Википедия:Намуслы куллану шартлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Намуслы куллану шартлары latin yazuında])


Википедиянең төп максаты - ирекле эчтәлекле энциклопедия ясау гына түгел, ә сыйфатлы энциклопедия ясау. Шуңа күрә күп кенә очракта ирексез медиа-файллар һәм башка материаллар кулланмыйча калып булмый. Әлеге кагыйдәләр минималь зыян белән ике максатка да ирешергә компромис буларак торалар.

Намуслы куллану өлкәсендә Википедия сәясәтенең төп максаты — ирекле эчтәлекне ясау һәм һәркем куллана алырлык тарату идеясен яклау. Әлбәттә, әлеге максатка ирексез материалларны[1] бөтенләй тыю белән дә ирешеп була[2], әмма икенче яктан караганда шулай ук төп мәсьәлә булып сыйфатлы энциклопедия ясау тора. Шуңа күрә кайбер якланган материалларны куллануны рөхсәт итәргә туры килә. Бу документ - тыюлыклар белән әлеге материалларны куллану шартлары турында.

Бернинди дә ирекле лицензиягә туры килмәгән файлларны куллану билгеләнгән шартларга туры килергә тиеш. Әлеге шартлар «намуслы куллану» төшенчәсенә нигезләнеп һәм ирекле энциклопедия ясауның максатларын күздә тотып, негатив хокук нәтиҗәләрне булдырмау теләген исәпкә алып язылганнар.

Шулай итеп, бөтен ирексез файллар кулланганда түбәндә язылган бөтен шартлар да үтәлергә тиеш.

  1. Алмаштырып булмау, ягъни ирексез медиа-файлга алмашка ирекле файл булмау. Ирексез файл, аңа алмашка альтернатив ирекле файл хәзерге вакытта, яки якын киләчәктә (мәсәлән, бер ай өчендә) булмау очракта гына, кулланылына ала. Әгәр ирексез файл ничек тә булса ирекле файлга күчереп булса, бу эш эшләнеп ирекле файл кулланылмаска тиеш. Шуны да әйтергә кирәк, ирекле файл булса да аның сыйфаты энциклопедия максатларын үтәрлек булырга тиеш.
    Бу шартны үтәр өчен үзегезгә мондый сорау бирә аласыз: «Шундый ук файда белән ирексез материал урынына ирекле материалны кулланып буламы?». «Әйе» дип җавап бирсәгез, димәк материалны куллану бу шартны үтәми һәм аны йөкләргә ярамый.
    Ирекле файлларны сез шулай Wikimedia Commons проектында эзләп таба аласыз, аларны хәтта йөкләргә дә туры килмәс.
  2. Оригиналь әсәрнең кыйммәтен саклау. Ирексез медиа-файлны куллану, аның күләме, сыйфаты, зурлыгы оригиналь әсәрнең кыйммәтлеген төшермәскә һәм аның сатып алуын алмаштырмаска тиеш.
  3. Минималь куллану. Ирексез медиа-файллар куллану бер мәкаләдә минималь булырга тиеш. Әгәр иллюстрацияләү өчен бер ирексез медиа-файл кирәксә, артыгын куллану кирәкми. Әгәр мәкаләне иллюстрацияләү өчен ирекле медиа-файллар да җитәрлек булса, ирексезләрен бөтенләй кулланмаска кирәк.
  4. Тикшерү мөмкинлеге. Материал кайда да булса алдан бастырылып чыгарылган булырга тиеш. Хаклы рәвештә халыкка белдерелмәгән әсәрләрне куллану бөтенләй тыела.
  5. Куллану. Файл бер мәкаләдә булса да кулланылырга тиеш.
  6. Әһәмиятлелек. Материал мәкалә өчен әһәмиятле булырга тиеш. Ул мәкаләнең төп объектын идентификацияләүдә, яки мәкаләнең мөһим өлешләрен иллюстрацияләүдә кулланылырга мөмкин. Мәкаләне бизәр өчен генә ирексез медиа файллар кулланырга ярамый.
  7. Чикләнгән урнаштыру. Ирексез файллар мәкаләләрдә генә кулланыла алалар. Аларны кулланучыларның битләрендә, башка битләрдә дә күренә торган калыпларда урнаштырып кулланырга ярамый. Бәхәс битләреннән ирексез материалларга сылтамалар кую рөхсәт, әмма материалларны бәхәс битендә урнаштыру тыела.
  8. Тулы тасвирлау. Алдан күрсәткән шартларның үтәлүен ирексез медиа-файлның битендә исбатларга кирәк. Моның өчен кирәк:

Кагыйдәләргә өстәмәләр[вики-текстны үзгәртү]

Әлеге кагыйдәләргә өстәп төрле очракларда кулланыр өчен тематик аныклыклар кертелергә мөмкин. Аныклыклар проектның башка кагыйдәләре кебек җәмагатьчелек тарафынна кабул ителә. Әмма аныклыклар белән биредәге кагыйдәләр арасында каршылыклар туса, беренче чиратта (каршылыклар кысаларында) аныклыклар түгел, ә кагыйдәләр үтәлергә тиеш.

Шартларны үтәмәү[вики-текстны үзгәртү]

Билгеләнгән шартларны үтәмәгән ирексез материаллар кулланучыны кисәткәч 14 көн эчендә бетерелергә тиеш. Материал бетерелмәс өчен файлны йөкләгән кулланучы, яки башка кулланучылар намуслы куллану шартларын исбатларга тиеш. Кагыйдәләрне кабул иткән көнгә кадәр йөкләнгән файллар өчен 14 көнлек вакыт 30 көнгә кадәр сузыла.

Кагыйдәләрдән чыгармалар[вики-текстны үзгәртү]

Конкрет очракта җәмагатьчелекнең консенсусы нәтиҗәсендә бу кагыйдәләрдән чыгармалар да билгеләргә мөмкин. Әлеге күренеш ирекле энциклопедия ясау максаты өчен эшләнә (мәсәлән, җәмагатьчелекнең алмашка эзләүдә ярдәме кирәк булган ирексез материаллар белән төркем була ала).

Моны да карагыз[вики-текстны үзгәртү]

« 1. Авторның, яки башка хокук иясенең ризалыгын алмыйча һәм хакын түләмичә, ләкин мәҗбүри рәвештә әсәр авторының исемен һәм әсәр алынган чыганакны күрсәтеп рөхсәт ителә:

1) хаклы рәвештә халыкка белдерелгән әсәрләрне фәнни, полемик, тәнкыйтьләү, яки мәгълүмати максатлар белән максатны үтәр өчен кирәкле кадәр күләмдә оригиналда һәм тәрҗемәдә цитаталау <...>;

2) хаклы рәвештә халыкка белдерелгән әсәрләрне һәм алардан иллюстрация буларак өзекләрне белем алу <...> басмаларында куелган максат күләмендә куллану;

<...>

»
  1. Ирексез материал — ирекле мәдәният әсәре төшенчәсенә туры килмәгән материал.
  2. Википедиянең кайбер тел бүлекләрендә ирексез материаллар тулысынча тыелган. Тулырак мәгълүмат өчен Non-free content on Wikimedia projects битен карагыз.