1 сентябрь
Внешний вид
1 сентябрь — Милади тәкъвимендә тугызынчы айның беренче көне. Ел ахырына кадәр 121 көн кала.
← сентябрь → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | ||||||
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | ||||||
2024 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бөтендөнья тынычлык көне (Икенче Бөтендөнья сугышы башланган көн).
- Әрмәнстан, Беларусия, Казакъстан, Молдавия, Россия, Төрекмәнстан, Украина — Белем көне.
- Ливия — инкыйлаб көне.
- Словакия — Конституция көне.
- Үзбәкстан — бәйсезлек көне.
- Сингапур — укытучы көне.
- 1482 — Татар армиясе Русь башкаласы Киевны ала.
- 1581 — Рус гаскәрләре Себер ханлыгына һөҗүм итәләр.
- 1923 — Япониядә Канто җир тетрәве нәтиҗәсендә берничә йөз мең кеше вафат була.
- 1939 — Алмания җирләрендә оештырылган / Өченче рейх дәүләте Польшага гаскәрләрен кертеп, Икенче бөтендөнья сугышын башлый.
- 1969 — Түбән Кама музыка көллияте беренче укучыларын кабул итә.
- 1969 — Ливиядә хәрби бәрелеш нәтиҗәсендә хәкимияткә Мөаммәр Каддафи килә.
- 1971 — Мисыр, Ливия, Сүрия илләрендә узган референдумларда Гарәп Җөмһүриятләре Федерациясе конституциясе раслана.
- 1971 — Катар үз бәйсезлеген игълан итә.
- 2004 — Төньяк Осетиянең Беслан шәһәренен 1 нче мәктәптәбендәге Белем көне чарасында катнашкан 1128 кеше тоткын алына.
Симән көне
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Керәшен татарларында бу көн Симән (Семен) көне дип йөртелә: “арышны Симән көнне төшкә тикле чәч, төштән соң чәчмә”, “симән көн үткәч, биш-алты көннән бәрәңге казырга ярый”. Симән көнендә умартадан бал алу һәм өйдән чебен куу йоласы яшәп килгән. Чебеннәрне куганда: «Чыгыгыз, чык, Симән бабай килгән, бал ашарга чакыра», — дип әйтә торган булганнар.
Сынамышлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Беренче сентябрьдә җылы булса, бөтен көз җылы булыр.
- Беренче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз озак киләр.
- Симән көнне яңгыр яуса, көз пычрак килә.
- Беренче сентябрь көнне җил булса, киләсе ел ашлык начар булыр.
Шулай ук карагыз: Төркем:1 сентябрь көнне туганнар
- 1867 — Авраамий,
- 1905 — Тамара Абакелия, гөрҗи совет сынчысы, график, театр рәссамы.
- 1922 — Ташхуҗа Хуҗаев, үзбәк режиссёры, театр һәм кино актёры, мөгаллим, тәрҗемәче.
- 1924 — Әхмәт Әминев, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- 1926 — Фәния Чанышева, шагыйрә.
- 1928 — Алмазия Нуриева, Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы.
- 1941 — Кадим Аралбай, башкорт язучысы.
- 1946 — Рәис Мөхәммәдиев, татар язучысы, фантаст.
- 1948 — Альберт Әсәдуллин, татар җырчысы.
- 1948 — Шамил Зарифов, татар хакимият-хуҗалык эшлеклесе.
- 1960 — Нурулла Гариф, татар язучысы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты.
- 1961 — Сергей Говорухин, кино режиссеры, сценарий язучы, прозаик.
- 1976 — Алсу Кормаш, Азатлык радиосы журналисты.
Шулай ук карагыз: Төркем:1 сентябрь көнне вафатлар
- 1715 — Людовик XIV, француз патшасы, Француз империясе башлыгы.
- 1910 — Александр Зайцев, химия галиме, профессор.
- 1941 — Габдулла Галиев, татар шагыйре.
- 1970 — Франсуа Мориак, француз язучысы, шагыйрь.
- 1984 — Наум Урхи, чуаш тел галиме, тәрҗемәче.
- 1991 — Иван Аношин, совет фирка‑дәүләт эшлеклесе, генерал‑лейтенант.
- 1993 — Хәсән Габдуллаев, азәрбайҗан физика галиме, академик.
- 2022 — Равил Маганов, «Лукойл» АҖ беренче башкарма вице-президенты (фаҗигале төстә).
- 2023 — Рашат Низами, язучы.
- 2023 — Раббани Шәрипов, милли көрәш буенча РСФСР чемпионы.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Без бер тамырдан: Керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге/Төзүчесе Н.В. Максимов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 223б. ISBN 5-7761-1255-9