Башкорт Википедиясе
Күренеш
Башҡорт Википедияһы | |
|---|---|
| URL | ba.wikipedia.org |
| Табышлы | Хәйрия |
| Төр | Челтәрле энциклопедия |
| Теркәлү | Мәҗбүри түгел |
| Телләр | башкорт теле |
| Эшли башлау вакыты | 16 апрель 2005 ел |
| Хуҗасы | |
| Мәкаләләр саны | 63 928 |
| Битләр саны | 183 814 |
| Үзгәртүләр саны | 1 290 977 |
| Теркәлгән кулланучылар | 46 666 |
| Актив кулланучылар | 100 |
| Идарәчеләр | 4 |
| Тирәнлек | 24.7 |
Башкорт Википедиясе –
Википедия виртуаль энциклопедиясенең башкорт телендәге бүлеге. Аерым бүлек булып башкорт Википедиясе 2005 елның 16 апрелендә эшли башлый. Бүлекнең беренче идарәчесе —
Татар Википедиясенең элеккеге идарәчесе — Кулланучы:Untifler.
2010 елның 3 декабрендә Башкорт Википедиясе 1 мең мәкалә чиген уза, ләкин буш булу сәбәпле соңгы мәкаләләр бетерелә. Шул ук елның 7 декабрендә исә Башкорт Википедиясе янә 1 меңле була. Юбилей мәкаләсе Биккол авылына багышланган.
Статистика
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Хәзерге вакытка башкорт Википедиясендә 63 928 мәкалә бар.
- 2019 ел 31 октябрь — 50 000 мәкалә
- 2018 ел 31 октябрь — 45 000 мәкалә
- 2013 ел 12 февраль — 30 000 мәкалә
- 2012 ел 20 декабрь — 25 000 мәкалә
- 2011 ел 10 сентябрь — 5 000 мәкалә[1].
- 2011 ел 1 сентябрь — 3 000 мәкалә.
- 2011 ел 31 август — 2 000 мәкалә.
- 2010 ел 3 декабрь — 1 000 мәкалә.
- 2010 ел 27 май — 640 мәкалә.
- 2009 ел 28 декабрь — 529 мәкалә.