Эчтәлеккә күчү

Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
(Татарча Википедия битеннән юнәлтелде)
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 709 213
Битләр саны 1 461 765
Үзгәртүләр саны 6 060 307
Теркәлгән кулланучылар 62 505
Актив кулланучылар 85
Идарәчеләр 7
Тирәнлек 4.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Татар Википедиясе — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча беренче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк, аның берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел — мәкаләләр язылу телен генә белдерә.

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше. Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла. Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә. Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачыла. Башта ул тулысынча латин әлифбада эшли. 2009 елның языннан башлап, Татар Википедиясе актив рәвештә Кирилл әлифбасын куллана һәм шушы вакыттан зур популярлык яулый башлый. 2009 елның 28 декабренда Татар Википедиясендә 5 меңенче мәкалә языла. 2011 елның 8 июлендә ул 10 000 мәкалә чиген яулый.[2] Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе әзерләгән һәм укытучыларга татар телен өйрәткәндә кулланырга мөмкин булган татар интернет-ресурслары исемлегенә кертелә.[3][4][5] 2015 елдан Татар Википедиясе үзенең популярлыгын арттыра, моны битләрне карау буенча җыелма мәгълүматлар раслый.[6]

2023 елның аперелндә Татар википедиясендә 500 меңенче мәкалә языла.[7]

2018 елда Викимәктәп укучылары
Татар Википедиясенең 19 еллыгы кысыларында Мәрҗани институында очрашу

2017—2018 уку елыннан башлап 2020 елга кадәр, Тимерхан Шәйхетдинов һәм Хабиль Сәхәбиев җитәкчелеге астында Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катаншучылары төркеме эшчәнлеге чикләрендә «Сәләт ВикиМәктәбе» эшләп килә.[8][9] «Сәләт ВикиМәктәбенең» уку-укыту сессиясе йомгаклау конференциясендә таныклык алган Википедия волонтерлары 8, 9 сыйныф укучылары була. Алар елга ике — язгы, көзге уку-укыту сессияләре оештыра. Уку кысаларында мәкалә язу, вики-конкурслар, вики-проектлар үткәрелә. Финалистларга таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.[8]

2018 елда Татар Википедиясе активистлары катнашында матбугат конференциясе уза.[10] 2018 елның 1 октябренда, татар телле Викимедистлар Фәрхәд Фәткуллин һәм Тимерхан Шайхутдинов Татарстанның беренче президенты, ә хәзер мәдәниятара диалог буенча махсус вәкил һәм Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашалар.[11]

2019 елдан Татнетны үстерү фонды һәм аның партнёрлары үткәрә торган «Белем җәүһәрләре» еллык бәйгесе чикләрендә Татарча Википедияне үстерүгә өлеш керткән алдынгы волонтёрларны тану һәм бүләкләү башлана. Татнетны үстерү фонды белән хезмәттәшлек татар вики-волонтёрлары делегациясенең җитәкчесе Раиль Гатауллин белән очрашуыннан башлана. Церемония ел ахырында Татарстан башкаласында уза һәм төрле Татнет бәйге җиңүчеләрен җыя.[12]

2021 елның 1 июлендә Татар Википедиясе волонтерлары Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен очрашуга чакырыла. Тел регуляторына татар телен популярлаштыру, аның озак сроклы яшәү сәләте экосистемасын үстерү, бу эштә актив катнашуны стимуллаштыру, татар галимнәренең күренеп торуын һәм аларның фәнни өлешен арттыру мөһимлеге сөйләшенә.[13]

2021 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Википедиядә тарихи контентны популярлаштыру: мөмкинлекләр һәм проблемалар» темасына түгәрәк өстәл уза. Әңгәмәдә Википедиядә тарихи тематиканы популярлаштыру мөмкинлекләре, мәгълүматның дөреслеге һәм чыганакларның абруе проблемалары, Википедиянең рус һәм татар бүлекләрендәге кагыйдәләр карала. Кайбер катнашучылар видеоэлемтә буенча катнаша.[14]

