләр җыелмасы (en) (Кагыйдәләр – ул мәсләктер (en)) • Көн киңәше (en) • Беренче мәкаләгез (en) ( Мәкаләләр остаханәсе) |
---|
Кереш материаллары | |
---|
Дәреслекләр | (Яңа әгъзалар (en)) • Үзгәртүләр кертү (en) • Форматлау (en) • Графика (en) • Рәсемнәр (en) • IRC онлайн чат (en) • Сылтамалар (en) • Исегездә тотыгыз (en) • Регистрация (en) • Чыганакларны күрсәтү (en) • Бәхәс битләре (en) |
---|
Еш бирелә торган сораулар | |
---|
Ярдәм эчтәлеге | (Ярдәм менюсы (en)) • Навигация (en) • Берләштерү (en) • Үзгәртүләр кертү • Сылтамалар (en) • Рәсемнәр һәм медиа • Үзгәртүләрне күзәтү (en) • Кагыйдәләр һәм киңәшләр (en) • Сораулар кую (en) • Җәмәгать (en) • Ресурслар һәм исемлекләр (en) • Кулланучы билгеләмәләре (en) • Техник мәгълүмат (en) • (Сайт харитасы (en)) |
---|
Язылмаган кулланма (en) | Кереш (en) • Беренче үзгәртү (en) • Чыганакларны куллану (en) • Кулланучы исемне булдыру һәм шәхси мохит (en) • Мәкаләләр булдыру (en) • Бит тарихы һәм элекке версияләргә кайту (en) • Үзгәртүләрне күзәтү (en) • Вандалчылык һәм СПАМ (en) • Башкалар белән элемтә (en) • ВикиПроектлар (en) • Эчтәлек низаглары (en) • Әдәпсезлек (en) • Башкаларга ярдәм итү (en) • Секцияләр (en) • Исемлекләр һәм таблицалар (en) • Рәсемнәр (en) • Укучыларны дөрес мәкаләгә китерү:исем кушу, юнәлтүләр һәм күп мәгънәлекне чишү (en) • Төркемләү (en) • Мәкаләләр сыйфаты: систематик юнәлеш (en) • Бетерүләр (en) • Шәхси үзенчәлекләр (en) • JavaScript (en) • Википедия бите үзенчәлекләре буенча экскурсия (en) • Википедия укучылары кулланмасы (en) • Күбрәк өйрәнү (en) |
---|
”Ничек...” битләре (en) | Тыю карарларын үзгәртү (en) • Мәкаләләрне бетерү (en) (Рәсемнәрне бетерү кулланмасы (en)) • Китаплар (en) • Төркемнәр • Цитаталар буенча тиз белешмәләр (en) (Цитаталар стиле (en) • Цитаталар китерү хаталары (en) • Искәрмәләр һәм бит саннары (en)) • Авторлык хокукы (en) • Версияләр аермасы (en) • Үзгәртүләр кертү (Үзгәртүләр кертү инструментлары җыелмасы (en) • Үзгәртүләр кертү низагы (en)) • Чыганаклар табу (en) • Рәсемнәр • Бит азагындагы искәрмәләр (en) • Сүзлек • Инфобокс (en) • Исемлек (en) • Сылтамалар урнаштыру (Сылтама төсе (en)) • Кулланучы исеме белән керү (en) • Яңа кулланучылар өчен тылсымлы сүзләр (en) • Медиа (en) • Берләштерү (en) • Мобиль ирешү (en) • Навигация (en) • Башка телләр (en) • Бит исеме (en) • Юнәлтүләр (en) • Исем үзгәртү (en) • Пароль алмаштыру (en) • Үзгәртүләрдән баш тарту (en) • Эзләү (en) • Бит бүлеге • Бәхәс битләрен куллану • Студентларга ярдәм (en) • URL-лар (en) • Кулланучы кертеме (en) |
---|
Тамгалау аркылы кодлау (en) | |
---|
Ярдәм күрсәтү өстәле (en) | Санаклар һәм санау (en) • Күңел ачу (en) • Гуманитар фәннәр (en) • Тел (en) • Математика (en) • Фән (en) (Төрлесе (en)) |
---|
Белдерүләр такталары (en) | |
---|
Директорияләр (en) | Аббревиатуралар (en) • Бүлекләр (en) • Мөхәррирнең индексы (en) • Аңлатмаларны табу (en) • Еш бирелә торган сораулар индексы (en) • Сүзлек • Киңәшләр (en) • Ярдәм (en) • Стиль буенча кулланма (en) • Кагыйдәләр • Подсказкалар (en) |
---|
|