2022 елда Викимедиа проектларының Татарстан контенты белән тулылануы арта. «Татмедиа» дәүләт агентлыгы филиалы «Миллиард. Татар» басмасы белән берлектә Викиҗыентыкка Казан мәчетләре фоторәсемнәрен ирекле файдалануга тапшыру турында килешү ирешелә. Параллель рәвештә Мәрҗани институты белән хезмәттәшлек башлана. 2023 елның маенда Фәрһат Фәткуллин арадашлыгында институт директоры Радик Салихов һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Бәхтияр Измайлов белән килешү төзелә. Институтның рәсми хатында катнашучы Вячеслав Кириллинга Татарстанның мәдәни, тарихи һәм табигый мирас объектларына, шулай ук матди булмаган мирас объектларына керү һәм фотога төшерү өчен һәртөрле ярдәм күрсәтелә башлый.

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2025 елның 16 октябреннән Татар Википедиясендә кириллицадан латинга һәм кирегә автоматик транслитератор эшли башлый. Җәмгыять тырышлыгы нәтиҗәсендә мәкалә исеменнән уң якта төймәгә басып кирилл мәкаләләрен латинда, латиннарны кириллда ук мөмкинлеге бар. Гәрчә нәтиҗә әле идеаль булмаса да, механизм тотрыклы, хәзер чыгармалар исемлеген баету өстендә эшләргә мөмкин. 2014 елдан башлап транслитерация өчен конвертер ясарга омтылышлар ясала, әмма уңышка ирешелми кала, мәсәлән, 2014 елда 99%-ка эшләнгән конвертер артык зур күләмдә һәм берничә өлешкә бүлүне таләп иткәнгә расланмый кала.

Латин әлифбасындагы мәкаләләр өчен Татарстан Республикасында татар телен куллану турындагы 24.12.2012 елгы канун кысаларында транслитерация өчен расланган гомуми төрки әлифба кулланыла.

Бүгенге көндә Татар Википедиясендә 62 505 катнашучы теркәлгән, алар арасында 85 актив.

Татар Википедиясенең баш битендә, Википедия турында төп мәгълүматлардан тыш, иң сыйфатлы, яхшы итеп бизәлгән һәм чыганаклары күрсәтелгән сайланма һәм яхшы мәкаләләрне күрсәтүче бүлекләр бар.[15]

Шулай ук, көн саен яңартылып торучы сайланган порталларлар исемлеген күреп була. Портал — бер тема белән берләштерелгән күп санлы мәкаләләрне бер урынга туплап, кызыклы итеп кулланучыларга тәкъдим итү формасы.

Википедия мәкаләләрендә сурәтләрнең күпчелеге Wikimedia Commons-та саклана. Википроектлар өчен хезмәт итә торган бу ресурстан иң матур фотосурәтләрне көннең сайланган рәсеме итеп билгеләп, Википедиянең баш битендә урнаштыру гадәте бар.

Баш биттә бу көнне булган тарихи вакыйгалар белән танышырга, ә «Ә сез белгән идегезме?» рубрикасында кызыклы фактларны баетырга була.[15]

Башка Википедияләрдән аермалы буларак 2025 елның октябреннән бу бүлекләр көнгә берничә тапкыр автоматик рәвештә яңарып торалар.

Вики-Бәйгеләр — Википедиядә катнашуны популярлаштыру максатыннан берәр яки берничә Википедия бүлекләре катнашучылары арасында уздырылган ярышлар. Викиара тәртипләр һәм җирле бәйгеләр кагыйдәсенә тугрылыклы үткәрелә. Викимедиа берләшмәләре яки тышкы партнёрлары тарафыннан булдырыла ала.

Оештыру һәм уздыру өчен концепцияне булдыручы һәм процедураны җитекләүче инициатив төркем, призлар иганәчеләре һәм мәгълүмати партнёрларның табылуы зарур [16]

2019—2023 елларда Татар Википедиясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар теле буенча комиссия, һәм татар телле юзер-төркем бергәләп татарлар, Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыгы турында мәкаләләр язу вики-марафоннары уза. 2024 елдан бу марафоннар Татар Википедиясе волонтерлары ярдәме белән генә уза башлый.

Бәйгеләрен башлату фикере Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгәриф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов белән вики-мөмкинлекләрне кулланып татар теленең тотрыклы цифрлы чоры киләчәген тәэмин итү юл картасын әзерләүгә багышланган атналык очрашулар барышында 2020 елның 12 октябрь көнендә барлыкка килә. Проект Комиссия җитәкчесе, Татарстан Республикасы парламентының вице-спикеры Марат Әхмәтовның хуплавын ала. Призлар фондын «Сервис-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кертә, мәгълүмати яктырту ягы белән «Татмедиа» медиахолдингы, «Татарстан — Яңа Гасыр» һәм ДТРК «Татарстан» телерадиокомпанияләре ярдәм итәргә килешенә.[16][17]

Ирекле белемнәрне үстерүгә һәркемнең үз өлешен кертә алуыннан файдаланып, конкурслар барышында без партнерлар белән уртак конкурслар проектын эшләнә. Партнерлар бәйгеләре — Википедия эчендә теләсә кайсы кеше яки башка тышкы партнер тарафыннан Википедия волонтерлары белән берлектә булдырылган һәм уздырыла торган вики-бәйгеләр.

Соңгы елларда Татар Википедиясендә ике марафоннан тыш тагын 13 конкурс оештырылган, шуларның 2се партнерлар белән. Конкурста катнашучының шаблоннары һәм Финалистлар таблицасында урын күрсәтү — халык алдында булуга ихтыяҗны каплый (Дан Аллеясы кебек үк).

Бары мәкаләләр генә язучылар өчен партнерлар белән бергә җәйге (Белем җәүһәрләре) һәм кышкы марафоннар (МинБезТатар) оештырылып килә. Беренче марафон Татнетны үстерү фонды, икенче марафон «Татмедиа» медиахолдингы проекты — «Миллиард татар» белән берлектә оештырыла.

«Акыллы төбәк» проектын — субъектларның барлык катлауларын алар өчен кызыклы юнәлешләр буенча Вики-мохиткә кертемнәрен җәлеп итү проекты. Кешеләр үзләренә әһәмиятле темаларны башкаларга таныта, төбәкнең региональ үсешнә файда китерә, шул ук арада соңгының бүгенге көнге халыкара танылуы дәрәҗәсен һәм икътисади активлыгын иң алдынгы илләр дәрәҗәсендәгенә күтәрергә ярдәм итә ала. Проектны гамәлгә ашыруның башлангыч этабы буларак ТатВП-ның барлык катнашучылары белән берлектә әһәмиятлелек критериенең яңа кагыйдәсен кабул итү була. Проект кысаларында, Татарстанның Кайбыч районыннан бер төркем активистлар «Вики-Кайбыч» исемле үзләренең район вики-клубын оештыралар, һәм шуңа күрә проектны Кайбыч районы турында вики-муниципаль проекттан гамәлгә ашыра башлыйлар. Хәзерге вакытта «Акыллы төбәк: Кайбыч районы» проектын тормышка ашыру кысаларында Кайбыч районының төрле феноменнары турында 500-дән артык мәкалә язылган.

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[18].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[19].
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 709 213 мәкалә бар, 7129 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат 2016 елның 22 март көнендә архивланган һәм тулы таблица 2017 елның 4 декабрь көнендә архивланган.

Чагыштырма статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясенең башка төрки телле һәм Россия халыклары телләрендәге Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблицалар.

№
Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tt Татар 2003 709 213 1 461 765 7129 6 060 307 62 505 85 7 4.7
2 tr Төрек 2002 702 758 3 439 710 45 156 38 198 025 1 873 660 4288 21 168.4
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 244 896 580 830 557 1 593 978 64 335 116 4 5.2
4 uz Үзбәк 2004 368 370 1 313 706 3954 6 305 881 314 378 642 10 31.6
5 kk Казакъ 2002 245 632 672 914 8788 3 675 265 183 070 404 15 16.5
6 az Азәрбайҗан 2004 218 328 691 709 14 596 9 128 740 353 456 855 13 62
7 ky Кыргыз 2002 76 564 126 467 2673 662 562 48 912 123 3 2.2
8 ba Башкорт 2005 64 307 185 343 1431 1 306 685 48 786 76 6 25
9 cv Чуваш 2004 59 225 123 915 523 876 411 40 977 45 2 8.4
10 crh Кырым-татар 2008 29 751 58 733 0 245 835 91 381 56 2 4
11 sah Саха 2008 18 254 55 532 1759 429 822 29 551 45 4 32.3
12 kaa Каракалпак 2006 15 550 44 548 90 274 778 16 656 46 4 21.5
13 tk Төрекмән 2004 7345 18 139 327 270 517 34 595 49 2 32.2
13 ug Уйгур 2012 9764 17 823 0 175 817 26 171 26 1 6.7
14 gag Гагауз 2010 3009 7674 0 75 431 16 991 18 1 23.6
15 krc Карачай-балкар 2010 3027 18 170 0 127 728 12 206 21 2 175.9
16 tyv Тыва 2013 4123 15 287 0 52 743 11 254 9 1 25.3
17 alt Алтай 2021 1113 7381 0 49 415 4839 14 2 212.3
№ Код Википедия бүлеге Ачылган елы Мәкаләләр Битләр Файллар Үзгәртүләр Теркәлгән кулланучылар Актив кулланучылар Идарәчеләр Тирәнлек
1 ce Чечен 2005 868 040 1 896 135 332 26 548 411 48 068 105 3 19.6
2 tt Татар 2003 709 213 1 461 765 7129 6 060 307 62 505 85 7 4.7
3 ba Башкорт 2005 64 307 185 343 1431 1 306 685 48 786 76 6 25
4 cv Чуваш 2004 59 225 123 915 523 876 411 40 977 45 2 8.4
5 crh Кырым-татар 2008 29 751 58 733 0 245 835 91 381 56 2 4
6 os Осетин 2005 21 759 77 905 149 594 204 28 581 29 3 50.8
7 sah Саха 2008 18 254 55 532 1759 429 822 29 551 45 4 32.3
8 mhr Мари 2009 11 328 31 939 0 203 476 16 878 21 1 21.1
9 mrj Таулы мари 2010 10 437 21 802 0 108 411 12 537 13 1 5.9
10 myv Ирзә 2008 7874 32 140 0 155 064 15 334 20 2 45.8
11 mdf Мукшы 2007 7630 24 228 0 106 796 12 096 20 1 20.9
12 vep Вепс 2008 7111 39 878 0 190 458 18 715 28 1 101.4
13 kv Коми 2004 5830 20 414 0 149 168 17 251 18 1 45.7
14 udm Ар 2005 5917 20 557 8 130 198 17 830 17 2 38.8
15 olo Корел-ливвик 2016 5093 15 395 0 42 714 8913 20 2 11.4
16 lez Лезгин 2012 4496 15 417 11 99 416 13 197 21 3 38
17 tyv Тыва 2013 4123 15 287 0 52 743 11 254 9 1 25.3
18 av Авар 2004 4017 18 868 0 102 141 17 987 27 2 74
19 koi Коми-пермяк 2009 3471 14 086 0 64 283 10 041 9 1 42.7
20 krc Карачай-балкар 2010 3027 18 170 0 127 728 12 206 21 2 175.9
21 inh Ингуш 2018 2561 17 691 40 75 265 6515 13 2 148.5
22 kbd Кабарда-чиркәс 2011 1675 7146 0 48 882 11 784 12 2 73
23 xal Калмык 2005 1577 12 637 0 93 073 11 464 16 1 362.3
24 lbe Лак 2006 1053 16 279 0 55 559 9882 11 2 713.6
25 alt Алтай 2021 1113 7381 0 49 415 4839 14 2 212.3
26 ady Адыгей 2016 647 5136 0 17 370 10 870 25 1 162.8

Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2025 елның 18 декабренә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[20]:

  • торак пунктлар — 419 943 мәкалә,
  • астрономия — 44 643 мәкалә,
  • елгалар — 23 429 мәкалә,
  • шәхесләр — 17 430 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • һинд дине — 1 933
Tatar.info проектының эмблемасы
  1. ↑ Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы-2
  2. 1 2 3 4 «Татар Википедиясе» проектында юбилей: 15 меңенче мәкалә!
  3. ↑ Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен сылтамалар., archived from the original on 2021-03-01, retrieved 2025-11-10
  4. ↑ ТАТАР ТЕЛЕ дәресендә кулланып булган татар интернет-ресурслары.
  5. ↑ Министерство образования и науки Республики Татарстан. ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН СЫЛТАМАЛАР.
  6. ↑ ТатВики: как татарский проект стал вторым среди всех тюркских онлайн-энциклопедий.
  7. ↑ Татарская Википедия преодолела рубеж в 500 000 статей.
  8. 1 2 3 «Сәләт ВикиМәктәбе» татар википедиясенә мәкалә язучыларга таныклык тапшырды.(үле сылтама)
  9. ↑ Фәрһад Фәтхуллин Татар Википедиясен үстерергә кирәк дип саный.
  10. ↑ Татар Википедиясе активистлары катнашында матбугат конференциясе.
  11. ↑ Минтимер Шәймиев татар телле Викимедистлар белән очрашты., archived from the original on 2018-09-27, retrieved 2018-09-27
  12. ↑ Вики-Татарстан.
  13. ↑ Татарский регулятор и Википедия: сотрудничество во благо языка.
  14. ↑ В казанском Институте истории имени Марджани обсудили возможности взаимодействия с Википедией.
  15. 1 2 Айдар Шәйхин. ВИКИПЕДИЯСЕНӘ СУПЕРГЕРОЙЛАР КИРӘК. «Ялкын» архивыннан, 2016 ел.
  16. 1 2 Татар Википедиясе «Вики-яз — 2018» бәйгесенә татарча мәкаләләр кабул итә.
  17. ↑ Бәйгеләргә багышланган мәтбугат конфереренциясе., archived from the original on 2021-05-17, retrieved 2021-05-17
  18. ↑ “Татнет йолдызлары” конкурсында 231 сайт катнашты, archived from the original on 2010-12-17, retrieved 2011-01-04
  19. ↑ Казанда «Татнет йолдызлары» җиңүчеләрен бүләкләделәр
  20. ↑ Күп үзенә сылтамалы төркемнәр
  21. ↑ В Интернете появился татарский аналог Википедии
  22. ↑ Татарская Википедия появилась в Интернете, archived from the original on 2011-10-19, retrieved 2011-10-19
  23. ↑ Traffic Analysis Report — Wikipedia Page Views Per Country — Breakdown 2019 елның 13 май көнендә архивланган
  24. ↑ Wikimedia Traffic Analysis Report — Page Edits Per Wikipedia Language — Breakdown 2011 елның 3 август көнендә архивланган, Monthly requests or daily averages, for period: 1 Jan 2014 — 31 Mar 2014 (2014 Q1)
  25. ↑ Диваннан тормый да татар халкына хезмәт итәргә була.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]